Язучы турында кызыклы фактлар белән танышып алыгыз.
1. Паспорт буенча, шагыйрьнең чын исеме – Фаниз. Тик беренче язмаларын бастырганда, хата киткән. Шуннан бирле ул Фәнискә әйләнгән.
2. Төшендә песи баласын күрсә, Фәнис абыйларга кунакка кызлар килә торган булган.
3. «Әнә килә автомобиль» пьесасының исемен язучыга драматург Туфан Миңнуллин тәкъдим иткән. Туфан ага: «Моның өчен синнән бер коньяк инде, малай», – дип тә шаярткан.
4. Фәнис Яруллинның иң яраткан ризыгы – ит белән бәрәңге бәлеше.
5. Якын киләчәктә Фәнис Яруллин яшәгән йортка мемориаль такта куярга җыеналар.
Комментарийлар