16+

Язгы татлы букет ясау ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ

Кирәк булачак:

Язгы татлы букет ясау ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ

Кирәк булачак:

кайчы, пычак, концеляр пычак, өч төрле скотч (киң, юка һәм ике яклы), степлер, атлас тасма, 30 см озынлыктагы шпашка, 1 кг виктория җиләге, 9 лалә чәчәге, флористик пленка.

– Флористик пленкадан 40х60 см итеп биш дүртпочмак һәм 30х40 см итеп ике дүртпочмак кисәбез.

– Җиләкне шпашкаларга тезәбез.

– Букет җыю өчен башта шпашкага тыгылган дүрт җиләкне астын тигез итеп бер-берсенә скотч белән беркетәбез. Аларның ян-ягына берәр җиләк куеп, скотч белән беркетә барабыз. Бер рәттә икешәрләп беркетелгән ун җиләк булырга тиеш. Бу җиләкләр өстенә берничә миллиметр аска төшеп лалә чәчәкләре һәм җиләкләр тезәбез.

Җиләкләр һәм чәчәкләр өчпочмак кебек кимү ягына таба барырга тиеш. Барысын да яхшылап скотч белән беркетеп барабыз.

– Хәзер букетны «киендерәсе» генә калды! Алдан кисеп куйган тасмаларны корея стиле белән бөклибез. Зур тасмаларны букет астына куябыз да скотч белән беркетәбез. Арткы ягын, җилдән аумасын өчен, степлер белән беркетәбез.

Ике кечкенә флористик пакетны букетның алдына беркетәбез. Скотчланган җирен аерым тасма белән каплыйбыз, аны ике яклы скотч белән ябыштырыбыз.

– Килеп чыккан букетның төбен атлас тасма белән бантиклап куябыз.
Бу букет, һичшиксез, язның беренче бәйрәмен иң гүзәл төсләргә күмәр. Бәйрәм белән сезне!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading