16+

Салават Фәтхетдинов: «Популярлык миннән мәңге китмәячәк»

«Телне, динне һәм милләтне бары тик язучы белән җырчылар гына саклап кала ала. Башка юл юк. Бу - татарларның да, башкортларның да уртак проблемасы», - дип сүз башлады ул. Уфада Салават Фәтхетдиновның Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан тәүге матбугат конференциясе узды. Җырчы түгәрәк өстәл артында ике сәгать дәвамында төрле темаларга...

Салават Фәтхетдинов: «Популярлык миннән мәңге китмәячәк»

«Телне, динне һәм милләтне бары тик язучы белән җырчылар гына саклап кала ала. Башка юл юк. Бу - татарларның да, башкортларның да уртак проблемасы», - дип сүз башлады ул. Уфада Салават Фәтхетдиновның Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан тәүге матбугат конференциясе узды. Җырчы түгәрәк өстәл артында ике сәгать дәвамында төрле темаларга...

- Уфада матбугат конференциясе уздыруыгыз халыкны сис­кәндереп куйды. «Башкортстанга күченеп кайтмакчы икән» дигән имеш-мимешләр халыкта тиз арада таралды.
- Очрашу шушы сораудан башланырга тиеш иде дә. Үзегез күреп торасыз, замана үзгәрә: бар әйбер дә интернетка күчте, хәтта хәзер билетларны да аннан гына сатып алабыз. Әмма өлкән буын әлеге технологияләрне куллана белми, алар газета укырга, телевизор карарга ияләнгән. Ә концерт туры хакында аларның да хәбәрдар булуын, залларымның тулы булуын телим, чөнки тамашачыга әйтәсе сүзләрем бик күп. Спектакльне хәтерләткән гыйбрәтле концерт программабызда күп сорауларга җавап табарга була. Гыйбрәтле, тәрбияле. «Кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла» темасы да бар. Бүгенге көндә балалар әти-әниләре белән судлаша. Кая тәгәрибез без, башка сыймаслык хәл! Моңа багышланган аерым бер җырым бар. Мөмкин кадәр күбрәк кеше килсә иде. Шул хакта хыялланам. Концертыма, үз акчасын түләп, иң самими тамашачы килә. Аларны алдап булмый. Син аларны залга куып кертә дә, чыгара да алмыйсың. Шул кадерле тамашачымнан Ходаем аермасын иде.



Күченеп кайтуга килгәндә, мин елның бер аен - августын - Казанда яшим, апрель аен - Башкортстанда, ә калган айлар гастрольләрдә үтә. Ни өчен мин Казанда яшим, Уфада түгел? Безнең авылдан дүрт чакрым ераклыкта Куеда тимер юл станциясе урнашкан. Аннан ике якка китеп була: Казан яки Екатеринбург. Күрәсең, Казанга билет бәясе очсызрак булган, шунда киткәнмен дә. Уфага тимер юл юк, ә Стәрлетамакта укыганда, «паз­ик»ларда йөреп туйган идем инде. Әле дә ул «пазик»ларны күралмыйм. Эш кайда яшәвемдә түгел. Барыбер Уфада да, Казанда да концертлар саны планга күпме кертелгән, шул кадәр куела, аннан артыгы түгел.

- Үсеш алмаган, иҗаты туктап калган кайсы җырчыларны әйтер идегез? Сезне дә шундый киләчәк көтәдер дип борчылмыйсызмы?
- Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кай­чак миннән: «Ә кайсы җырчыны яратасың? Кемне тыңлыйсың?» - дип сорыйлар. «Үземне генә яратам», - дип җавап бирәм. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың - ул үпкәләр... Чынында исә сәхнәбезнең төп өч җырчысы гына бар: Әлфия апа, Илһам абый, Фәридә апа. Һәм башкалар. Шул «башкалар»га мин үзем дә керәм. Ә хәзер кызык - яңа пәйда булган җырчыларны сәхнәгә: «Каршы алыгыз, яңа йолдыз!» - дип чакырып чыгаралар. Йолдызның яңасы, искесе булмый. Ул «йолдыз»ны ник тагалардыр? Мин әйтәм, бар йолдызлар җиргә төшеп бетте инде, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез. Җырчыга шулай «йолдыз» дип дәшкәч, ул: «Кара әле, мин йолдыз бит», - дип, ышана башлый. Андыйлар миңа укырга да күп килә. Әйе, бәләкәй чагында урындыкка басып җырлатканда күрше әбисе әйткән дә: «Син - йолдыз, җырчы буласың», - дип, адашып килеп керәләр... Аларны кайчак хәтта куып чыгарырга туры килә. Тавыш булмаса, башка җир белән җыр­лап булмый бит. Шуңа күрә беркайчан да «блат» белән берсен дә укырга алмадым. Талантларга ярдәм итәргә кирәк, алар ярдәмгә мохтаҗ, ә булдыксызлар - әрсез, үзләре танышын да таба, укып та чыга, сәхнәгә дә менә. Бу өлкәдә мин усалрак.

Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин ат кебек эшлим, үз йөгемне ат кебек тартам. «Салават» эстрада театры - бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Мактанып әйтүем түгел, бу, киресенчә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Әллә инде берәр ел ял итеп торыйм микән дигән уйлар да бар - туктап торыр­га ярамый. Артист тормышы - бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югаласың икән, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк. Элек гастрольләрдән айлар буена кайтмый идек, ә хәзер биш-алты көннән әбиемне, балаларымны, оныкларымны сагынып кайтам. Әби дип Ләйсәнне әйтәм, өч оныгыбыз бар, чын әби инде ул.

- Соңгы «Татар җыры»нда катнашмавыгызны да тамашачы популярлыгыгыз төшү белән бәйләде.
- Әйе, беренче тапкыр катнашмадым. Беренчедән, тантана көне алдан ук үзара килешенмәде. Ә без инде алдан ук Мәскәүдә концертларыбызны билгеләгән идек. Концерт көне билгеләнгән икән, мин аны беркайчан да үткәрми калмаячакмын. Бик зур сәбәп булса гына күчерә алам. Үз гомеремдә ике-өч тапкыр гына күчерергә туры килде. Минем өчен гади тамашачы - иң изгесе, иң мөкатдәсе, иң кадерлесе.

Мине карарга дип, Башкортстаннан бер төркем тамашачы килгән. Көтеп утырабыз, диләр. Айдар, Хәния чыгыш ясаган. Хәзер мин чыгарга тиеш, ә юк... Элвин Грей! Һәм концерт тәмам. Шул минутта миңа килгән смсларның санын белсәгез! Ул шалтыратулар! «Кем гаеп­ле, нигә син юк?» - диләр.

Тагын бер ялгышу бар әле. Янәсе, концерт тәмамлаган җыр­чы - иң популяры. Юк, алай түгел. Бу яшьтә минем хәзер бөтенләй концерт ахырына кадәр көтеп утырасым килми, килергә дә, тизрәк җыр­лап кайтып китәргә. Әмма оештыручылар: «Салават, әйдә ахырда гына, синнән соң бар тамашачы да кайтып китәчәк бит», - диләр. Юк кайтып китми ул, чөнки залда һәр җырчының үз тамашачысы җыелган.

«Татар җыры»на килгәндә, белмим, киләсе елда ничек булыр. Инде сөйләшүләр башланды. Иганәче була алам, кемгәдер премияне тапшыра алам, почетлы кунак була алам... Әмма башкача катнашасым килми.

Ул Элвин Грей дигәннәре!.. Татар телендә алай җырларга ярамый. Татар моңына хас пентатониканы бозарга кирәкми, милли җырлар аерылып торырга тиеш. Менә үзбәкләрне алыгыз әле. Нинди генә телдә җырламасын, үзбәк җырлаганын шунда ук аңлыйсың. «Салават абый, исәнмесез! Сезнең белән танышасым килә», - дип, смс язды ул Элвин Грей. Бәлки очрашып, ярты сәгать бергә-бер сөйләшеп, аңа шуны аңлата алыр идем дә.

- Гомер буена тугры булган дусларыгыз бармы? Еллар узу бе­лән, дуслыкка карашыгыз үзгәрдеме? Ялгышмасак, кредит алган Исрафилов та - сезнең якын дусларыгызның берсе иде бит.
- Ул кешене хәзер телгә дә аласым килми. Ни өчен? Чөнки үзеңнән акылсыз кешегә акыл биреп утырган кешедән дә акылсыз кеше юк. Бу афоризмны үзем уйлап таптым. Соңгы арада аларны язу белән мавыгам. Китап итеп чыгару теләгем дә бар.



Дус дигән сүзне быелгы концерт программасына да керттем. Бу сүзне һәркемгә дә тагып булмый, кадерле сүз ул. Әйе, яхшы танышлар була, әмма чын дус берәү, икәү, өчәү генә ул, аннан да артыгы түгел. Мине бервакытта да «сатмый» торган ике дустым бар. Алар бер серемне дә башкага чыгып сөйләмәячәк. Аларга тулысынча ышанам.

- Салават Зәкиевич, сез нинди әти? Карап торышка бик усал һәм кырыс кебек. Балаларны тәрбия­ләү эшендә катнашасызмы, моңа вакытыгыз каламы?
- «Әти, шулай-шулай, ниш­лик?» - дип киңәшләшәләр. Дөресен генә әйткәндә, кызларымның ничек үскәнен күрми дә калдым. Рөстәм тугач, Ләйсән: «Хет улыңны үзең тәрбиялә», - диде. Ә хатыным - акыллы усал кеше. Ул минем иң якын киңәшчем. Җырларымны да иң беренче булып ул тыңлый, бәясен бирә. Ләйсәнсез бу тормышта бер нәрсә дә эшләп булмый.

Усал әти дигәндә, балаларны, яннарында булмасам да, контрольдә тотарга тырышам. Интернетка керәм, Рөстәмнең «онлайн» икәнен күрәм. Шундук шалтыратам, ачуланам. Ул инде: «Әле генә кердем», - дип, мине тынычландыра башлый. Минем өчен интернет, телефон чире - иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк.

- Улыгыз өчен бар юлларны да ачтыгыз, спортта да үзен тапты. Киләчәктә югарырак биеклекләргә мөстәкыйль ирешергә теләге югалмасмы?
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Чөнки ярышларда балигъ булмаган катнашучы әтисе яисә әнисе белән булырга тиеш. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. «Нинди хоккей? Уку!» - диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында - уку. Рөстәмнең укуы, өй биремнәре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресрәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин кысылмыйм.

- Гаилә темасын дәвам итеп. Кияүләрегездән уңдыгызмы?
- Элегрәк өлкәннәр еш кына: «Бала кайгысы күрергә язмасын», - дип әйтәләр иде. Ул вакытта бу «дежур» сүзләргә артык игътибар итми идем: бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың икән... Чирләсәләр дә борчыласың, уңышсызлыкларына көенәсең...
Ә кызларымның бәхетле икәнен күрәм, димәк, кияүләр әйбәт. Беренче кызымның өч баласы бар. Киявем бик тыныч. Лиана белән алар икесе дә бер төсле. Икесе дә диндә, җомга намазын калдырмыйлар. Бер-берсенә кычкырып та эндәшми торган матур парлар инде.

Ә икенче кияү - башкачарак, чөнки анда кыз да шундыйрак. (Көлә.) Алинә биш ел Америкада, Голливудта укыды. Николас Кейдж классын тәмамлады. Аннан соң Төркиягә кайтып, анда телевидениедә эшләде. Бик күп телләр белә. Елына бер кайтып китә иде. Шул арада «проамериканский» әйберләре сиздерми калмый иде. «Сез дөрес сөйләшмисез», «Сез дөрес эшләмисез»... Мин инде аңа җавап итеп үземчә кычкырам, ул үзенчә фикерен әйтә. Әмма барыбер, Аллага шөкер, башта Төркиягә, аннары Татарстанга кайтарттык. Кияүгә да чыкты. Җитди өлкәдә эш башлады. 2018 елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак, ул шунда чит ил кунакларын каршы алу белән шөгыльләнәчәк. Әмма барыбер журналистика белән кызыксына. Бик күп белә. Күп белү дә әйбәт түгел. Кеше үзенә сеңдерә алган кадәр генә белергә тиеш. Артыгы кирәкми. Шуңа да ул күп әйбердән канәгать түгел, һәр нәрсәгә үз фикере бар. «Кызым, бу Америка түгел», - дип, үз урынына еш кына утыр­тып куям.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading