16+

Ләйсәнә Садретдинова: «Үземне җиңү көч бирә»

Әгәр дә аңа күп йөргәннән түгел, күп күргәннән сора, дисә­ләр, Ләйсәнә Садретдинова бу уңайдан, өйдә утырып кына ни эшләмәкче буласың, әнә бүрене дә аяклары туйдыра, дип, үзенекен аяк терәп исбат итәр иде шикелле.

Ләйсәнә Садретдинова: «Үземне җиңү көч бирә»

Әгәр дә аңа күп йөргәннән түгел, күп күргәннән сора, дисә­ләр, Ләйсәнә Садретдинова бу уңайдан, өйдә утырып кына ни эшләмәкче буласың, әнә бүрене дә аяклары туйдыра, дип, үзенекен аяк терәп исбат итәр иде шикелле.

Әйтерлеге бар, чөнки «Халкым минем» тапшыруында эшли башлавына гына да ун елдан артып китте.

Үзбәкстан, Казахстан, Украина, Польша, Эстония, Латвия, Литва, Румыния, Белоруссия, Венгрия, Чехия, Кытай - чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребез янына илткән юлларының беркадәре генә әле болар. Шуңа да юл йөрүдән мәңге бизмәс коллегабызны Казанда өйдә туры китерү дә кемгәдер кайвакыт булмастай эш кебегрәк күренергә мөмкин. Ун бармагына 15 һөнәр дип нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләр дә инде. Үзе мөхәррир дә, журналист та, алып баручы да, оператор да, режиссер да, монтажлаучы да...

Хәтта ки тавыш операторы да булырга туры килә бу ханымга. Җитмәсә, кайчандыр Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган рәссам, педагогика институтын тәмамлаган укытучы да бит әле үзе. Ни булса ул, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ләйсәнә Садретдинованың хезмәт нәтиҗәсе болай да барыбызның күз алдында. Шуңа да аның белән очрашкач, нигәдер эштән биг­рәк, үзе турында сораштырасы иттем.

«План дигән нәрсә холкымда юк»

- Ләйсәнә, синең ритм белән яшәүчеләрне, элеккеге гадәт буенча, бишьеллыктан бишьеллыкка яши дип әйтеп булмый. Кичтән билгеле булса, иртән юлга чыгып китүеңне чамалавы кыен түгел. Шулай да тормышыңны ничек көйлисең: командировкадан командировкагамы, тапшырудан тапшыругамы?
- Чыннан да, элек шушы сәяхәткә генә барып кайтам да, аннан монысын болай итәрмен, тегесен эшләрмен дип уйлый идем. Менә шунда гына барып кайтам да дип, нидер булыр сыман көтә идем. Бер заманны шундый уй башка килде: теге сәяхәттән бу сәяхәткә дип әйтү ул дөрес түгел, мин шунда яшим бит дим. Минем тормышым, гомерем шунда уза икән бит. Кайтам да болай итәм дигән әйбер юк икән ул. Бер әйберне аңладым - яшәсәң, шул мизгелдә яшәп каласың. Хәзер шушы халәтне тоярга тырышам. Шушы фикергә килгәннән соң ипләберәк, башкачарак эшли, яши башлыйсың икән. Элек йөгереп бара идек тә, дөбер-шатыр эшләп тизрәк кайту ягын карый идек. Әзрәк шунда яшәүнең дә тәмен белә башладым. Чынлап та, бу сәяхәтләр - минем тормышым, һәм ул тәмле итеп узарга тиеш. Аннан Казанга кайткач та, таң ата да кич була димәслек итеп, ниндидер план төзергә кирәк икән. Әмма минем холкымда юк бу план дигән әйбер. Моның өчен әзрәк үземне тиргим дә.



- Дөньяны объектив аша күзәтеп йөрисең, мәгълүмат шуның кадәр күп. Мәгънәле дә, матур да булсын дип материал туплыйсың, ә ял иткәндә күңел күзең нәрсә эзли? Чираттагы ял җитүгә, синең тагын нидер күрәсең килә башлыймы, әллә бернигә карамый, ял итәсеңме? Ял итүеңнең үз «ырымы» бармы?
- Тапшыру төшерергә бару миңа рәхәтлек бирә. Кәеф беткән чак булып, үземне эшкә этеп-төртеп чыгарып җибәрәм икән, йолдыз тоткандай кайтам. Үземне җиңү миңа көч бирә. Дөресен генә әйткәндә, була шундый вакыт, нык арылса, елыйсы килә башлый. Күрәсең, арыганлык эчке халәткә күчәдер инде. Эт булып арыгач, минем тауга менәсе килә башлый. Гап-гади тау. Әз генә калкулык та ярый. Шунда утырып кына алсам да җитәр күк. Нәрсәдер бу - мин моны бүгенге көнгә кадәр аңлап бетерә алмыйм әле. Калкулыкка менеп, панораманы күзәтәсем килә. Шуңа күрә, кая барсам да, калкулык эзлим.

Ә инде ялга китсәм, берни уйламыйча ял итәм. Ни өчен диңгездә ял итәргә яратам? Кояш, су... Бер тапкыр Пятигорскига ял итәргә бардык. Фотоаппаратны махсус калдырып чыктым. Үз күзем белән күреп кайтыйм әле дип. Юкса йә камера, йә фотоаппарат бит инде кулда. Ял итәсең икән, бөтен әйбереңне калдырып кит. Хәзер телефонны да калдырам. Ялгызлыкны бик яратам һәм аңардан курыкмыйм. Мин аңардан кәефләнәм. Билләһи. Үзем генә калганда, рәхәтлек кичерәм. Озакка китсә, анысы да дөрес әйбер түгел, билгеле. Минем һәрвакыт ясала башлаган картинам бар. Мастихинның кулдан төшкәне юк дисәм дә була. Чәчәкләр ясыйм.

- Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал, дибез икән, тапшырулар эшләгәндә үзеңнең «мыекка» чорный барырлык нәрсәләр дә булмый калмыйдыр.
- Туган җанлы, олы нә­селләргә сокланам. Мин өйдән иртә чыгып киттем. Әниләр, әбиләр исән чакта туганлык җепләренең барысын да барлый алмый калдым. Тагын бер нәрсә - әйтик, менә безнең Баланлы Бүләктә нигез бар. Шунда әти янына кайткач, рәхәт булып китә. Мин исә шәһәр фатирына килен булып төштем. Шәһәр фатирында нигез була алмый. Безнең үзебез корган нигез юк. Нигәдер минем улымның да нигезе юктыр сыман. Шуңа да үз йортымны төзеп, баланы нигезле итәсем килә. Менә шушы нигезнең кирәклеген мин чыннан да йөри-йөри аңладым. Соңгы бер ун елда җир турында, үз нигезем турында хыялланам. Ходай юлын чыгарыр дип уйлыйм. Хан сарае кирәкми, бер верандасы булган зур бүлмә җитә. Улым өйләнер дә ике кыз оныгым белән шунда рәсем ясап көн уздырырбыз дип хыялланам. Бик яратам җир эшен дә. Чәчәкләр... суган түтәлләре... Минем хыялымда бу...

Төпле нәселләрдән ак көнләшү белән көнләшәм, нәсел тоткасы булган ир-атларга сокланам. Андыйларның туганнары да шуның сүзен тыңлар өчен җыела, аңа киңәшкә килә. Шул нәрсә җитми тормышымда. Ә андый кешеләр бар. Әле күптән түгел Балтач районының Бөрбаш авылында Җәлил хәзрәт белән тапшыру эшләп кайттым. Менә авторитет! Нәсел генә түгел, бөтенесе аңа карап тора... Мин әти яклап бабайны күреп калдым. Менә ул да тормышның тоткасы булгандыр дим. Чөнки бабай безнең өчен чынлап та авторитет иде. Күп балага мин гомергә кызыкмадым, әмма ишле бала табып тәрбияләп үстергән хатыннарга сокланам. Аларның балалары да дөрес тәрбия алып, бер-берсенә ярдәм итеп үсә. Үрнәк бу. Мин һәрвакыт моңа шаккатам. Алар да сирәк.
Кайвакыт бик затлы җир­ләрдә булып кайтабыз. Әмма һәрберсенең сандыгында бер «авыр» нәрсә очрый. Берсе булса, икенчесе юк. Тигезлек юк икән тормышта дип куям. Сөйләшә башлыйсың, ниндидер бер китек килә дә чыга. Әмма шул көйгә дә гаиләсен шәп итеп, ялт иттереп күрсәтә белгән «артист» хатыннар да бар. Аларга да сокланам. Бәлкем ул дөрестер. Чүпне тышка чыгармау да сәләттер. Зур гаилә тотканда мондый «шомарту» кайбер вакытта кирәктер дә. Чөнки алар шуның белән гаиләне саклап кала.

«Үпкәли белмим»

- Экранда син нигәдер идеаль хатын-кызга караганда, күбрәк ир-затларын күрсәтүне алга сө­рәсең түгелме?
- Чыннан да шулай. Әйткәнемчә, гаиләне ир-ат тота. Бер хәзрәткә: «Гаиләнең тоткасы ир-атта бит? - Ә нигә кайбер гаиләләрдә хатын-кыз, кайберләрендә ир-ат алда», - дип сорау биргән идем. «Бөтенесендә дә хатын-кыз рулит. Кияүгә чыккач, хатын-кыз бер биш ел иренең артында тора. Биш ел сыный да арттан этә-төртә башлый теге ирне. Ир алга чыгарлык ир икән, ул баш була, ә булырлык түгел икән, теге хатын мәҗбүр була алга чыгарга», - ди. Бу сүздән соң озак уйландым. Чыннан да шулай бит бу. Чын дөресе шул, кыз бала әтисен күреп үсәргә, ир бала әнисен күреп үсәргә тиеш. Шул вакытта ул белә - гаиләне ничек тотарга. Әгәр дә безнең кебек әтисез үскәнсең икән, мин каян белергә тиеш моны?! Безнең гаиләдә, мәсәлән, әби беренче булды. Тормышта әби хуҗа иде. Безгә эшне дә әби бүлде.

- Димәк, тормыш сабак­ларын да күбрәк Зөләйха әбиеңнән алдың?
- Чыннан да, әби тәрбиясе бездә. Без әти алдында утырып үсмәдек. Мин беренче сыйныфка кергәндә, әти белән әни аерылыштылар. Безне, өч баланы, әби белән әни үстерде. Мин төпчеге. Әби, ашаганда, ризыкны калдыруны да өнәми торган иде. «Бәхетеңне калдырма, өлешен калдыр­ган кеше бәхетсез була», - ди иде. Ризыкны бервакыт калдырмадым. Хәтта ападан, абыйдан калганын да мин ашап бетерә торган идем. Бик тырыштым. Шуңа да үземне бәхетсез димим, әлхәмделиллаһ, бик бәхетле. Бу болай гына әйтә торган сүз түгел.

Апаның үпкәли торган гадәте бар иде. Әби, бәхетсез кеше генә үпкәли, дип кисәтә иде. Мин шуны башка сеңдергәнмен: үз гомеремдә үпкәләгәнем юк. Әби ярар дигәнне яратты. Ни кушса да, ярар дип әйтә идем. Ул дөрес булган. Син аны үзеңчә эшлисең, әмма ярар дип әйтеп кую кирәк. Шуңа да гомер буе «ярар» дия-дия эшләдем. Вәгъдә итәм икән, ярар дим икән - эшлим. Гаиләдә дә, күрәсең, бөтен вакытта да ярар дигән булсам, анысы да бүтәнчәрәк киткән булыр иде.
Әби тиз эшләгәнне ярата иде. Мин тузан сөртеп, карават асларына кереп азапланмыйм, ялт иттереп тиз генә юып куям. «Ул ялкау, ашык-тошык кына эшли», - дип, апа мине әләкли. «Үскәч бәхетле була ул», - ди иде әби. Ул барын да яхшыга юрады.

- Улың Искәндәргә 27 яшь. Ул ни белән мәшгуль? Аның белән уй-фикерләрегез бер яссылыктамы?
- Ул бөтенләй икенче төрле. Килешү бик сирәк. Ул килешә, чөнки мин аның әнисе. Минем тәрбия - кем эшләми, шул ашамый, ягъни эшне алга сөрәм. Без шулай үстек. Алар бүтәнрәк. «Синең кебек эшләгән кеше бай яши алмый. Эшләп баеп булмый», - ди улым. Бәлкем ул хаклыдыр да. Педагогика университетын тәмамлады. Аның үзенең дә телевидениедә «Казан буйлап» дигән сәхифәсе бар. Килешү буенча эшли. журналистикага бик исе китми. Гәрчә бар яктан килгән булса да - кыяфәте бар, теле бар - татарчасы, русчасы, инглизчәсе дигәндәй. Ә төп эше Казансу буендагы рестораннарда музыкаль шоулар ясау, кунаклар чакыру белән бәйле.

- Ләйсәнә, бик өзгәләнгән чакларда нишлисең?
- Елыйм. Хатын-кыз ла мин. Күбрәк балам өчен өзгәләнәм. Ул дөрес булмаган эш эшләсә, аяк астыннан җир китә. Вакытлы-вакытсыз шалтыратса да «жу» итеп куям. Мин әнигә: «Синең өч бала булгач, җиңелрәк булгандыр әле ул. Ни өчен бала өчен курку хисе авыр икән ул? Бер генә бала булгангамы?» - дигәнем булды. «Мин өчләтә өзгәләнәм», - дигән иде, мәрхүмә. Көн саен баламның бәхетле, сәламәт булуын телим. Ул инде үз тормышы белән яши.
Бик ярсыган чакларым­да, өй җыештырам, ремонт ясыйм. Ничек эшләп ташлаганны үзем дә сизми калам. Ризыкны тиз пешерәм. Эшләмичә өйдә утырган хатыннарны гомумән аңламыйм.

- Йомшак ягыңмы инде бу?
- Анысы башка - иртән торырга яратмыйм. Иң авыр әйбер бу минем өчен. Көчле ягым - эшне җиренә җиткереп эшләү, булдыра алганча, үз өстемә өеп алу. Әгәр эшләнми икән, ул инде калды дигән сүз.

- Менә син план белән яшәмим дидең, шулай да, могҗиза булып, Ходай тагын бер гомер бирсә, тормышыңа нинди төзәтмәләр кертер идең?
- Без гомер буе хаталар ясыйбыз, аннан шуларны төзәтәбез. Тормышны аңлап яшәү шәхсән миндә 40 яшьтән соң булгандыр. Бу чорда инде барын да уйлап эшли башлыйсың. Әгәр тагын гомер бирелсә, әлбәттә, башкача яшәр идем. Әнине ныграк кадерләр, аны ныграк аңларга тырышыр идем. Аның гомере кыска булды. 65тә бакыйлыкка күчте. Миңа 39 яшь иде ул чагында. Әнине озаткач, рухи яктан хәерчеләнеп, бушап калдым. Дөрес, ул минем белән горурланып яшәде. Әмма мин аны тиешенчә хөрмәтләргә өлгермәдем. Ул вакытта «Халкым минем»нең беренче тапшыруын эшләп бетергән идем, әмма әни аның эфирга чыгуын күрә алмады. Шунысы үкенечле.

Әни җырлый иде, ә әти гармунда уйный безнең. Әтигә хәзер 76 яшь, ул әле дә без туган Баланлы Бүләк авылы (Азнакай районы) урамнарын тутырып гармунда уйный, җырлый. Әни гомер буе әтине яратты. Бергә яшәмәсәләр дә. Кешене болай нык яратыр­га ярамыйдыр дип уйлаганым да булды. Җитмәсә хатын-кыз­ны «слабый» дигән булалар. Каян көчсез булсын - иң көчле зат ул бичара...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading