16+

Майя Хухунашвили: «Берәр милләт егетенә гашыйк булган кызлар йөри безгә»

Тел бетсә, милләт тә югала. Нинди генә милләттән булуыңа карамастан, туган телеңне кадерләп сакларга, аны үстерергә кирәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшләп килгән күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең дә төп бурычы шуннан гыйбарәт. Якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунаш­вили белән әңгәмәбез шул хакта. - Майя Мануиловна, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе кайчан һәм ничек оешты?...

Майя Хухунашвили: «Берәр милләт егетенә гашыйк булган кызлар йөри безгә»

Тел бетсә, милләт тә югала. Нинди генә милләттән булуыңа карамастан, туган телеңне кадерләп сакларга, аны үстерергә кирәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшләп килгән күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең дә төп бурычы шуннан гыйбарәт. Якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунаш­вили белән әңгәмәбез шул хакта. - Майя Мануиловна, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе кайчан һәм ничек оешты?...

Тел бетсә, милләт тә югала. Нинди генә милләттән булуыңа карамастан, туган телеңне кадерләп сакларга, аны үстерергә кирәк. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында эшләп килгән күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең дә төп бурычы шуннан гыйбарәт. Якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунаш­вили белән әңгәмәбез шул хакта.

- Майя Мануиловна, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе кайчан һәм ничек оешты?
- Узган елны мәктәбебез 20 еллыгын билгеләп үтте. Ул I Татарстан халыклары съезды нәтиҗәсе буларак оешты дип әйтергә була. Корылтай төрле халыкларның милли-мәдәни автономияләре алдына туган телләрен өйрәнү, сак­лау бурычын куйды. Аңа кадәр шәхси башлангыч нигезендә туган телне өйрәнү буенча берничә бүлек кенә эшли иде. Без исә аны аерым бер мәгариф структурасы итеп үстерергә булдык. Бүгенге көндә күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә 17 милли бүлек эшли. Гомумән алганда, аларның саны - 22, биш бүлек иҗади юнәлештә эшләп килә. Укучыларыбызның саны 400гә җитте. Мәктәп өстәмә белем бирү системасына кергән, мәктәпнең гамәлгә куючысы - Казан шәһәре мәгариф идарәсе. Бездә уку - түләүсез.

- Татарстан халыклары ассамблеясы составында бүген 36 милли-мәдәни оешма барлыгын истә тотканда, бөтен милли оешманың да уку бүлеге әлегә юк булып чыга...
- Кызганычка, шулай. Ачылган бүлекләр дә кайвакыт эшләп китә алмый. Йә балалар йөрми, йә аларны укытырга педагоглар табып булмый. Бу эшне милли оешмалар хәл итәргә, ата-аналар белән сөйләшүләр алып барырга тиеш. Татарстан халыклары ассамблеясы да, Халыклар дуслыгы йорты да безнең партнерлар булып тора. Мәктәбебез дә Дуслык йортында урнашкан. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә дәреслекләр алабыз, матди-техник базабыз яңартылып тора. Фестиваль, бәйгеләр, слетлар уза. Ел саен каникул чорында күпмилләтле җәйге лагерь эшли. Узган ел 350 бала ял итте. Анда, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучыларыннан кала, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы этно-мәдәни компонентлы һәм күпмилләтле мәктәпләрдә белем алучылар да ял итә. 2007 елдан бирле эшләп килгән лагерьның төп максаты - мәдәниятара диалог, турыдан-туры аралашу ярдәмендә төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу.



- Татарстан халыклары ассамблеясы утырышында чыгыш ясаганда, сез, кадрлар проблемасы бар, дип белдергән идегез. Ул проблема ничек хәл ителә?
- Укытучылар коллективы шулай ук күпмилләтле. Барысы да белгечлекләре буенча педагог­лар. Элек укытучы итеп телне белгән кешене чакыра идек. Иң мөһим таләп телне белүе иде. Хәзер исә бары тик укытучы белгечлеге алган кеше генә белем бирә ала дигән таләп бар. Читтән чакырып китерә алмыйбыз, бездә аның өчен штат юк. Шуңа да укытучыларыбыз сәгатьләп эшли, хезмәт хакы бик аз, аларга социаль пакет каралмаган. Тулай торак белән дә тәэмин итә алмыйбыз. Шуңа да милли-мәдәни оешма үзенең бүлеген ачарга ниятли икән, беренче чиратта педагог табарга тиеш була. Бу күп кенә оешмалар өчен проблема булып тора, бүлек булдырасылары килә, ә укытучы таба алмыйлар. Икенче бер проблема да бар: укытучысы табылырга да мөмкин, әмма аның якшәмбе көнне аз гына акчага укытасы килми. Бездә эшләүче педагогларның барысының да төп эшләре бар, монда да килеп укыталар. Мин аларны миссионерлар дип әйтәм. Алар үз туган халкы алдындагы ­миссияне үтиләр. Моны аңлаган кайбер педагогларыбыз Казанның югары уку йортларында укытучы һөнәрен дә үзләштерде. Әйтик, әфган телен укыта торган егетебез белеме буенча юрист, хәзер ул психология һәм педагогика курсларында укый.

- Мәктәпнең кайсы бү­лекләре аеруча популяр?
- Чуваш, әзәрбайҗан, грузин, төрек, әфган, гарәп бүлекләре актив эшли, корея бүлеге популяр, аны чит тел буларак та укучылар күп. Быел бурят, вьетнам бүлекләрен ачтык. Украин бүлеге кабат эшли башлады.

- Билгеле бер бүлеккә шул телне, культураны өйрәнергә теләгән башка милләт кешеләре дә йөриме?
- Андыйлар да бар. Күбесенчә алар катнаш гаиләдән булып, тормыш иптәшләренең телен өйрәнергә килә­ләр. Берәр милләт егетенә гашыйк булган кызлар да йөри безгә. Грузин бүлегенә берничә ел рәттән Грузиягә ял итәргә барган ханым йөри, аны грузин теле, мәдәнияте кызыксындыра. Әтисе бер кечкенә малайны грузин бүлегенә алып килде, үзе милләте буенча - грузин, хатыны татар икән. Кавказ биюләре популяр булганлыктан, аны өйрәнергә 14 төрле милләт баласы йөри.

- Бию дигәннән, сез иҗади чараларда да актив катнашасыз бугай?
- Халыклар дуслыгы йортында узган һәр бәйрәм, концертта катнашабыз. Халыкара туган тел көнен һәр елны билгеле бер тематикага багышлыйбыз. Узган ел грузин шагыйре Шота Руставелиның «Витязь в тигровой шкуре» поэмасына 800 ел булды, шул уңайдан әлеге әсәрне ун телдә укыдык. Быел чуваш шагыйре Петр Хузангайның 110 еллыгын билгеләп үттек. Аның шигырьләрен балалар 14 телдә укыды. Шул рәвешле балаларыбыз башка милләт кешеләре турында да белеп үсә.

- 22 апрельдә узачак зур чара - Татарстан халыкларының өченче корылтае турында искә алмасак, әңгәмәбез тулы булмас.
- Икенче корылтай 2007 елда узган иде, анда милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе Татарстан халыклары ассамблеясы итеп үзгәртелде. Аның җитәкчесе итеп Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде. Шуннан соң ассамб­леяның статусы да күтәрелде. Милли-мәдәни оешма җитәкчеләре Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча советы, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзалары булып тора. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән актив хезмәттәшлектә торабыз. Район-шәһәрләрдә Татарстан халыклары дуслыгы йортының филиаллары эшләп килә. Татарстан халыклары ассамблея­сы утырышларында әлеге министрлык, ведомство вәкилләре дә катнаша. Һәрдаим этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча мониторинг уздырылып килә. Ике съезд арасындагы дистә елда Иҗтимагый оешмалар белән дәүләт арасында партнерлык мөнәсәбәтләре барлык­ка килде. Татарстанда милли сәясәт өлкәсендә бай тәҗрибә тупланды. Шуның белән ул башкаларга үрнәк тә булып тора. Өченче съездда боларның барысы да искә алыныр, нәтиҗәләр ясалыр, киләчәккә алга таба үсәргә бурычлар куелыр дип уйлыйм. Республикада 173 төрле милләт вәкиле яши, 36сының гына үз милли-мәдәни оешмасы бар. Башкаларның да үз оешмасын барлыкка китерү, берләшү, дус гаиләгә керү теләге барлыкка килер дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading