16+

Таңчулпан: «Бәлки, мин үзем булып яшәмимдер дә...»

Аның шигъриятен укыганда, минем күз алдына диңгез ярында көлсу чәчләрен җылы җилдә тузгытып, ап-ак челтәр күлмәгенең итәген күтәрә төшеп, сусыл комлыкта яланаяк рәсем ясаучы, диңгез ярын дертләндереп көлеп җибәргән яшь тә, дәртле дә, дуамал да хатын-кыз образы килеп баса... Дуамал дип, типсә тимер өзәрлек дуамаллык та түгел үзе, тулып ташыган,...

Таңчулпан: «Бәлки, мин үзем булып яшәмимдер дә...»

Аның шигъриятен укыганда, минем күз алдына диңгез ярында көлсу чәчләрен җылы җилдә тузгытып, ап-ак челтәр күлмәгенең итәген күтәрә төшеп, сусыл комлыкта яланаяк рәсем ясаучы, диңгез ярын дертләндереп көлеп җибәргән яшь тә, дәртле дә, дуамал да хатын-кыз образы килеп баса... Дуамал дип, типсә тимер өзәрлек дуамаллык та түгел үзе, тулып ташыган,...


Яңа туган сабый елавында
Икән мәңгелекнең йөрәге...


Соңгы күрешеп сөйләшеп аралашуыбызны тарихка әңгәмә итеп теркәп куюыбызга да, аз да түгел, күп тә түгел - 11 ел вакыт узган икән. Шагыйрә Таңчулпан - Чулпан Әхмәтова белән ул чакта да без елый-көлә аның яшьлек еллары, «туп-турыга тут пошел» холкы турында озаклап гәпләшеп утырган идек. Ул юлы иң зур сөаль итеп аның иҗаттан ерагаюы борчыган иде мине. Бу юлы исә мине 19 ел дәүләт хезмәтендә эшләүче хатын-кызның әни буларак ничек һәр нәрсәгә вакыт таба алуы, бербөртеге - Зиләсен үстергәндә күңелен әрнетеп торган шырпылар булу-булмавы борчый кебек. Шулай бит инде ул - бөтен барлыгыңны биреп, бала үстерәсең, ә үзең һаман да күңелеңнән, балама тулаем игътибар итә алмыйм бугай дип, үз-үзеңне «ашап алырга» да онытмыйсың...

- Әгәр Зилә миңа охшаган булып, һәр нәрсәне күңеленә якын алса, ансат булмас иде, - дип башлый Таңчулпан әңгәмәне. - Зилә бик зирәк акыллы бала булды, шөкер. Балалар бакчасына йөргәндә кемне иң соңгы итеп алалар - Зиләне. Мин булсам, бәлки, күңелемә авыр да кабул итәр идем ул факторны. Ә Зилә - юк. Ул аннан хәтта үзенә күрә кайф та алды бугай әле - ул берүзе кала, берүзенә бер тәрбияче, бөтен уенчыклар аныкы...

- Эшеңне күралмыйм, димәде алайса?..
- Юк. Ике дистә елга якын дәүләт хезмәтендә булган кешегә ул сүзне әйтү файдасыз да булыр иде, әмма кызым болай да бик реалист, лояль булып үсте - юк өчен мине борчымады, икенче сыйныфтан мәктәпкә үзе барып, үзе кайтты, сырхауханәдән белешмәләргә кадәр үзе юнәтеп алып кайта торган иде... Аннан, ул - яратуның көндәлек итәккә утырып чүчәк-пүчәк булмавын да чамалый торган бала. Һәр буш вакытымны мин тулаем кызыма гына багышладым, бер генә ялга-диңгезгә дә аннан башка барганым юк. Шуңа, мин балама игътибар-назны аз бирдем, дигән үкенеч тә юк.

- Нинди ул 17 яшенә баручы Зилә?
- Миңа гомумән охшамаган, бик тыныч, озын буйлы, үзем өчен бик тә матур кыз. Бала чагыннан ук ниндидер үтә сабыр, акыллы иде ул. Хәтерлим шулай - бертуган энекәшемнең бездә торган вакыты. Зиләне бакчадан алырга тиеш бу. Мин кич эшемнән кайттым, җиде тулды, сигез, тугыз - болар һаман юк. Эштән соң иптәшенә сугылып чыгасы бар дигән иде энекәш, ул вакытта бит телефон-мазар юк, иптәшенең якында торганын да беләм, төгәл адресын белмим... Унберләр тулгач, кайтып керделәр болар. И эт итеп сүктем инде энекәшне, янәсе, минем турында уйламыйча, баланың иртәгә иртүк торасы... Йокларга ятканчы мыгырдандым, иртән Зиләне бакчага илткәндә дә һаман шул бер балык башын чәйним: ничек инде менә шундый җавапсыз булырга кирәк... Зилә сабыр гына күтәрелеп карады: әйдә, әнием, онытыйк инде моны димәсенме... Өч-дүрт яшьлек сабый миңа караганда да акыллырак булып калды... Ул хәзер дә күп кенә мәсьәләләрдә акыллы фикерләр әйтә, нәтиҗәләр ясап куя. Ходаемның олуг бүләге, дим мин аңа. Телефонымда исә - Чыпчыгым... Чыпчыгыма бераз кыюлык кына җитенкерәми.

Үсендереп үскән бала түгел

- Менә Чулпан апаны яшь чагында кыюсыз булган, дисәләр, мәңге ышанмыйм...
- Юк, миндә кыюлык, үз-­үземә ышанганлыкмы баштан ашкан... Әле шуның өстенә бит әле туры сүзлелек... (көлешәбез) Булдыра алам, дип яшәдем-эшләдем. Әмма бу балачакта, әллә нинди методикаларга нигезләнеп, үсендерелеп үскән бала булудан түгел, үз өстемдә эшләүдәндер.

- Акрынлап Актаныш районы Бишкүмәч-Олыймән авылы тугайларының яшел келәменә кайтып тәгәрик әле, Чулпан апа. Ваемсыз, рәхәт, май ягылып, өстенә шикәр комы сибелгән бер телем күмәч булса, берни кирәк булмаган елларга...
- Балачагымны ваемсыз булды дип әйтә генә алмыйм шул, акыллым. Мин - әнкәйнең беренче никахыннан туган бала, үземнең кем икәнемне белеп үстем... Бер-бер артлы туган ике энем, ике сеңлем өчен тулаем җаваплы, эш белән үскән бала. Әнкәй өчен дә җаным сызгандыр: әйтәләр бит, хатын-кызны өч нәрсә бетерә - исерек ир, чи утын, елак бала. Әнкәй тормышында аларның өчесе дә бар иде... Әмма ул мине кочагына да алмады дип әйтә алмыйм, һәрвакыт кочаклап сөяргә, баштан сыйпарга, үбәргә вакыт таба иде. Әнкәем Тәрҗимә, шөкер, бүген дә исән-сау, быел 80 яшен билгеләп үттек. Ай саен, җәйләрен атна саен да мин әнкәй янында.

- Кеше гомерендә һәрвакытта озатып баручы, яшәтүче штрихлар - күз алдыннан яшен тизлеге белән йөгерүче хәтер эпизодлары, таныш исләр, тавышлар була... Әгәр балачагыгызга әйләнеп кул изәсәк, кайсы штрих-сурәт сезне куып тотар иде икән?
- Яшь кыз вакытым. Казанда укыган чаклар. Авылда сабан туе иртәсе. Әнкәй уята: «Кызым, тор әле, мин сиңа бер матурлык күрсәтәм». Без, көянтәләр асып, болынга бозау эчертергә китәбез. Әле авыл түгел, табигать тә уянып кына килә. Авыл иртәсенең ул аңлатып булмаслык сихрилеген әнкәй белән бер тында - бер сулышта җанга сеңдерәбез. Чык­лы үлән, җете яшел келәм, кайдадыр бал корты безелдәве, чикерткә сайравы, чебен-кигәвен гөжләве ишетелә... Шуларга әтәч кычкыруы, бозау мөгрәве, каз каңгылдавы кушыла... Офыкта калкынган кояш ак-ефәк болытларны куалап югары үрмәли, табигать бер җан, бер тән булып иркәләнеп кенә күзләрен ача... Исәнме, яңа көн! Исәнме, авыл иртәсе! Шул мизгелдә иңсәңнән кочып, күрәсеңме, кызым, нинди матур мизгел, дигән әниең дә булгач!.. Мин бу иртәне утыз елдан артык хәтеремдә йөртәм - аның бер тамчысы да югалмады! Еллар үткәч, әлеге «әни белән кыз» халәтен кызым Зилә белән дә кабатлый алдым. Дөрес, ул авыл иртәсе түгел иде - Испания, Бланес, диңгез яры. Без Зилә белән икәү, иңне иңгә терәп, җирле музыкантлар чыгышын тыңлыйбыз. Артта диңгез шавы, алда ак ком, сурәтнең дәвамы булып, офыкта музыкантлар чыгышы... «Күрәсеңме, кызым, нинди матур мизгел, - дип кызымны кочаклыйм. - Күңелеңә сеңдер дә, бик озак еллар үткәч, әни белән Испания ярында утырган идек, дип искә алырсың».

«Шәһри»дән үзем теләп китмәдем»

- Диңгезгә дә килеп җиттек. Сезнең шигъриятне диңгезсез, дулкынсыз, ярсусыз күз алдына да китерү кыен... Бәлки, рәсми кысалар эченә куып керткән дәүләт хезмәте дә булмаса, Таңчулпан шигърияттән ерагаймаган да булыр иде?..
- Бәлки. Аның турында уйланганым да булды, төгәл җавап кына капылт табылмый... Дәүләт эше гаеплеме икән, дөнья, әни булу галәмәтеме - мин еллар белән хисләрне тезгенләргә өйрәндем. Шигырьләр күп язылмавының сәбәбе - мин шигырьнең ярсып-янып тууын яратам, бармактан суырылып, бүген шигырь язарга кирәк инде, дип утырып шигырь язуны кабул итә алмыйм. Аннан, еллар узу белән, җанны шәрран ярып, шыр-шәрә хисләреңне җәмгыять хөкеменә дә чыгарасы килми башлый. Эштә булган җаваплылык Таңчулпанны ике итте - миндә рәсми костюм кигән кырыс хезмәткәр һәм яланаяк исәрләнә-исәрләнә диңгез ярында вальс әйләнүче шагыйрә яши. Ә диңгез - минем стихиям, шуңадырмы, Айвазовский картиналарын яратам... Елга бер диңгезгә барып, үзем булып яшәп, энергия туплап кайтырга тиешмен. Аңлавыңча, 50 якынлаша - акыл утырмаган (көлешәбез).

- Дәүләт эшенә килеп капканыгызга үкенмисезме, Чулпан апа?
- Иң зур плюсым - күңелдә үкенечләр йөртмәү. Теге вакытта болай эшләгән булсам, бәлки, болай булыр иде дигән мәгънәсез уйларга да ирек куймыйм - мин язмышка ышанам, аны мине дөрес юлдан алып баруын беләм. Ә Татарстан Дәүләт Советына баш референт булып килү тарихына «Шәһри Казан» газетасынын ул вакыттагы баш мөхәррире Илдус Илдарханов сәбәпче булды. «Туп-турыга тут пошел» телем аркасында планерка вакытында уйлаган фикеремне әйттем... Ә туры әйткән, беләсең, җитәкчегә түгел, туганына да ярамый. Гариза язарга куштылар - мин яздым да, киттем дә. Дәүләт эшенә ияләнү бер-ике ел вакытны алгандыр - баштарак чыгымлап алырга яратсам да, мин монда да үзем теләгән мохитне тудыра алдым дип саныйм. Бәйләнгән этне ычкындырсаң, чабып туйгач кире әйләнеп кайткан кебек - мин дә ияләндем, яратып эшлим.

- Әмма ул ияләнү иҗатка китереп суга бит, теге ярсу, татар шигъриятенә гайре табигый күренеш - сексуаль шагыйрә булып килеп кергән Таңчулпан иҗаты да рәсми костюм кигәч...
- Карале, бу сүзләрне бит миңа Язучылар берлегенә кабул ителгәндә Гөлшат апа Зәйнашева да әйткән иде! Сексуаль мәхәббәт белән генә булмый, ватанга карата мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр дә иҗат ит алга таба дип... Әмма ул вакытта - яшьлектә - ватанга нинди мәхәббәт булсын ди инде? Дөресен әйткәндә, мин бөтен шагыйрьләрнең дә әнә шул «язарга кирәк инде» дигән темалардан азат яшьлек чоры шигърия­тен күбрәк яратам. Иҗатны арткы планга күчерү, кешегә күрсәтмәүгә бер эшем генә дә гаепле түгелдер - үлчәвем башка якка авыррак булып чыкты, тормыш үз өстенлекләрен куйды... Мәхәббәттә мин йөгәнсез кеше, әгәр ул хисләремне ничек бар, шулай шигърияткә чыгарам икән - сүз белән түгел, кырын караш белән үк яралауларыннан куркам. Җәмгыятьнең мине аңламый торган катлавы күбрәк... Ташбака кебек үз кабырчыгымда яшәвемнең сәбәбе - үз-үземне сак­лау инстинк­ты ул.

Чишеп булмас табышмагым -
Гаярь җанлы арысланым...


- Җаныңның бар ягы түгәрәк вакытта шигырь язылмау белән килешәсездер?
- Шатлыкта шигырь язылмау гына түгел, укыйсы да килми әле ул... Шигърият ялгызлыкның ­синонимы булмаса да, аларның уртак сыйфатлары бик күп. Яныңда ярың да булырга мөмкин кайчак, ә җаның ялгызлыктан тилмерергә мөмкин.

- Сезнең яшьтә беренче мәхәббәт тарихы сорап утыру да мәгънәсездер дип уйлыйм. Минем чын мәхәббәт тарихы турында сорыйсым килә... Ул кеше гомерендә ничә тапкыр булырга мөмкин?
- Ашаудан калып, кая басканымны, кайчан башымны мендәргә терәгәнемне онытып ярату тарихы минем гомердә берәү генә булды. Калганнары эзләнү, сурәтләр, штрихлар... Ул уттан алып суга салган сөю тарихының соңгы тамчысын сиңа да бүлеп бирә алам... Ул ирекле кеше түгел иде. Минем әле «Шәһри»дә эшләгән вакытым. Ул көнне мине эштән каршы алды да бер ресторанга кереп утырдык. Ул - рульдә, шәраб аңа ярамый, миңа исә дегет-кызыл шәраб алды. Һәм шунда, очрашуга килгәнче үк кабул иткән карарын миңа җиткерә. «Мин сине үлеп бетеп яратам, әмма безгә башка очрашырга ярамый...» Ишеткән сүзләрем башта мине тынсыз калдыра, аннан кан шау йөгереп тамырлар аша кайный башлый, йөрәк шартларга җитешеп күкрәк читлеген төя... Нәрсә?! Мөгаен, урманда булсам, мин бар көчемә кычкырыр, ярсуымны чыгарыр идем, аннан агач-куаклар арасыннан сыдырыла-бәрелә хәлем беткәнче билгесезлек тарафына чабар идем... Ә монда ресторан, музыкантлар көй уйный, официантлар безне күзәтә... Чарасызлык­танмы - протест шулай иткәнме, мин теге бер шешә шәрабны әйләндереп, бөтен кеше карап торганда акрынлап кына идәнгә агызам... Кан төсендәге шәраб безнең өстәл янына - идәнгә ягыла... Ул тыныч кына шәрабны агызып бетергәнемне карап торганнан соң, мине өйгә кайтарып куя. Бу безнең соңгы очрашу булды. Башка берәүне дә мин аны яраткан кебек ярата алмадым, ахрысы...

Мин Европага китәм

- Мин шуңа гаҗәпләнәм дә бит инде, Чулпан апа - ул бунтарь, баш имәс кыргый чәчәк энергетикасын йөгәнләр өчен сезгә ике гомер дә җитмәскә тиеш... Тугарылсагыз, ничәмә-ничә китаплык шигырь саркып чыгар иде...
- Беләсеңме, мин булып яшәргә мин инде әзер түгел... Яшем башка, эшем башка, җаваплылыгым башка. Мин шулар белән бәхетле. Ә яңа китаплык шигырьләр әзер, әмма анда акыллы Таңчулпан исәрләнеп алучан Таңчулпанга караганда күбрәк булачак. Пенсиягә чыгып, җир шары тирәли сәяхәткә киткәч, Алла боерса, бәлки, шигъриятем да башка якка үзгәрер:
Керфегемнән ап-ак карлар үбә,
Күзләремдә - көзләр сагышы,
Бертуктаусыз аккан болыт булып
Минем Җирдән үтеп барышым...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading