16+

8 мартка нинди чәчәк бүләк итәргә?

8 март – яз һәм чәчәк бәйрәме. Шуңа да бу көнне иртән иртүк хөрмәтле ир-атлар чәчәк бәйләме алырга ашыга. Кайсы чәчәкне сайларга, нинди букет алырга? Чәчәк кибетенә кергәч тә, башка килгән иң беренче сорау шундый.

8 мартка нинди чәчәк бүләк итәргә?

8 март – яз һәм чәчәк бәйрәме. Шуңа да бу көнне иртән иртүк хөрмәтле ир-атлар чәчәк бәйләме алырга ашыга. Кайсы чәчәкне сайларга, нинди букет алырга? Чәчәк кибетенә кергәч тә, башка килгән иң беренче сорау шундый.

  • Кыю, тәвәккәл, чая хатын-кызларга кызыл роза килешә.
  • Тыйнак, оялчаннарга – сары һәм алсу төстәге розалар, лилия чәчкәләре.
  • Шат күңеллеләргә төрле чәчәктән эшләнгән зур букет сайлагыз. Кыр чәчәкләрен дә алырга була.
  • Иҗади туташ һәм ханымнарга экзотик орхидея алу отышлы. Гербер, цикламен, мускарий аларга бик ошаячак.

  • Хуҗабикәләргә, гөл үстерергә яратучыларга чүлмәктәге чәчәк тә ошаячак.
  • Әниегезгә, кызыгызга лалә, ландыш, ак хризантема алыгыз.
  • Хезмәттәшләрегезгә лилия, каллы, гладиолус, ирис, мимоза, нәркис, лалә чәчәге бүләк итегез.
  • Яшь кызларга ак төс килешә, аларга ак лалә, роза, ландыш чәчәкләрен алырга мөмкин.

 

Чәчәкне сайлау гына түгел, аны бирә дә белергә кирәк. Урамда суык булып, чәчәк бәйләмен гәҗиткә төреп бирсәләр, аны өйгә кергәнче үк алып куегыз. Кемне дә булса бәйрәм белән котларга килгәнсез икән, букетны сул кулыгызга тотыгыз. Кул биреп исәнләшкәч, букетны уң кулга күчерәсез һәм хуҗабикәгә тапшырасыз.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading