16+

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Киштәләргә ике аягымның берсен атламыйча, интернетта «World of tanks» уйнап утырсам, мине дә «укырлык китап юк» дигән шом басар иде»

Ун әдипкә - ун сорау 1. - Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? - Мин айга бер тапкыр Татарстан китап нәшрияты кибетенә кереп, ике пакет тулы китап җыеп чыгам. Кайтышлый ук «боларны укып бетерергә ничек вакыт җиткерим икән» дип...

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Киштәләргә ике аягымның берсен атламыйча, интернетта «World of tanks» уйнап утырсам, мине дә «укырлык китап юк» дигән шом басар иде»

Ун әдипкә - ун сорау 1. - Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? - Мин айга бер тапкыр Татарстан китап нәшрияты кибетенә кереп, ике пакет тулы китап җыеп чыгам. Кайтышлый ук «боларны укып бетерергә ничек вакыт җиткерим икән» дип...

Ун әдипкә - ун сорау
1.
- Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?
- Мин айга бер тапкыр Татарстан китап нәшрияты кибетенә кереп, ике пакет тулы китап җыеп чыгам. Кайтышлый ук «боларны укып бетерергә ничек вакыт җиткерим икән» дип баш вата башлыйм. Күрәсез, «укырлык әйбер юк» дисәм, телем корыр. Киштәләргә ике аягымның берсен атламыйча, интернетта «World of tanks» уйнап утырсам, мине дә «укырлык китап юк» дигән шом басар иде, бәлки.
Ләкин фәкыйрегез мемуарлар, шигърият, проза укый шул. Кемдер детектив, фэнтези ише жанрдагы әсәрләрне якын күрәдер. Андыйларның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек китаплар языламы? Яңа заман сабыйларын яисә бигрәк тә үсмерләрен җәлеп итәрлек басмалар бармы? Бу сорауга, йомшартып әйткәндә, чыннан да, җавап эзлисе бар әле.

2.
- Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?
- Бүгенге шартларда һөнәри язу­чы сыйфатында яшәп, иҗат итеп булмый, билгеле. Якын елларда вазгыять үзгәрер дип тә уйламыйм. Гомумән, берәр кайчан үзгәрсә.
Әдип һәр чорда, һәр заманда ике сыйфатка ия булырга тиеш: намуслылыкка вә җаваплылыкка. Андый очракта язучының сүзенә барыбер колак салачаклар һәм, миссиясе нәрсәдән генә торса да, аңа иярәчәкләр.

3.
- «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» - кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» - дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?
- Язучының хәле гомум милләт хәленнән бик нык аерылып тора алмый. Каләм иясе дә милләт организмының бер өлеше бит. Бавыры утырган кешенең йөзе саргаймый калмый һәм, киресенчә, йөзе саргайган кешенең бавыры сәламәт булуда шик зур. Язучысының хәлен белергә теләгән милләт иң элек көзгегә күз ташласын иде.
Ә әһле каләмгә карата «шулай булырга тиеш», «бурычы шул» дигәнрәк сүзләр әйтелә икән, моңа (һәрхәлдә, язучының үзенә) куанырга гына кирәк - димәк, синең куәтеңә һәм нәрсәнедер үзгәртә алуыңа ышаналар әле.

4.
- Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?
- Уңай карыйм. Моның өчен йә совет чорына кайтырга, йә базар мөнәсәбәтләренә җайлашып, китап сәүдәсе системасын төбе-тамырыннан үзгәртергә кирәк. Совет чорына кайту булмаячак. Димәк...

5.
- «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?
- Әлбәттә, һәр заман теге яисә бу кеше табигатенә үз төзәтмәләрен кертә. Супергаләми тизлектә яшәгән бүгенге чор укучысы мәгълүм Лев Николаевичның том-том «Сугыш һәм тынычлыгы»н укырга бик атлыгып тормыйдыр. Аңа кыска фикерләр, кыска җөмләләр, кыска бүлекләр, кыска әсәрләр кирәктер, дип фаразлыйм. Өстәвенә, бүген ул укырга теләгән нәрсәне түгел, ә чуардан-чуар рек­ламалар аңа укытырга теләгән нәрсәне укый.

6.
- Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкый­ть­ бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?
- Бу сорауга мин бөек Тукайдан узып җавап бирә алмыйм. Ә аның әлеге мәсьәләгә нинди карашта торуы яхшы мәгълүм. Гәрчә үзен утлы табага бастырганнарын җене сөймәсә дә. Тәнкыйтьнең төп шарты: ул авторга фәкать ярдәм итүне күз уңында тотып эшләнергә тиеш.
Сорауның соңгы өлеше­нә җавап бирмәсәм ярыймы?

7.
- Әсәрләрне тарату, китап сәү­дәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?
- Бәс, мин бу сорауга җавап биргәнмен икән ич инде!

8.
- Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга мөмкин?
- Һәрдаим аралашып тору ягын карыйм. Шөкер, моның өчен бүген шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек: китап кына түгел, интернет, кесә телефоннары да ярдәмгә килә. Җай чыккан саен, очрашуларга, кичәләргә ашыгам. Диалог булганда яхшыдыр инде ул. Икең өчен дә.

9.
- Яхшырак язу өчен язу­чыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?
- Яхшырак язу өчен Габдулла Тукайга нинди шартлар кирәк булган соң? Салкын «Болгар» номерлары. Хәсән Туфанга? Сөрген. Муса Җәлилгә? Үлем хөкеме.

10.
- Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?
- Һәрвакыттагыча, берьюлы берничә әсәр язу белән мәшгульмен. Бүгенге көндә эш өстәлемдә тәмамланмаган хикәя, мәкалә һәм ике-өч шигырь ята...
Кайдан табарга мөмкин дигәнгә... Мин рухым белән карт кеше бит. Шуңа күрә һәр язганымны иң элек ташта бастырырга тырышам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading