16+

Психолог Ләлә Баһрамшина: «Тормыш корыр алдыннан үзеңне алдамый гына берничә сорау­га җавап бирергә кирәк»

Көчле булу да ярамый, кирәгеннән артык көчсез булып яшәү дә мөмкин түгел. Тик шулай да нәфис зат дип аталучы, һәрчак әлеге исеме җисеменә туры килеп үк бетмәгән, кайчак тупасланып, ир-атны өркеткән йөкне дә үз өстенә алырга әзер булган хатын-кыз бәхетле булу өчен нинди сыйфатларга ия булыр­га тиеш соң?

Психолог Ләлә Баһрамшина: «Тормыш корыр алдыннан үзеңне алдамый гына берничә сорау­га җавап бирергә кирәк»

Көчле булу да ярамый, кирәгеннән артык көчсез булып яшәү дә мөмкин түгел. Тик шулай да нәфис зат дип аталучы, һәрчак әлеге исеме җисеменә туры килеп үк бетмәгән, кайчак тупасланып, ир-атны өркеткән йөкне дә үз өстенә алырга әзер булган хатын-кыз бәхетле булу өчен нинди сыйфатларга ия булыр­га тиеш соң?

- Ләлә Шаһиморатовна, гаилә бәхете дигәндә, ул күбрәк хатын-кыздан тора, диләр. Тик шулай да икесе ике «камыр»дан булган ир-ат белән хатын-кыз психолог күзлегеннән нәрсә өчен яратылган?

- Безнең чынбарлык эчке халәтебез белән бәйле. Әгәр тормышта бар нәрсә дә начар төсле тоела икән, димәк, синең эчке дөньяң тәртиптә түгел дигән сүз. Кыскасы, тирә-юньдә барган вакыйгалар синең күңел халәтеңнең көзгедәге чагылышы булып тора. Безнең ир-атлардан аермабыз шунда: алар алга карап максат куеп, шуңа бару юлларын эзли, ә хатын-кыз тактика төзи. Гүзәл зат ир-атның алдына куйган максатына ирешү юлындагы илһамландыручысы булып тора. Хатын-кыз, үзенең җылы сүзе, якты карашы белән, каршылыкларга очраган ир кешегә көч бирә.

Табигать кешене юкка гына парлы итеп яратмаган. Ә ялгыз тормыш алып баручы хатын-кызлар күп нәрсә югалтырга мөмкин. Чөнки максат куеп, тормыш өстерәү хатын-кыз өчен түгел. Үз максатына ирешү өчен, нәфис затка барыбер көчле зат ярдәме кирәк. Димәк, алар бер-берсен ­тулыландыру өчен яратылган.

- Барлык ир-атлар да үз артыннан ияртергә сәләтле түгел бит...
- Әлбәттә, андый очраклар юк дип әйтеп булмый, алар киресенчә, еш очрый. Бигрәк тә ир бала әнисе тәрбиясендә генә үскәндә, мондый күренешне күзәтергә мөмкин. Бу безгә сугыш елларыннан калган «мирас», чөнки күп гаиләдә малайлар әтисез тәрбияләнеп, көчле хатын-кызга - әнисенә буйсынып үсәргә мәҗбүр булган. Хатын-кыз күңелендә, ир баланы тәрбияләгәндә, ир-атка карата нәфрәт булмавы, көчле затка хөрмәт белән карый белүе мөһим. Чөнки әтисез малайны кушканны үтәүче, хатын-кызга буйсынучы итеп үстергәндә, аның нәтиҗәсе нинди булачагын күзаллау кыен түгел. Шуңа күрә ир баланы тәрбияләгәндә ир туганнар белән аралаштырсаң, төрле спорт секцияләренә, «Әтиләр клубы»на йөртсәң яхшы.

- Хәзерге заман кызлары кияүгә чыгам дип атлыгып тормый, гаилә корырга җыенганда да яшәр урыны, машинасы һәм яхшы эш урыны булуын шарт итеп куя, тик андыйлар санаулы бит.
- Әлбәттә, ир кешенең гаилә корганда күпмедер дәрәҗәдә матди яктан маясы, эш урыны һәм алга куелган максаты булса, бик яхшы. Тик әлеге матди байлыкны ир кеше үзе туплаганмы яисә ул аңа кемнән дә булса мирас булып күчкәнме - шунысы мөһим. Чөнки булган малны да тота һәм арттыра белү сәләте һәркемгә хас түгел. Тагын шунысын әйтергә кирәк: яшь чакта гаилә корып, максатларга бергәләп ирешкән парлар бәхетлерәк тә була. Мәсәлән, авылда яшәүчеләрдә кияүгә чыгу һәм өйләнүнең зарурлыгы язылмаган канун шикелле. Чөнки андагы тормышны хатын-кызга үзенә генә тарту мөмкин түгел. Алар балачактан гаилә корырга һәм парлы булырга кирәклекне сеңдереп үсәләр. Ә хәзерге заманда шәһәрдә яшәүчеләр башкачарак карый, чөнки шәһәрдә тормышны ир-атсыз да тартып була дигән уй хөкем сөрә. Әмма парлы тормыш алып барганда гына кечкенә генә тоелган уңышлар да чиксез бәхет хисе тудырырга сәләтле.

- Идеаль гүзәл зат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Социальләшү рәвешенә карап, хатын-кызларны дүрт төргә бүлеп йөртәләр.

1. «Хуҗабикә» хатын-кыз. Ул хуҗалык эшләре белән мәшгуль, юа, җыештыра, ашарга пешерә, балаларны, ирне хәстәрли, тик үзе турында онытып җибәрә. Татарларда мондый төр аеруча нык таралган. Бу безнең дин, гореф-гадәтләр белән дә бәйле.

2. «Сугышчы» хатын-кыз. Алар хаклык өчен көрәшүчеләр, гаиләсен яклау һәм саклау өчен көчен кызганмый. Куйган максатына, теләгенә ирешү өчен барысын да эшләргә сәләтле.

3. «Приз» хатын-кыз. Мондый хатын-кызның ире дә, үзе дә яхшы формада, чиста-пөхтә киенгән, балалары да «кәртинкә» төсле. Әлеге гүзәл зат - презентация остасы, ул гаиләсен «Менә без шундый» дигән төсле күрсәтә белә, аларга читтән карап тору үзе бер рәхәт.

4. Илһам чыганагы булган хатын-кыз. Ул әллә ни эшләмәсә дә, гап-гади гамәлләре, ихласлыгы белән аерыла. Мондый гүзәл зат ир кешенең тормышына кыска вакытка килеп киткән очракта гына да, аны әллә нинди максатларга очындырырга, илһамландырырга сәләтле. Андыйларга багышлап, шагыйрьләр - шигырь, композиторлар көй яза.

Әлеге дүрт төрнең һәрберсенең уңай һәм тискәре яклары бар. Хатын-кыз өчен иң яхшысы - әлеге дүрт төрнең «микс»ы булу, ягъни тормышта туган вакыйгалар белән бәйле әлеге төрләрнең берсеннән икенчесенә җайлы гына күчә белү. Шулай эшли алганда, хатын-кыз беркайчан да югалып калмаячак һәм ул күп нәрсәгә сәләтле була. Ә мондый сыйфатлар гөлләмәсенең кайсысыдыр әниеңнән, туганыңнан күчсә, кайсыберсен дусларыңнан күреп үзеңә сеңдерергә яисә махсус тренингларга йөреп өйрәнергә мөмкин.

- Гомерлек тормыш иптәшен сайлаганда, аның турында алдан барысын да белеп бетерү мөмкин түгел. Акыл белән хисләр бер фикергә килеп, җаваплы адым ясаганда ничек хаталанмаска соң?
- Гаилә корыр алдыннан, әлбәттә, кайбер юк кына тоелган нәрсәләргә игътибар итәргә һәм үзеңне алдамый гына түбәндәге сорау­ларга җавап бирергә кирәк:

1. Әлеге ир-атка кияүгә чыккач, аның сыйфатларын һәм гадәтләрен үзеңнең туачак балаңда күрергә телисеңме? Әйе икән, димәк, ул - сезнең кеше.

2. Нинди дә булса бәхетсезлек очрагы туа калса, сайлаган кешең төрле хәлләр аркасында гарип калса, сәламәтлегенә зыян килсә, сукранмый гына тормыш йөген тартырга әзерме? «Әзер», - дип җавап бирәсез икән, ике дә уйламый, тәкъдимне кабул итә аласыз.

3. Булачак тормыш иптәшеңнең исе ошыймы? Ошаса, димәк, сезнең генофон төрле һәм балалар сәламәт туачак. Әгәр ир-ат белән хатын-кызга бер-берсенең тән исе ошамый икән, алга таба низаглардан качып булмый һәм алар гел бер-берсенең ачуын китереп торачак дигән сүз.

4. Динегез уртакмы? Уртак икән, димәк, гомер дәвамында күп кенә ризасызлык тудырырлык хәлләрдән сез азат дигән сүз.

Менә шушы сорауларга җавап биргәннән соң, нинди дә булса карар кабул итәргә мөмкин.

- Мәхәббәтнең гомере ике-өч ел гына, диләр, гаилә тормышының әлеге елларын алганнан соң, калганы бер-береңә түзеп яшәүгә генә кайтып калмыймы?

- Әлбәттә, мәхәббәтнең гомере кыска. Тик гаилә тормышында туган һәрбер вакыйга, яңалык, үзгәреш әлеге тоныклана барган хисләрне яңадан кабызырга сәләтле. Шуңа күрә ир белән хатын гомер дәвамында һәрчак үзгәреп үсештә булганда, гаилә таркалу куркынычы янамый.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading