16+

Ул елларда җир дә ашаганнар

900 фаҗигале көн. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр блокадада – камалышта кала. 900 көн буена тирә-юньдәгеләр белән элемтә өзелә. Ашарга юк, ачлык, ялангачлык. 

Ул елларда җир дә ашаганнар

900 фаҗигале көн. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр блокадада – камалышта кала. 900 көн буена тирә-юньдәгеләр белән элемтә өзелә. Ашарга юк, ачлык, ялангачлык. 

Азык-төлек базасын дошман утка тоткан. Тоз, шикәр, май – барысы да кара туфракка сеңгән. Ленинградлылар ул чакта әнә шул җирне дә ашый, шулай ук эт, мәче ите, күн, кәгазь, суалчан ашарга да туры килә аларга. Ничек кенә авыр булмасын, кеше бирешми, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» дигән шигарь белән янып-көеп эшли, яши. Галимнәр арыш, бодайның иң нәтиҗәле сортларын саклап кала алалар, язучылар, шагыйрьләр бу вакытта иң яхшы әсәрләрен иҗат итә, радиода кыю чыгышлар яңгырый. Ленинград университетының химия факультетында глюкоза, никотин кислотасы кебек дарулар ясый башлыйлар. Төрле яраларны, пешү-өшүләрдән дәвалый торган махсус паста уйлап чыгаралар. Кул гранатасы яңа төр шартлаткыч матдә белән тутырыла башлый. 

Шәһәргә немец бик якын була. Ленинград урамнарында «куркыныч, бу яктан йөрмәскә» кебек язулар эленә. Бик күп кеше вафат була. Хәлсезлектән, ачлыктан... Араларында сабыйлар да шактый. Гадания Яруллова-Гатина гаиләсен дә блокада җиле урап узмаган. Аның белән без Казандагы Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Смена» мәдәният үзәгендә таныштык. Гадания апа «Ленинград блокадасы» документаль фильмын карарга килгән иде. Үзе – Ленинград блокадасын кичергән хезмәт ветераны. Ул блокада көннәрен, үзәк өзгеч серена тавышларын, әнисе итәгенә ябышып бомбадан саклану урыннарына йөгерүләрен әле дә хәтерли. 

– Безне, дүрт баланы, әти-әни саклап калды. Бәрәңге кабыгы пешереп ашый идек. Ладога күле аша машиналарга утырып киткән танышлар һәлак булды. Йортыбызның рәисе: «Беркая да китмәгез», – дип киңәш биргән инвалид әтиебезгә. Габделхарис энемә – дүрт, Габделбари абыема – ун, Магания апама 12 яшь иде ул чакта. Аллага шөкер, барыбыз да исән калдык, – дип искә ала ул елларны Гадания апа.

Фильмны караганда да ул әле ире Хәнифкә сыенды, әле улы Әхәткә күз төшереп алды. Баштарак Хәниф абый белән Сахалинда яшәгән алар. Аннары татар мохитен сагынганга, Казанга күченеп кайтканнар.
– Бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, яшенә дә, олысына да теләгем шул, – диде Гадания апа, саубуллашканда.
Фильмны караганнан соң, үзем дә уйланып куйдым. Минем бабам Шакирҗан Мөлеков та 1942 елның маенда, Ленинградны саклап, 36 яшендә һәлак булган. Ул Ленинград өлкәсе, Сангово станциясендә туганнар каберлегендә җирләнгән. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән батыр ватандашларыбызга зур рәхмәт. 

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading