16+

Нурия Ирсаева: «Фидан – минем гомерлек партнерым булды, хәтта безне ир белән хатын дип кабул итүчеләр дә бар иде»

Татар һәм башкорт тамашачысының яраткан артисты Нурия Ирсаева сәхнәгә чыгуга, зал аны алкышлар белән каршы ала. Ул уйнаган спектакльләр халык күңеленнән җуелмый. Бүген безнең кунагыбыз - Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе Нурия Ирсаева.

Нурия Ирсаева: «Фидан – минем гомерлек партнерым булды, хәтта безне ир белән хатын дип кабул итүчеләр дә бар иде»

Татар һәм башкорт тамашачысының яраткан артисты Нурия Ирсаева сәхнәгә чыгуга, зал аны алкышлар белән каршы ала. Ул уйнаган спектакльләр халык күңеленнән җуелмый. Бүген безнең кунагыбыз - Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге бүләк иясе Нурия Ирсаева.


- Нурия ханым, Сез күп кенә рольләрегез белән тамашачы күңеленә уелып калдыгыз. Үзегез сагынып яши торган рольләрегез дә бардыр.
- Мин аларның барысын да сагынам. "Айгөл иле"ндә - Айгөл, "Галиябану" спектаклендә Галиябану, "Галия"дә - Галия, "Тапшырылмаган хатлар" да - Галия, "Зәңгәр шәл"дә - Мәйсәрә һәм башкалар. Соңгысында сигез халык җыры башкара идем. "Үзебез сайлаган язмыш" та Динә ролен бик яраттым. Яшь кенә булса да зурларча фикер йөртә торган кыз. Ул рольләр әле дә булса минем төшләргә кереп йөдәтә.

- Шундый матур мәхәббәт каһарманнарын уйнаганнан соң өлкән яшьтәге әбиләр образына кайчанрак керергә туры килде?
- Минем һәрвакыт характерлы рольләр уйныйсым килде. Беренче мәртәбә "Ят йолдыз" спектаклендә" Әбине уйнаганда миңа 33 яшь иде. Ул үзем өчен генә түгел, тамашачыга да кызык булды. Аннары режиссер "Кыз урлау"(Уңганбикә), "Сөясеңме, сөймисеңме?" (Фатыйма) спектакльләрендә Әби рольләрен бирде.

- Сәхнәдә үз - үзегезгә куйган тәлабегез...
- Әгәр үзем сөйли торган монологта ямьсез җөмләләр булса, мин беркайчан да аларны тамашачыга карап әйтмим. Начар кешеләр турында да тамашачыга карап сөйләүне яратмыйм. Театрга сәнгать яратучылар гына килә бит.

- Театр артистына җырлый белү дә зур бәхет бит әле.
- Әйе, миңа ярты гасыр сәхнәдә эшләү дәверендә, партнерым Фидан Гафаров белән җырлы рольләр уйнарга насыйп булды. Әмма безне күп файдаланмадылар, дияр идем. Рифкат Исрафилов киткәч. 2 -3 ел рольсез йөрергә дә туры килде.

- Ул чакларда Фидан Гафаров белән Сезнең дуэтка сокланмаган кеше калмагандыр.
- Күп артистлар партнерсыз гомер кичерә. Фидан - минем бик яхшы партнерым булды. Ул минем туганымдай якын кешегә әйләнде. Гомер буе сәхнәдә җитәкләшеп йөрдек. Хәтта безне ир белән хатын дип кабул итүчеләр дә булды.



- Сәхнәдә партнерларыгыз белән кичергәннәрне тормышта кичерергә туры килмәдеме?
- Төрле кичерешләр булды. Тормышта яраткан кеше тарафыннан хыянәт тә, көнләшү дә күрдем. Яшь чакта нахак сүзләр йөрәкне әрнетә иде. Аннары әкренләп күнегә башладым. Беркайчан да "син минем турыда сөйләгәнсең" дип вакланып йөрмәдем.

- Әгәр гомер ике килсә, сез үз язмышыгызның кабатлануын теләр идегезме?
- Мин шул ук язмышны кабатласам да, кайбер нәрсәләрне үзгәртер идем. Әгәр артист һөнәрен сайласам, шул тикле театрга бирелмәс идем. 50 яшьләрдә туктап, һөнәремне режиссерга алыштырыр идем. Ул эшне бик яратам мин.

- Сез ярты гасыр буе төрле образларны үз йөрәгегез аша үткәргәнсез. Һәр әсәргә үз карашыгыз бар. Берәр театрда спектакль куеп карарга теләгегез юкмы?
- Мин ун ел элек Стәрлетамакта "Галиябану" ны, сигез ел элек Туймазыда "Яшь йөрәкләр"не куйган идем. "Галиябану" ны бүген дә уйныйлар, халык яратып йөри.

- Нурия ханым, Мәскәү киностудияләре төшергән "Возвращение чувств" һәм "Двое на земле" дигән фильмнарда да төшкәнсез. Соңыннан аларны зәңгәр экраннардан караганда ничек кабул иттегез?
- Мин ул фильмда төшүнең алымнарын ахыргача аңлап җиткермәдем. Сәхнәдә уйнаганда бөтен көчеңне саласың, ә биредә экранга карап сөйләргә кирәк. Киноны караган чакта ярыйсы гына килеп чыкканын күргәч сөенеп куйдым. Әмма мин үземә һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Шулардан соң тагын ике фильмга чакырганнар иде, әмма гастрольләрдә булу сәбәпле, бара алмадым.

- Ничек уйлыйсыз, театр артистына матурлык күбрәк кирәкме, әллә талантмы?
- Минемчә, сөйкемлелек белән талант кирәк. Әгәр артист нинди генә матур булмасын, аның таланты юк икән, тамашачы аны кабул итми.

- Талантыгызга баш июче җитәкчеләр дә булмый калмагандыр. Сезнең яшәешегез белән кызыксынып, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булмадымы?
- Бервакытта да: "Син күп эшлисең, ярдәм кирәк түгелме?" дигән сүз ишетмәдем. Үзем дә соранып йөрмәдем. Барысына да үз көчем белән ирештем.

- Гомер буе беркемгә дә сөйләмичә йөрткән серегез бармы сезнең?
- Минем андый сөйләргә оялган серем юк шикелле. Сереңне ачарлык сердәшләр дә күп булмый бит.

- Бүгенге көндә җәмгыятьтә сезне нәрсә борчый?
- Тирә-юньдәге битарафлыкны күрә алмыйм. Кешеләрнең туң йөрәкле булуына борчылам. Үзем урамда исерек йоклап ятса да, аны барып уятырга оялмыйм.

- Артист халкының тормышында төрле кызык хәлләр дә еш була. Шуларның берәрсен искә алсагыз иде.
- Бервакыт әти- әни исән чагында, алар белән 9 май көнне Агыйдел буена төштек. Кичке җиденче яртыда минем театрда спектакль уйныйсым бар икәнлеге искә төште. Башланыр алдыннан йөгереп килеп җиттем, әмма онытылуымны кызларга сөйли торгач, сәхнәгә соңга калып чыгарга туры килде.

- Кызыгыз Гөлназда да сәнгаткә карата мәхәббәт уяткансыз. Бүген ул нәрсә белән шөгыльләнә?
- Ул сигез ел театрда эшләгәннән соң китеп барды. Бүгенге көндә радиода режиссер һәм тавыш операторы буларак тапшырулар әзерли. Ике оныгым үсеп килә.

- Урамда йөргәндә танылган артистны күреп сокланып карыйлар. Яныгызга килеп кызыксынучылар да булмый калмыйдыр...
- Үземне бик танытмаска тырышсам да, игътибар итәләр. "Сез яраткан артистыбыз", диләр, яшем белән кызыксыналар. Урамда чәчәк биреп китүчеләр дә бар.

- Сезнең гастрольләрне Казан тамашачысы көтеп ала. Үзегез Татарстанга килгәндә нинди хисләр кичерәсез?
- Безне Казанга килеп төшүгә һәрвакытта бөтен коллектив каршы ала. Һәрберебезнең дуслары бар. Ахирәтем Наилә Гәрәева белән очрашкан саен сөйләшеп сүзебез бетми. Безнең театрлар кебек тату, дус коллективлар башка юктыр ул.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ҡайсан Ҡазанға киләһегеҙ ,гастроль менән ,көтәбеҙ һағынып.

    Мөһим

    loading