16+

Ринат Закиров: «Сабан туен күңел ачу мәйданчыгы дип кенә караучыларның сүзе бу»

Агымдагы елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Бүгенге көндә иң актуаль һәм кискен проблема булып татар теленең сакланышы тора. Яшерен-батырын түгел, глобальләшү шартларында телебездән читләшү бара. Шуңа да әлеге зур чарада җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ булдыру, аны чынлап та дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек мөһим мәсьәләгә...

Ринат Закиров: «Сабан туен күңел ачу мәйданчыгы дип кенә караучыларның сүзе бу»

Агымдагы елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Бүгенге көндә иң актуаль һәм кискен проблема булып татар теленең сакланышы тора. Яшерен-батырын түгел, глобальләшү шартларында телебездән читләшү бара. Шуңа да әлеге зур чарада җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ булдыру, аны чынлап та дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек мөһим мәсьәләгә...


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров берничә матбугат чарасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.


- Моннан биш ел элек үткән V корылтайда «Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе» кабул ителде. Съезддан соң Татарстан хөкүмәте аның буенча махсус программа да кабул итте. Әлеге программа уңышлы эшләде дип курыкмыйча әйтә алабыз. Быел исә без гади авыл кешесен дә, чит төбәк-илләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә, Президентыбызны да борчыган мәсьәлә - татар теленең җәмгыятьтәге торышы, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, тормышның барлык өлкәләренә кертү турында сөйләшергә җыенабыз. Телнең кулланылышы өчен аерым бер кеше генә дә, аерым бер дәүләт кенә дә җавап бирми. Ул барыбыздан да тора. Татар телле мәктәпләр дә хәзер рус телендә укытуга күчеп бетте. Ата-аналар, БДИдан куркып, үзләре үк балаларын рус телендә укытырга тели. 80нче елларда ата- аналар теләге белән, бөтен милли мәктәпләр ябылып бетте. Бер шаукым булып ала да, калганнар да шуңа иярә. Кызганыч, мондый күренешләр җәмгыятебездә бар. Бу мәсьәләләрдә безнең фикеребез бик катгый. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар телендә укыту бетә һәм ул бары тик гаиләгә генә кала икән, тел югалачак. Шуңа да мәгариф системасына игътибарыбызны аз гына да киметкәнебез юк. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән беренче тапкыр очрашканда, Төркиядә ун мең кеше катнашында узган төрек теле буенча олимпиада турында сөйләдем. Шуннан соң ул: «Моны без дә эшләячәкбез», - дип әйтеп куйды. Сүзендә торды - өч ел рәттән бездә татар теле буенча халыкара олимпиада уза, анда килүчеләрнең саны да арта. «Ана теле» онлайн-мәктәбе уңышлы гына эшләп килә. Ул - Президентыбызның читтә яшәүче татарларга зур бүләге дип саныйм. Һәр халыкның да мондый программасы юк, Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшеп, дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Аның ярдәмендә берьюлы ун мең кеше татар телен өйрәнә.
- Тел дигәннән, аның язмышы, киләчәге һәр төбәктә үзенчәдер?
- Бертөсле түгел шул. Чит тө­бәкләрдә һәм чит илләрдә барысы 500гә якын оешмабыз бар. Аларның һәрберсе белән турыдан-туры эшлибез. Даими рәвештә эшли торган унлап проектыбыз бар. Һәр төбәктән делегатларны җыеннарга, форумнарга чакырып торабыз. Җыелышалар да таралышалар, шул да булдымы эш, дип әйтүчеләр дә табыла. Делегатлар үзләренә кайтып, урыннарда актив эш алып бара. Төбәкара, илара форумнар уздыралар, яшьләр - квестлар, хатын-кызлар мастер-класслар, төрле конкурслар оештыра. Эш сүздә генә калмый, алар барысы да милли тормышны активлаштыра. Кайбер төбәкләрдә халкын үзе артыннан ияртә алган, сүзе үтемле булган, хакимият белән уртак тел таба алган чын лидерлар бар. Шундыйларның берсе - Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов турында аерым әйтәсем килә. Әлеге өлкә озак еллар безнең йөрәк авыртуы булып тора иде. Эшләргә теләгән актив кешеләре бар, әмма аларны җыеп торган бер лидер юк иде. Шушы төбәктә туып-үскән, Ханты-Манси автоном округында бизнес алып барган, шул бизнестан кергән акчага авылында мәктәп, клубны ремонтлаткан, башка инфраструктураларны булдырган, мәчет төзеткән Маратны чакырып алып, аны үз төбәгендә милли оешманы җитәкләргә күндердек. Хакимиятләре, әлбәттә, аны билгеләтмәс өчен, бик нык каршылык күрсәтте, чөнки аларның идеологияләре башка иде. Ике ел үткәннән соң губернатор да, хакимият кешеләре дә хәзер Маратка рәхмәт укый. Киләсе елга Курганда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен үткәрергә җыенабыз. Губернаторлары шуңа ризалык бирде. Мондый лидерлар булганда, халыкның киләчәге әле бар. Чиләбе өлкә татар конгрессы рәисе Лена Колесникованы да аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Читтә мондый татар җанлы милләттәшләребез булганда, туган телебез югалмас.

- Татар конгрессы чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәү­ләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык белән дә хезмәттәшлек итә дип беләбез.
- Алар белән генә түгел, Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән дә актив эшлибез. Ике көн элек кенә Мәскәүдә Сергей Лавров җитәкчелегендә министрлыкның утырышы булды. Анда Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе каралды һәм безнең эшчәнлеккә югары бәя бирелде. Чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык белән исә безнең килешү бар. Әлеге килешү нигезендә ун ел тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

- Ринат Зиннурович, әңгәмә барышында сез Президент Рөстәм Миңнехановның исемен телгә еш алдыгыз. Аның, кайсы гына чит илгә яки төбәккә барса да, шундагы татар диаспорасы белән очрашуы күркәм бер традициягә әверелде. Әлеге чараларда сез дә еш кына катнашасыз. Бу очрашулар ниндидер бер ихтыяҗны күз алдында тотып узамы?
- Читтә яшәүче татарлар өчен Президент белән очрашу бик зур мәгънәгә ия, ул алар өчен бик мөһим. Үзләренең телен саклауларын, аны яшь буынга да җиткерүләрен Президентка ничек тә күрсәтергә телиләр. Үзләре белән оныкларын да алып киләләр, алардан татарча шигырьләр сөйләттерәләр. Рөстәм Нургалиевичның вакыты ничек кенә кысан булса да, ул аларның күңел халәтен аңлап, тыңларга тырыша. Мондый очрашулар бик җылы үтә. Читтә яшәүче милләттәшләребез белән араларны ныгыту - Президентыбыз тарафыннан куелган иң мөһим бурычларның берсе.

- Милли мәдәниятне саклау буенча конгресс нәрсәләр эшли?
- Милләтебезнең мәдәниятен Сабан туйлары, «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале кебек чаралар саклап калырга булыша, әмма милли мәдәният фольклор дәрәҗәсендә генә яши алмый. Югары классик сәнгатьне үстерергә, аны пропагандаларга кирәк. Ул безнең халыкка кирәк. Юкка гына сугыштан соң Опера һәм балет театры төзелмәгән, чөнки аңа ихтыяҗ булган. Югары сәнгать - милләтнең бөеклеген күрсәтә торган мөнбәр ул.

- Сабан туе турында сүз чыккач, Франциянең Париж шәһәрендә узган бәйрәм турында да фикерегезне беләсе килә. Интернетта аны күпләр тәнкыйтьләп чыкты. Париж Сабан туе 19 миллион сумга төшкән, шуның кадәр акча сарыф итәргә кирәк идеме, дип әйтүчеләр дә бар. Сезнең аларга җавабыгыз?
- Сабан туен күңел ачу мәйданчыгы дип кенә караучыларның сүзе бу. Беренче чиратта ул читтә яшәүче милләттәшләребез өчен кирәк. Сабан туе буласын ишетеп, Парижга башка Европа илләреннән килүчеләр дә бар иде. Алар үзләрен татар дөньясының бер күзәнәге итеп сизә, бәйрәмгә җыелышып күңел ача, аралаша, туганлаша, берләшә икән, мин монда бернинди дә начарлык күрмим. Сабан туе ул җыр-бию генә түгел, татар халкының көчен-гайрәтен, батырлыгын, зиһенен дә күрсәтә торган күркәм бер чара, милләтебезне таныту өчен искиткеч мөмкинлек. Европаның үзәгендә Парижда милли бәйрәмебез уздырылуы - зур тарихи вакыйга. Эйфель манарасы янындагы Марс кыры дип аталган мәйдан - парижлылар өчен изге бер урын, шул җирдә татарларның үзен күрсәтеп кайтулары өчен сөенергә генә кирәк. Татар бар җирдә Сабан туе булырга тиеш.

- Чиләбе, Курган, Пермьдә чыштын-пыштын гына башкортлаштыру процессы бара дип беләбез...
- Моны ниндидер көрәш мәйданына әйләндерергә кирәкми. Моңардан башкорты да, татары да берни отмый. Ике милләтне тигез күреп, бердәм хәрәкәт итү зарур. Бу дөньядан киткән шәхесләрне синеке, минеке дип бүлгәләп утырудан да мәгънәсез эш юк. Бер милләттән чыгып, икенчесенә хезмәт итүче шәхесләр бик күп. Моңа уртак байлык итеп карарга кирәк.

- Татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, яшьләр, хатын-кызлар форумнарын ел саен уздырып торасыз, ә менә татар галимнәренең нибары ике форумы гына узды. Моның сәбәбе нидә?
- Татар галимнәрен ике тапкыр гына җыя алдык шул. Әлеге чараны Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә оештырдык. Дөресрәге, без аларга делегатларны җыеп бирдек, ләкин академия аны күтәреп алып, галимнәр белән алга таба да эшләүне дәвам итмәде. Моны, минемчә, профессионаллар эшләргә тиеш иде. Ә без, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә әзер. Беренче форумны уздырганда, бик күп фикерләр булды, татар галимнәрен генә җыю кирәкме дигән сорау да куелды. Әйе, кирәк иде, моны җыен да исбатлады. Бездә меңнән артык фән докторы һәм кандидаты исәпләнә. Араларында үзләренең тикшеренүләре һәм ачышлары аша бөтен дөньяга танылган, тирән эз калдырган мәшһүр галимнәр дә бар. Татар галимнәре бик зур көч, алар белән эшләргә кирәк. Милләт проблемаларын фән ярдәмендә дә хәл итеп була. Без аларны татар конгрессының VI корылтаена да чакырдык. Безгә бердәмлек кирәк. Фикерләрдә, эш-гамәлләрдә, ниятләрдә милли бердәмлек кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда барлыгы 1 меңнән артык делегат һәм шәрәфле кунаклар катнашуы көтелә. Программада пленар утырыш, дискуссия мәйданчык­лары эше, татар халкының сәнгать осталары концерты, Халыкара «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме, «Казан» бию ансамбленең «Ефәк юлы» тарихи-хореографик спектакле каралган. Шулай ук делегатлар һәм кунаклар Татарстан районнарына сәфәр кылачак. Съезд эше Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән «Печән базары» ярминкәсе белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading