16+

Минем гомерне кем билгели?!

Мин 67 яшемне тутырам. Димәк, яшәү чорының ахырына җиткәнмен. Юк, бу сүзне мин уйлап тапмадым, безнең дәүләт түрәләре уйлап-исәпләп чыгарган яшь ул. Ирләрнең уртача гомере - 67, хатын-кызныкы 70 яшь диләр бит. Советлар чорында, безнең белән бер сафта эшләүчеләрне пенсиягә озатканда аларга пенсия күләмен 125 сум итеп һәм эш стажына...

Мин 67 яшемне тутырам. Димәк, яшәү чорының ахырына җиткәнмен. Юк, бу сүзне мин уйлап тапмадым, безнең дәүләт түрәләре уйлап-исәпләп чыгарган яшь ул. Ирләрнең уртача гомере - 67, хатын-кызныкы 70 яшь диләр бит. Советлар чорында, безнең белән бер сафта эшләүчеләрне пенсиягә озатканда аларга пенсия күләмен 125 сум итеп һәм эш стажына...

Мин 67 яшемне тутырам. Димәк, яшәү чорының ахырына җиткәнмен. Юк, бу сүзне мин уйлап тапмадым, безнең дәүләт түрәләре уйлап-исәпләп чыгарган яшь ул. Ирләрнең уртача гомере - 67, хатын-кызныкы 70 яшь диләр бит.
Советлар чорында, безнең белән бер сафта эшләүчеләрне пенсиягә озатканда аларга пенсия күләмен 125 сум итеп һәм эш стажына карап өстәмә 12 сум 50 тиен билгели торганнар иде. Бу акчага иркенләп яшәргә, хәтта ял итәргә барырга була иде. Хәзер исә пенсия бөтенләй башкача исәпләнә: иминиятләштерү микъдары, төп эш хакы, алачак пенсия өчен җыелып килгән өлеш. Чынлап та, уйлап карасаң, шулчаклы киртәләр. Пенсиям азлыктан түгел, ул барыбызныкы да аз, ә үзем өчен аңларга дип Казан шәһәренең Мәскәү районы иҗтимагый яклау һәм пенсия билгеләү идарәсенә барырга булдым. Ни әйтсәң дә, пенсиягә чыкканчы 42 ел хезмәт стажым булды, дәрәҗә дә юк түгел, заманында алдынгы хезмәткәр идем. Совет чорындагы берьеллык пенсиягә арзанрак җиңел машина алып була иде. Хәзер иң арзан машина 120 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел ләбаса. Бүген исә нибары шуның уннан бер өлеше генә миңа тәти, дигән уйлар белән идарәгә килеп тә җиттем.
Җәмәгать! Биредә, минем шикеллеләрне күреп шаккаттым. Һичкем һичнәрсә белми. Ә пенсия идарәсендәге ханымнар-туташлар бар да эш белән мәшгуль, умартадагы бал кортлары кебек мәш киләләр. Өстән аска, астан өскә йөгерешәләр. Ике катлы бина бит - элеккеге балалар бакчасы бинасы. Ким дигәндә йөз кеше эшли. Туктатып сорау биреп булмый, җавап бирүче юк. Исем-акылым китте. Әнинең (мәрхүмә инде, урыны җәнәттә булсын) пенсиягә чыкканда шуңа охшаш идарәдән шундый канәгать булып кайтканы истә. «Өч кеше утыра, ягымлы сөйләшәләр, кулларына күз тимәсен. Эш осталары. Унбиш-егерме минутта исәпләп тә бирделәр», - дип куанып сөйләгән иде. Бүген исә, техника заманы, ике катлы идарә, халык чиратта көннәр буе утыра.
Белгән булсам, яшьлегемдә акчамны банкларда саклап, булыр-булмас фондларда әрәм-шәрәм иттермәс идем. Җыелган акчаны халык үз мәнфәгатендә кулланып тотар иде.
Пенсияне исәпләттерә алмадым. Шулай да, ни өчен минем гомер озынлыгын кемдер билгеләве борчый. Иртәме-соңмы без барыбыз да бу фани дөньяны калдырып, мәңгелеккә күчәбез, анда, яшең күпме, дип сорамыйлар, кылган яхшы эш-гамәлләрне исәплиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading