16+

Раил Садриев: «Мине барысы да ярата, миннән дә яхшы кеше юк дип алданып яшәүдән куркам»

Раилгә дә 50 тула! Ышансаң - ышан, ышанмасаң - үзеңә кара. Күпкырлы кеше инде ул- директор, артист, режиссер, пиар остасы, тагын әллә кемнәр.

Раил Садриев: «Мине барысы да ярата, миннән дә яхшы кеше юк дип алданып яшәүдән куркам»

Раилгә дә 50 тула! Ышансаң - ышан, ышанмасаң - үзеңә кара. Күпкырлы кеше инде ул- директор, артист, режиссер, пиар остасы, тагын әллә кемнәр.

Эшләп карамаган бер эше дә юк кебек. Уйнап кына зур эшләр эшләүче дияр идем. Чыраена җитдилек каплап, тавышын бөердән чыгарып нотыклап йөрүче буш куык түгел инде. Театры халкына шактый кырыс Раил Илдарович булса, башкалар өчен телевизордан мәзәк сөйләүче Садриев ул. Аның белән сөйләшеп утыру гаять кызык. Бик күп укыган һәм укый, һәр темада сүзен дәлилли белә. Бу сөйләшү дә әллә нинди темаларга. Хәер, Раилгә хас темалар инде...

- Син дә 50гә җиттең, Раил. Урыслар әйтә бит әле, «седина в бороду - бес в ребро», дип. Безнеңчә, «сакал агарды - акыл калмады» буламы икән инде. Синең дә шул чор, димәк.
- Мәзәкче монда «акыл булса иде ул» дияргә тиеш инде.

- Ничек уйлыйсың, ул сүз, шулай да, ничек килеп чыкты икән? 50 яшькә җиткәч була торган үзгәрешләр нидән?
- Белмим, мин бүтән цикллар белән яшим. 12 еллык цикллар бар.

- Йолдызнамәләр буенча яшисең, димәк.
- Алай дияргә дә була. 36 яшемдә театрда уйный башладым, театр ачтым. 48дән соң театрда үзгәреш­ләр башладым. Мин бит метафизик. Дөньяны бүтәнчә күреп, галәм законнарына инанып яшәүче кеше. Физик законнардан тыш әле башка бик күп законнар кешегә тәэсир итә. Минем өчен адәм баласы җиргә тиктомалдан гына килми. Ниндидер бер максат белән кереп чыга. Бер генә тапкыр килми, берничә тапкыр кереп чыга.

- Син буддистлар кебек сөйлисең...
- Юк, юк, буддизм бит ул - дин. Дин ул - форма. Аны кемнәрдер синең белән, минем белән идарә итәр өчен уйлап чыгарганнар. Кемдер тарафыннан уйлап чыгарылган кагыйдәләр тора-бара традициягә әйләнгәннәр, бары шул гына. Мөхәммәд тә, Христос та бернинди дин дә уйламаганнар. Будда дигән сүз ул, просветленный дигән сүз. Аның исеме Гаутхама Синхарта. Ул да бер дин дә уйлап чыгармаган. Динне алар янында йөргән, бөек кешеләрне аңламаганнар уйлап чыгарганнар. Нигә диннәр арасында сугыш бара? Чөнки алар уйлап чыгарылган кагыйдәләр. Мөселман дигән сүз - Алланың барлыгына һәм берлегенә ышанучы дигәнне аңлата. Башка диннәрдә дә шулай ук. Шуңа күрә минем өчен барысы да уртак, бер үк тормыш итү. Галәмдә без үзебез генә түгел. Заманалар үзгәреп тора, дөньяга яңа буын, примитивлыктан азат индиголар буыны киләчәк. Алар бу дөньяны яңартып, алга алып китүчеләр. Чөнки яшәешен бүгенгечә дәвам итсә, дөньяның киләчәге юк. Күрәсеңме, сәясәтчеләр уртак тел таба алмыйлар. Һаман сугыш. Бер сугыш бетә, икенчесе башлана. Дөнья бер генә көн дә сугышсыз яшәми. Боларның барысының да астында акча ята.

- Син индиголар буыны дөньяны үзгәртәчәк дисең. Ә синең белән минем буын дөньяга нинди яңалык алып килде?
- Без сугыштан соңгы буын балалары...

- Кайда инде, без туганда сугыш күптән тәмам бит...
- Сугыш чоры балалары бар. Безнең бабайлар, әтиләр алар. Без аларга бәйле. Ибсен «Бер буын 20 ел формалаша» дигән. Шунлыктан, 60нчы елларда туучылар буыны 40нчы еллар азагында формалаша башлаган булып чыга. Сугыш, никадәр генә куркыныч нәрсә булмасын, эволюция процессын тизләтүче. Атом бомбасы II Бөтендөнья сугышыннан соң уйлап табыла. 12 елдан соң - спутник, 17 елдан соң галәмгә кеше оча. Күрәсеңме, нинди сикереш.

- Кызык, ләкин сугыш бик начар, үтереш, кан кою, җаннар кыю...
- Без синең белән Совет чорында формалашкан кешеләр. Безнең баш кабыгында «Коммунизм төзүченең мораль кодексы» утыра. Хәзер капитал җыю чоры. Капитал тупланып бетә. Кемнәргәдер ул җитми, кемнәрнеңдер артып китә. Капитал тигез бүленми икән - бу тартып алуларга китерә. Уйлап кара, соңгы 20-25 елда безнең илдәге «кирәк чакта кирәк урында булган» кайбер абзыйлар күпме капитал тупладылар. Кемдер колхозны приватизацияләде, кемдер нефть вышкасын, кемдер завод­ны, башка мөлкәтне. Алар, әлбәттә, моңа нинди юл белән килгәннәрен үзләре генә беләләр. Ләкин аларның вакытлары узып бара, бер килгәч, бер китәргә дә кирәк. Алар туплаган капитал балаларына кала. Балалар капитал туплауда катнашмадылар, алар аның ничек килгәнен белмиләр. Шуңа алар капитал белән идарә итә дә алмаячаклар. Капитал бик тотрыксыз әйбер ул, аны саклау, ай, ничек авыр. Хәзер ул абзыйлар, мөлкәтләрен ничек тә булса саклар өчен хакимияткә, депутатлыкка омтыла башладылар. Оныкларына җиткәч, ул капитал бөтенләй тузачак.

- Мин дә капитал җыюга гына корылган яшәү тупикка китерә дигән фикердә.
- Ул тупик - башларда. Алар беренче чиратта акчаның энергия икәнлеген аңламыйлар. Бабасы туплаган акча энергиясе белән аны тупламаган онык идарә итә алмый. Һәркем үз энергиясен тупларга тиеш. Дөнья­күләм билгеле байлар кеше алдында аз күренеп, ябык тормыш алып баралар, аларның балалары да хәрби мәктәп укучылары кебек - кечкенәдән акча белән идарә итәргә өйрәнә. Ә безнекеләр нишли - ата малын туздырырга өйрәнә, тупларга өйрәтмиләр аны.

- Син сәясәт, яшәеш, башка җитди темаларда төпле аралашасың, күп укыгансың, интеллектыңның югары икәнлеген инкяр итеп булмый. Ә нигә син ачкан һәм идарә иткән театр дистә еллар буе мәзәк, кайчак арзан кәмит күрсәтеп яши?
- Бу соравың бик урынлы. Күләмнән сыйфатка күчү дигән әйбер бар. Безгә башта күләм кирәк иде...

- Син миңа бу хакта моннан 5-6 ел элек корган әңгәмәдә дә әйткән идең...
- Театрга бит 14 яшь кенә. Мин бүген сәхнәдән җитди әйберләр сөйләргә инде әзер. Шигырьләр сөйлим мин хәзер, кәмитне фәлсәфәгә төреп бирәм. Безнең театрга быел Фәрит Бикчәнтәев килеп эшләде. ­Россия күләмендә данлыклы режиссерның Буа театрына килеп спектакль куюы шулай ук зур казаныш. Фәрит белән аралашканда, ул миңа: «Ике ел элек кенә әле мин Буада театр була алмый, дигән фикердә идем. Ә бар икән бит. Моңарчы мин сезгә анекдот сөйләп йөрүче мәзәкчеләр дип кенә карый идем», - диде.

- Нидән чыгып үзгәргән соң аның фикере?
- Ул безнең артистлар белән аралашты, театрның мохитен аңлады. Бер актрисабыз хакында: «Мондый актриса татар театрларының берсендә дә юк диярлек», - дигән сүз дә әйтте. Фестивальләр өчен спектакльләр куярга тәкъдим ясады. Күрәсеңме, барыбер алга барабыз бит. Авыр вакытлар булды. Указ белән театр ачу бер - аны бит җыярга да кирәк. Кадрлар юк, инфраструктура юк. Хаталана, хаталана, аз-азлап җыелдык, эшләп киттек бит. Син бит инде безнең театрны беренче көненнән беләсең, журналист буларак та, тәнкыйтьче буларак та игътибарлы булдың.

- Белгечләр, кеше күпмедер бер вакыттан үзенең шөгыльләрен, эш урынын алыштырып торырга тиеш, диләр. Яңа шөгыльләр тап­мау - шәхесеңнең үсүендә торгынлыкка, бер урында озак утыру үзеңнеке белән хөкүмәтнекен бутый башлауга китерәдер. Син ничек кенә 12 еллык цикллар белән яшәргә тырышсаң да, барыбер бер үк эштән арасың, шулай бит. Алга таба нәрсә? Холкыңны белгән хәлдә, тормышыңны үзгәртәсең килүендә шигем юк.
- Башымда секунд саен төрле уйлар туа. «Театр кая бара» дип туктаусыз уйлыйм...

- Үзеңнең юлың?
- Минем юл әлегә театр белән бергә, димәк, театрның кая баруы минем өчен бик мөһим.

- Димәк, син театрдан башка юл күрмисең?
- Кеше, гомумән, ни буласын белә алмый. Туган чакта белә, аннан информация аның өчен ябыла. Без дөньяга барыбыз да буш киләбез һәм буш китәбез. Һичшиксез китәчәген белгән хәлдә, шушы килү белән китү арасында алып китә алмый торган әйберләр җыеп, гомерен бушка уздыра кешеләр. Байлыкны җыя, балаларым өчен, ди. Балалар моны беркайчан да акламый. Сабаклар бар, төрле-төрле сынаулар, барысы да алып китә ала торган нәрсәләр җыярга ишарәли. Ләкин...

- Нәрсә соң ул алып китә торган нәрсә. Догамы, әллә...?
- Дога - форма ул. Зур гамәлләр, хисләр, тәэсирләр җыярга тиеш кеше. Гамәлләренә анализ ясап, дошманнарына үзен кирәкмәс хисләр белән бәйләмичә яшәргә тиеш.

- Син шулай яшисеңме? Син дә дөнья куасың, синең өчен дә мөлкәт, ул мөлкәтнең кыйммәтле булуы мөһим, минемчә...
- Мин мал җыймыйм. Минем бердәнбер улым, хатыным бар. Миңа артыгы кирәкми. Акчаны ничек тиз тапсам, аның белән шулай ук тиз хушлашам. Кунак­лар каршылар, аралашыр, тәэсирләр җыяр өчен кафе ачтым. Бүгенге кризис заманасында кафеның, бигрәк тә Буа кебек кечкенә шәһәрдә, бер файдасы да юк, акча китерми ул. Туган авылымны торгызу, аны тагын да матурлату өчен күп акчалар тыгам мин. Бүген кулыма бер миллион акча керә икән, иртәгә үк аның яртысын, һичшиксез, тирә ягымдагы мохитне яхшырту өчен тотам. Йә булмаса берәр файдалы шөгылемә юнәлтәм. Театрга мин акчаны 2002 елдан бирле тыгам, бары 2007 елда гына миңа акча бирделәр. Биш ел! Үз акчаңа шул гомер театр тоту өчен ул шөгылеңне шулкадәр яратырга кирәк. Кредитлар алып, аларны түләп, үзеңне үзең юатып, кешеләрне сыйлап, җайлап... Беркемнән бер тиен алмыйча.

- Сөйләнгәннәрдән - дусларың күптер дип фаразлыйк, ә дошманнарың бармы?
- Минем бер дошманым да юк, барыннан да канәгать булып яшим. Бәлки миннән көнләшүчеләр, миңа ачулылар бардыр. Анысы аларның проблемасы. Мин үзем беркемгә үч тотмыйм, беркемгә рәнҗеп, кемнедер каргап йөрмим, беркемнән көнләшмим.

- Бердәнбер улыңа да бу фәлсәфәне сеңдерәсеңме?
- Улым белән бер җитди сөйләшүдә мин аңа әйттем. «Фәрит, без синең белән бу дөньяга килгәндә килештек - мин 1966 квадратына сикерәм. Без синең белән 30 елдан соң очрашабыз. Мин сиңа дөньяга килергә булышачакмын. Син 1996 квадратына сикерәсең». Кешеләр, якын рухлы кешеләр шулай табыша, бервакыт бер үк квадратта очраша. Шул кешеләрне, алай гына түгел, бөтен җаннарны тигез яратырга кирәк. Ничек бар, шулай итеп. Үзгәртергә, тәрбия­ләргә, баш идерергә тырышырга түгел, ә яратырга!

- Нәрсәдән куркасың син?
- Мине барысы да ярата, миннән дә яхшы кеше юк дип алданып яшәүдән. Мин көн дә көзгегә карыйм, мине үземнән дә яхшырак белүче кеше юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading