16+

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым: «Ул минем җанымның яртысы»

Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулды. «Иң яратмаган нәрсәм – журналистларга интервью бирү һәм фотога төшү», – дисә дә, Нурсөя апа белән ярты көн сөйләшеп утырдык. Фәнис Яруллин турындагы хатирәләр бер күрешүдә генә сөйләп бетерерлек түгел шул. Шагыйрьнең язмышы, Нурсөя апаның кичерешләре тулы бер китап язарлык.

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым: «Ул минем җанымның яртысы»

Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулды. «Иң яратмаган нәрсәм – журналистларга интервью бирү һәм фотога төшү», – дисә дә, Нурсөя апа белән ярты көн сөйләшеп утырдык. Фәнис Яруллин турындагы хатирәләр бер күрешүдә генә сөйләп бетерерлек түгел шул. Шагыйрьнең язмышы, Нурсөя апаның кичерешләре тулы бер китап язарлык.

Фәнис Яруллин гомере буе көндәлекләр язган. Кайберләре югалган, кайсылары, тупланып, «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабында урын алган. Нурсөя апа белән шул җыентыктагы истәлекләрне барладык.

«Тормышыма үкенмим»

Нурсөя апа үзе көндәлекләр язмый. «Фәниснең кулъязмаларын бастырып чыгаргач та, төрле фикерләр ишетергә туры килде, кемдер үпкәләгәндер дә. Әмма көндәлек ул – дөньяга бер кешенең карашын чагылдырган субъектив әсәр генә. Ул вакыйга булган вакытта, шул чакта кичергән хисләр, кичерешләр аша языла. Моны укучы аңласын иде», – ди.

Алар Казан шәһәренең 18нче кичке мәктәбендә укыганда таныша. Укытучылар Фәнис абыйны хастаханәгә барып укыта торган булалар. Берсендә рус теле укытучысы, Фәнис абый яныннан кайтканда егылып, үзе дә шул хастаханәгә эләгә.

– Укытучымның хәлен белергә баргач күрештек Фәнис белән. Аның янына керер­гә чират иде. Санитарка халат бирми, палатага халатсыз кертмиләр. Фәнис белән бер палатада яткан егет ахыр чиктә безгә ак җәймә бөркәндереп кертте. Шуннан соң үзем аерым халат сатып алдым, Фәнис янына көн дә килеп йөри башладым, – дип, хатирәләрен яңарта Нурсөя апа.

Биш ел тирәсе хәл белешүләр никах белән төгәлләнә. Нурсөянең әти-әнисе дә, туганнары да кызларының урын өстендә яткан егеткә кияүгә чыгуына каршы булалар, ләкин яшь йөрәк берәүне дә тыңламый. «Тормышыма үкенмим. Шулай да үз кызымны инвалид егеткә кияүгә бирмәс идем», – ди Нурсөя апа, моңсу гына елмаеп.

Фәнис Яруллинның туган ягы – Баулы районы, Кызылъяр авылы. Ул туган ягын һәрчак сагынып искә ала торган булган. Бүген авылда аның бертуган апасы Нәсихә апа яши, Бөгелмәдә Әнисә исемле тагын бер апасы бар. Фәнис абыйның беренче мәхәббәте дә Кызылъярдан.
– Берсендә Фәниснең хәлен белергә килде ул, рәхәтләнеп сөйләшсеннәр дип, икесен генә калдырып чыктым да киттем. Иремнең яшьлек дусты белән бүген дә аралашабыз, ул гел: «Мин синең кебек эшли алмас идем», – дип гаҗәпләнә, – ди Нурсөя апа.

Фәнис Яруллин еш гашыйк булган. Нурсөя ападан: «Көнләшми идегезме?» – дип кызыксынам.
– Юк, көнләшмәдем. Кызларны ярата иде шул. Кочакламыйча җибәрми дә иде. Кызлар аңа кулъяулыклар чигеп китерәләр, ул яраткан гөлләрне алып киләләр иде, – ди.

– Сезгә һәйкәл куярлык, – дим.
– Куйдылар бит инде, – дип көлә ул. – Фәнисне синсез күз алдына да китереп булмый дип, Баулыда икебезгә дә һәйкәл куйдылар.

«Җанында өмет уты булганда, кеше барлык авырлыкларга да түзә»
Яруллиннар фатирларын бер­кайчан да бикләмәгәннәр, ишек­ләр һәр кешегә ачык булган. Алардан халык өзелмәгән. Берсендә хәтта берьюлы 60 укытучы килеп кергән. «Язучыларга караганда, гади кеше күбрәк килә иде. Хәзер дә онытып бетермиләр. Әле менә Сабаның Эзмә авылыннан 17ләп укытучы килеп Фәнис рухына дога кылырга җыена», – ди Нурсөя апа.

«Туган көн. Әни әйтүенә караганда, мин төнлә туганмын. Ул чагында электр уты юк, бәлки иртәнге дүртләр төн булып тоелгандыр. Бәлки чынлап та мин дүртләрдә туганмындыр, шуңа күрә йокыдан өчтә-дүрттә торып утырамдыр». Бу – Фәнис Яруллинның көндәлегеннән юллар.
– Фәниснең туган көне җитсә, гел: «Чирмештән (мари) ким түгел, көн саен бәйрәм сиңа», – дип көлә идем үзеннән, – ди әңгәмәдәшем.
Баксаң, Фәнис абый туган көненең төгәл датасы 9 февраль булса да, кайбер чыганак­ларда 10ысы, 23е дип язганнар. Шуңа да шагыйрь­не халык гомер бәйрәме белән февраль ае буе котлый торган булган. Фәнис абый еш кына йокысызлыктан интеккән. «Үзем дә, ияләнгән гадәт буенча, әле хәзер дә сәгать дүртләр тирәсендә уянам», – ди Нурсөя апа.

Көндәлекнең тагын бер битен ачам: «Авыру өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөньяны күрәлмас дәрәҗәдә нәфрәтләнергә, сәламәт кешеләрнең бөтенесен үзе кебек авыру итәргә мөмкин. Җанында өмет уты булганда, кеше барлык авырлыкларга да түзә».
Яруллиннар гомер буе диярлек икенче катта яшәгәннәр. Инвалид арбасында утырган 40 килолы Фәнис абыйны баскычлардан күтәреп төшерү, төрле очрашуларга йөртү, кирәк чакта кашыктан ашату, юындыру, борып яткыру, авырганда, ире өчен төн йокламый борчылу, хастаханә юлын таптау... Моның нәрсә икәнен Фәнис абыйны 50 елга якын тәрбияләгән Нурсөя апа үзе генә белә.

– Фәнис, иң беренче булып, әсәрләрен миңа укыта иде. Кай­чакта бәхәсләшеп китәбез, «Редактор булсаң, бет булыр идең син», – дип, миннән көлә. Чукрак күп ишетә, аяксыз күп йөри дигәндәй, төрле шәһәрләргә сәяхәт иттек. Шифаханәләрдә ял итә идек. Җәйне бакчада саф һавада уздырдык. Фәнис хакына рульгә утыр­дым, 30 ел машина йөрттем. Мин үзем тиз кызып китүчән булсам да, Фәнис сабыр, түзем иде, авырый башласам, үзем чирләгәннән дә кыенрак, дип әйтә торган иде, минем өчен җанымның яртысы булды Фәнис, – дип искә ала ирен Нурсөя апа. –Төшемә бер генә керде. Каберенә таш куйдырырга йөри идек. Фотосын куяргамы-юкмы дип, озак баш ваттык. Их Фәнис үзе, төшкә кереп, хәбәр бирсә иде дип теләдем. Ни хикмәт, керде төшемә. Ул туңучан иде. Төшемдә дә: «Мин өшим», – ди икән. Бакчадагы юрган тышын җылы булсын дип фланельдән теккән идем, әллә шуны ябыйммы дип сорыйм, имеш. «Юк, кирәкми, миңа авыр булачак», – диде Фәнис. Бу төштән соң фотоны куймаска булдык.

«Синең кулыңда җан бирәсем килә»

Фатирда күп нәрсә Фәнис абый өчен җайланган. Бармак­лары тотмый башлагач, блокнотларга бау­лар бәйләгәннәр. Фәнис абыйның караваты янында ук телефон, банкасы белән каләмнәр торган, күтәрелеп торырга турник, лампа, урамны күзәтсен дип зур көзге куя торган булганнар. Ятып язарга җайлы булсын өчен, җизнәсе Зөфәр кечкенә генә авыш өстәл дә ясап биргән. Соңгы көннәренә кадәр Фәнис абый үз кулы белән язарга тырышкан. «Кайчакта савыттагы бар каләм идәнгә тәгәрәгән була иде, урын өстенә кара түгелгән чак­лар да күп булды», – ди Нурсөя апа, шагыйрьнең кулъязмаларын күрсәтеп. Хәзер бу истәлекләрнең күбесе юк, кайберләрен музейларга, мәктәпләргә бүләк иткән хатыны. Күп архивы гаражда торган чакта яңгырга эләгеп чыланган. Шулай да иң кадерлесе – өй түрендә: Фәнис Яруллинның зур гына картинасы, фотолары, китаплары, каләме, язу өстәле, яраткан гөлләре. Бер почмакта инвалид арбасы тора. ­«Дөнья хәлен белеп булмый, әлегә музейга тапшырмый торам, үземнең аякларым да начарланды», – ди Нурсөя апа.

Нурсөя апага аш әзерләргә булышам. «Сине бианаң кебек өйрәтим әле, аштан итне, бәрәңгене ал, туралганын шулпада ­калдыр, токмач сал. Без гел менә ­шулай пешерә идек, берьюлы «беренче», «икенче» ризык та әзер була. Фәнис абыеңның фаршларга исе китмәде, итне кисәге белән ашарга ярата иде. Аеруча шулпалы ит белән бәрәңге бәлешен үз итте. Атна саен ихтыяри-мәҗбүри рәвештә пешерә идем мин аны», – дип көлә Нурсөя апа.

«Берни эшлисе килми. Болай тиз картаермын димәгән идем. Тизрәк үлеп китәсе килгән көннәр күп» – Фәнис Яруллинның төшенкелеккә бирелгән чагында язуы. Кайчакларда Нурсөя апаны да: «Син мине шулай бала кебек тәрбияләгәнгә һаман яшим мин», – дип ачулана торган булган. Китап­лары озак басылмаганга да борчылган.

– Инсульт кичергәннән соң, Фәниснең хәле авырлашты. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех аңа яңа басылачак китабының беренче басмасын алып килгән иде. Китабын көч-хәл белән генә кулына алды Фәнис. Үзе исән чагында басылган соңгы китабы булды ул аның, – дип искә ала Нурсөя апа.

Вафат буласы көнне Фәнис Яруллин сәламәт кеше кебек дүрт сәгать тирәсе изрәп йок­лаган. Уянгач та, «оныгы» Айзилә белән кызыксынган. Айзилә – Нурсөя апаның сеңлесенең кызы Сәвиянең баласы. Гел Фәнис абыйлар янында булганга, ул бала шагыйрь өчен оныгы кебек якын. Айзиләгә ул кечкенәдән «китап җене» кагылдыра. Гел әкиятләр укый торган булган.


– «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырткач та, хастаханәгә китәргә теләмәде. Минем кулымда җан бирү иде васыяте. Арабыздан тыныч кына китеп барды, – ди Нурсөя апа.
Нурсөя апа белән Фәнис абый Яруллиннарның гомер юлы үрнәк. Тормыш авырлык­ларын җиңү бәһасе – халык мәхәббәте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нурсөя Яруллина ире халык шагыйре Фәнис Яруллин турында

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading