16+

Рифат Фәттахов: «Продюсер булып алтынчы сыйныфта укыганда эшли башладым»

Рифат әфәнде Фәттахов белән очрашу җиңел түгел. Ул һаман ниндидер сораулар хәл итә, нидер кайгырта, каядыр ашыга. 17 ноябрьдә журналист, продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге фондны төзүче һәм җитәкләүче Рифат Фаттаховка 50 яшь тулды. Шул уңайдан, ниһаять, очрашу җаен таптык.

Рифат Фәттахов: «Продюсер булып алтынчы сыйныфта укыганда эшли башладым»

Рифат әфәнде Фәттахов белән очрашу җиңел түгел. Ул һаман ниндидер сораулар хәл итә, нидер кайгырта, каядыр ашыга. 17 ноябрьдә журналист, продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге фондны төзүче һәм җитәкләүче Рифат Фаттаховка 50 яшь тулды. Шул уңайдан, ниһаять, очрашу җаен таптык.

- Рифат әфәнде, юбилеегыз белән котлыйм һәм үземне кызыксындырган сораудан башлыйм әле. Сез Татарстаннан читтә - Нижгар якларында туып-үсеп, ничек татар теленә, татар җырына, татар мәдәниятенә шундый мәхәббәт саклый алдыгыз? Каян килә бу?
- Мин тумыштан татарлык белән сугарылган авылда, гаиләдә үскән кеше бит. Үземнең мишәр икәнемне дә 1985 елда, Казанга килгәч кенә белдем (көлә). Ә менә татар җырына мәхәббәт - гаиләдәндер. Әти яхшы җырлый иде. Без гаиләдә биш бала, өлкәнрәкләр - зурлар, кечеләр әле бәләкәй. Тыңлаучы - мин. Әти җырлый - тик тыңлаучысыз булдыра алмый. Шуңа кечкенәдән аның репертуарын ятлап бетердем. Әбиемнең дә йогынтысы зур булды. Ул елларда Казан радиосы бездә начар тота иде, ишетер өчен, радионы колакка куеп тыңларга кирәк. Әби авылдашыбыз - Актукта туып-үскән Рәшит Ваһаповны тыңларга ярата. Әти миңа ял көннәрендә йөкләмә бирә - радионы колакка куеп тыңларга һәм Рәшит аганы бирә башласалар, радионы әбигә тыңлатырга. Шуңа ул елларда Казан радиосында нинди җырлар бар, барысын да тыңладым. Радионы колакка куеп торам, Ваһапов җырлый башлый - тизрәк әбигә сузам. Әбием исә тыңлый һәм үзенчә шәрехли бара: «И-и-и, җырлыйдыр инде Рәшит. Кашларын сикертә-сикертә җырлыйдыр», - инде ди. Бәйрәм көннәрендә әби сандыктан Рәшит Ваһапов пластинкасын ала. Гаиләдә бөтен кеше шуны тыңлый. Миңа гаҗәп: ничек инде безнең авылда туып-үскән кеше пластинкадан җырлый, радиодан җырлый?! Татар җырына мәхәббәт шул еллардан.

- Ә оештыру сәләте?
- Анысы да. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, мине данлыклы «Артек» лагерена җибәрделәр. Безнең яктан анда барган кеше юк иде миңа кадәр. Гел «биш»легә укыган өчен, тәртип өчендер инде, мине сайлаганнар. Анда бер яшь кыз минем татар икәнемне белгәч, татарча белү-белмәвемне сорады. Ничек инде мин татарча белмим ди?! «Мин дә татар, Башкортстаннан, - ди бу. - Сине үземнең отрядка алам». Шулай итеп, мин быргычылар һәм барабанчылар отрядына эләктем. Бар да музыка мәктәпләрендә укыган балалар бит инде монда. Бөтен Советлар Сою­зыннан җыелганнар. Казахлар, үзбәкләр, әзәриләр... Быргыда да уйныйлар, барабанда да, тик рус телен белеп бетермиләр. Мин исә русча да яхшы беләм, тегеләрне дә аңлаштырам. Арадашчыга әйләндем. Бермәлне отряд советы рәисен сайлыйлар. Ачык тавыш бирү юлы белән, тоттылар да мине сайладылар. Руслар - русча белгәнгә, башкалар алар белән аралаша алгангадыр инде. 40 кешелек отряд бу. Бермәлне кемнеңдер башына килде: соң бит Фәттахов берни дә уйный белми, ничек эләккән ул монда? Башка отрядка күчерерләр иде - мин сайланган рәис. Аптырадылар да байрак йөртүче итеп куйдылар. Менә хәзер күз алдыңа китер, Совет вакыты, бөтен «Артек» - меңләгән кеше экскурсиягә бара. Алда безнең отряд быргы кычкыртып, барабан кагып атлый. Ә отряд алдында байрак күтәреп мин барам. Бөтен «Артек»ны татар малае әйдәп бара бит инде... Аның белән генә түгел, отрядта ниндидер чаралар оештыру да минем өстә. Шуннан башлангандыр инде.

- Продюсер, администратор булырга беркайда да укытмыйлар да, өйрәтмиләр дә. Бу өлкәгә тартылу кайдан башланды?
- Безнең якка артистлар бик сирәк килә иде, елга бер-ике тапкыр гына. Бик көтә идем мин аларны. Габдулла абый Рахимкулов, Фәйзи Йосыпов... Бөтен концертка да барам, артистлар янына киләм һәм гел: «Ә сез Рәшит Ваһаповны беләсезме?» - дип сорый идем. Алар, әлбәттә инде, беләбез, диләр. Аның турында сәхнәдән сөйлиләр. Миндә - горурлык. Җитмәсә, ярдәм иткән өчен, мине залга бушка кертәләр бит инде. Безнең авылдаш бит ул - Актук авылыныкы. Соңыннан гына, әйтик, Габдулла Рахимкулов иҗатында Рәшит аганың зур роль уйнаганын белдем мин. Мин көне буе шул килгән артистларга ярдәм итеп, чәй куеп йөрим инде. Бер юлы тагын Казаннан килделәр. Төркемдә Гөлшат апа Зәйнашева, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә апа, Рафаэль Сәхәбиев... Бу юлы мин Гөлшат апа янына бардым, традицион сорауны бирдем. Гөлшат апа моңа бик сөенде, бу турыда сәхнәдән сөйләде. Соңыннан гына белдем - Рәшит Ваһапов аның иң яраткан җырчысы булган икән. Мин Гөлшат апаны үзебезгә чәй эчәргә дәштем. Гөлшат апа: «Әйдә, энем, тик Тәскирәне дә чакырыйк әле», - ди. Тәскирә апа - төркемнең администраторы. Кайттык, чәй эчтек. Ничектер сүз чыкты да, болар миңа үзләре белән йөрер­гә теләү-теләмәвемне сорыйлар. Ничек теләмим ди инде?! Шуннан мин үзебезнең якта администратор ярдәмчесе кебегрәк булып, болар белән йөри башладым. Ни эшләргә кирәк, шуны эшлим. Билет та ертышам. Алтынчы сыйныфны тәмамлаган малай - мин, Казан артистлары белән бергә үзебезнең яктагы 32 авылны да йөреп чыктым. Бик зур тәҗрибә булды инде бу. Продюсер буларак эшчәнлегем бәлки шулай башлангандыр.



- Ә журналистиканы ничек сайладыгыз? Казан университетын? Сезнең яклар бит күбрәк Мәскәү ягына китә.
- Мин алтынчы сыйныфлардан ук юнкор (яшь корреспондент) идем. Район, өлкә газеталарында көн саен мәкаләләрем басыла, районда беләләр. Унынчыны тәмамлагач, мине Мәскәү дәүләт университетына, фәлсәфә факультетына җибәрмәкче иделәр. Ул елларда бит «целевой набор» дигән нәрсә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, мин керә алмам дип тә курыктым. Ләкин эш анда гына түгел - Казан тартты мине.

Җыендым да Казанга чыгып киттем. Әти бик кырыс кеше иде, өйдә аның культы. Әни ниндидер ризыклар куйды, бераз акча алдым да ярты тәүлек поезд көтеп, Казанга киттем. Монда беркемем дә юк, үзем генә. Әти озатмады. Хәзер аңлыйм аны, бу да үзенчә мөстәкыйльлеккә өйрәтүче тәрбия алымы булгандыр. Әни генә соңрак: «Атаң төннең буе, бу бала ничек йөри икән, дип, тәмәке көйрәтеп чыкты», - дип сөйләде.

Университетка килдем, документларымны тапшырдым, ләкин татар мәктәбендә уку сәбәпле, аттес­татта чит тел билгесе юк. Матавыклары булды инде. Гел «биш»легә укыган, алтын медальгә мәктәпне тәмамлаган егет, тик менә чит тел юк. Флорид ага Әгъзамов: «Беренче имтиханны «биш»легә бирсәң, үтәсең», - диде. Рус теленнән инша язарга кирәк иде. Билгеләрне чыгарып элгәч, үз күзләремә үзем ышанмый тордым - «биш» тә «биш» дигәннәр. Берничә кешедән: «Карагыз әле, дөрес күрәмме?» - дип сорадым. Шулай журналистика факультетына кердем.

Ләкин әле аңа кадәр каядыр урнашырга кирәк бит. Университеттан алган юлламаны тотып, тулай торакка киттем. Комендант бер бүлмәдән ачкыч бирде. Анда матрасы да булмаган тимер карават тора. Ашыйсы килә. Кесәдә бераз акча бар, чыгып киттем урамга. Кич. Бөтен кибет бикле. Бердәнбер ачык урын - «Акчарлак» рестораны. Анда да урын юк, нидер сатып алырга да кертмиләр. Тулай торакка кайтып, юыну бүлмәсеннән бер банкага су тутырып килдем дә, шуны эчә-эчә, рәхәтләнеп еладым. Казан шулайрак каршы алды.

Укыганда ук «Татарстан» радиосында да, башка җирләрдә дә эшләргә туры килде. Танышлык, тәҗрибә артты.

- Журналистикада эш­ләгәндә дә концертлар оештыру, сәхнә эшчәнлеге туктамаган дип беләм.
- Әлбәттә. Үзебезнең якта гас­трольләрне даими оештырып тордым. Мәдәният бүлеге җитәкчесе бер тапкыр: «Хәйдәр безнең якка кайтмасмы икән?» - дип сүз кузгатты. Казанда берничә тапкыр опера театрына бардым. Хәйдәр абыйны тотып булмый гына бит. Барган саен, Айдар Фәйзрахманов очрый. Бермәлне, тагын бер тапкыр килгәч, әйтә бу: «Энекәш, мин аңа синең турыда әйттем, син аларның өенә бар», - ди. Җыендым да киттем Хәйдәр Бигичевларга. Танышып сөйләшкәч, Хәйдәр абый да, Зөһрә апа да: «Килгәләп йөр», - дип озаттылар. Миңа шул җитә калды, барып йөри башладым. Гас­трольләрен оештырдым, үзем администратор да, алып баручы да булып эшләдем. Матбугаттан да өзелмәдем, әлбәттә. Йөргән аякка иярә дигәндәй, язар әйбер күп иде. Мин бит укырга килгәндә дә комиссиягә башкалар газеталарда басылган ике-өч язмасын тапшырганда, 170ләп материал тапшыр­ган идем.



- Рәшит Ваһапов исемен шулай югары күтәрүегез ни белән бәйле? Авылдаш булганга гына түгел икәнен аңлыйм. Ваһапов, Бигичев исемнәрен яңадан таныту өстендә олы бер эш башкардыгыз.
- Әбием турында сөйләдем бит инде.Тагын бер этәргеч бар иде. Мәктәптән Казанга экскурсиягә алып баргач, укытучым, мине аерып алып, Казандагы татар зиратына алып барды. «Менә монысы - Тукай кабере, монысы - Сәйдәшнеке, ә менә монысы - Рәшит Ваһаповныкы», - дип күрсәтте укытучым. Миңа шок булды! Тукай да, Сәйдәш тә минем өчен пәйгамбәрләр дәрәҗәсендә, һәм шулар белән рәттән минем авылдашым, әбиемнең чордашы Рәшит Ваһапов ята. Казанга килгәч тә, мин Илһам ага Шакиров, башка олы җырчылар белән очрашканда да Рәшит ага турында мәгълүмат җыйдым, белештем. Илһам ага да аны «бөек җыр­чы» дип бәяләгәч - минем инде башка уем калмады. 2004 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фестивльне оештырдым - ул Тинчурин театрында үтте, ә 2007 елда Ваһапов фонды оешты. Сөйләсәң, бер китап язарлык хәлләр сөйләп булыр иде ул вакытлар турында.

Узган ел Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка туган якларында һәйкәл ачтык. Татар җырчыларына куелган беренче һәйкәл бу. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ул ярдәм итте. Нижгар губернаторына да рәхмәт. Алар икесе дә һәйкәл ачу тантанасына килделәр, җирле татарлар өчен бу бик зур вакыйга булды. Шунысы да бар, һәйкәлдәге тактага язулар ике телдә дә язылган, тик өстәге язу - татарча. Уйлыйм инде: татарның бит бик күп бөек шәхесләре Татарстаннан читтә туып- үскән. Әгәр илдә абруе зур булган Президентыбыз алар туган төбәкләргә барган чагында кемнәргәдер һәйкәл яки музей, ичмасам истәлек тактасы ачу кебек чаралар оештырылса, татар яшәгән җирдә татарның да дәрәҗәсе үсәр, милли үзаң да көчәер иде. Әйтик, шул ук без ачкан һәйкәл хәзер районда очрашу урынына әйләнде.Татар өчен файда бит бу.

- Татар сәхнәсен «заманча» (куштырнак­лар эченә алып әйтик) җыр­лар басканда, сез шул ук Филүс Каһиров атлы җырчыны табып, халыкка таныттыгыз, аннан Ришат Төхвәтуллинны. Бүген Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасов, Азат Абитов һәм башкаларны халыкка чыгарасыз. Алар бар да моң, профессионализм белән аерылып торалар. Заман өчен бераз «неформат» булсалар да, сез аларны популярлаштыра алдыгыз. Ни бу - эчке тоемлаумы, тәҗрибәме? Продюсер булу җиңелме?
- Эчке тоемлаудыр, күрәсең. Филүс Каһиров белән без 2006 елда эшли башладык. Юктан дисәң дә була. Программа ясау, гас­трольләр оештыруның нинди авырлыклар белән үткәнен үзем генә беләм. Ришат исә күпмедер әзергәрәк килде - фонд эшли иде, мөмкинлекләр дә башка. Бүгенге яшьләргә дә оештырылган сис­темада эшли белергә кирәк. Алар талантлы, сайлап алынган. Ләкин ни генә булса да, эстрадада нинди генә шаукымнар булса да, мин татар моңы, халыкчан җырлар мәңгелек дип саныйм. Күбрәк шул юнәлештә эшлибез. Продюсер булу - үзең эшләгән балаларның икенче аталары булу белән бер инде ул. Җиңел эш дип әйтә алмыйм.

- 50 яшькә нинди уй-фикерләр белән ки­ләсез, Рифат әфәнде?
- Планнар да күп, эшләнгән эшләргә күпмедер нәтиҗә ясарга да мөмкин кебек. Беләсезме, мин хәзер күпмедер тынычландым, сабырландым.Үткәнгә карап, ниндидер сүзләрне әйтми калдырырга да мөмкин булгандыр, ә ниндиләрендер, киресенчә, әйтергә кирәк булгандыр. Ләкин әле эшлибез, әле яшибез - бар да алда дип уйлыйм.

- «Үзгәреш җиле» фестивале узды. Сез татар эстрадасы алга таба ниндирәк юнәлештә үсәргә тиеш дип саныйсыз?
- Әлбәттә, татар җыры - Европа, дөнья күләмендә танылырга тиеш. Тик миллилекне югалтмыйча гына. Ансыз без беркемгә дә кызыклы түгел. Төрекләрне, шул ук тугандаш казахларны карагыз. Европача яңгыраш та бар, миллилек тә ярылып ята аларның җырларында. Татарлыкны онытмыйча эшләсәк иде. «Үзгәреш җиле» дә гел бу форматта булачак дигән сүз түгел бит. Ләкин республика җитәкчесенең дә бу өлкәгә игътибар итүе - безнең өчен бик мөһим нәрсә. Эшләргә, уйлап эшләргә кирәк.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading