16+

Космоска очуга без дә өлеш керттек

12 апрель көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында Халыкара космонавтика көне уңаеннан «Предчувствие космической эры» дип исемләнгән документаль фильмның премьерасы булды. Моннан соң аны телевидение экраннарыннан, DVD дисклардан да карап булачак. Хәзер ул татар теленә тәрҗемә ителә. Мәгълүм булганча, кичә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне иде. 1961 елда бу көнне дөньяда...

Космоска очуга без дә өлеш керттек

12 апрель көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында Халыкара космонавтика көне уңаеннан «Предчувствие космической эры» дип исемләнгән документаль фильмның премьерасы булды. Моннан соң аны телевидение экраннарыннан, DVD дисклардан да карап булачак. Хәзер ул татар теленә тәрҗемә ителә. Мәгълүм булганча, кичә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне иде. 1961 елда бу көнне дөньяда...


Кешелекнең иң кыю хыялын тормышка ашыруда республикабыз галимнәре һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең дә өлеше чиксез зур. КАИ галимнәре - Г. Жирицкийның ракета двигательләре теориясе, А.Болгарскийның газларның термодинамик үзенчәлекләре буенча хезмәтләре космик системаларның ышанычлы җайланмаларын булдыру мөмкинлеген биргән.
Галәм корабларының «аталары» булып саналган С.Королев һәм В.Глушко да Бөек Ватан сугышы елларында нәкъ менә Казанда эшләгәннәр. Соңыннан бу галимнәргә галәм тармакларының төп юнәлешләренә җитәкчелек итү дә ышанып тапшырыла. Космик системалар булдыру һәм аларны галәмгә җибәрүдә Казанның техник югары уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең дә актив катнашулары билгеле. «Восток» корабларында һәм ракеталарда Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән компонентлар файдаланылуын да искәртеп үтәргә кирәк.
«Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк документаль фильм да Бөек Ватан сугышы елларында Казанда урнашкан 16 нчы һәм 22 нче заводлар каршындагы Аерым конструкторлык бюросындагы эшләр турында. Бюро яшерен рәвештә яңа төр механизм - реактив двигатель ясау белән шөгыльләнә. Анда хезмәт куйган яшь инженерлар киләчәктә зур конструктор булалар һәм илнең космонавтика өлкәсендәге үсешенә зур өлеш кертәләр.
«Предчувствие космической эры» фильмы ТР Мәдәният министрлыгының «Татаркино» дәүләт учреждениесе заказы буенча «ИМАН» продюсерлык үзәге тарафыннан төшерелгән. Тиздән аны республика шәһәрләре, район үзәкләре кинотеатрларында да карап булачак.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татаркино» Дәүләт учреждениесенең директоры Владимир Батраков: «Әле күптән түгел генә «Война и мир генерала Тимирзянова» фильмын чыгардык, тиздән «Татары в 1812 году», «Тайны озера Кабан» фильмнары дөнья күрәчәк», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading