16+

Ләйлә Фазлыева: «Хәйриянең модага әйләнүен куркыныч димәс идем: моның уңай якларын күрергә кирәк»

Октябрь аенда Татарстан Президенты каршындагы Хәйриячелек сораулары буенча республика советы оешуга 10 ел тула.

Ләйлә Фазлыева: «Хәйриянең модага әйләнүен куркыныч димәс идем: моның уңай якларын күрергә кирәк»

Октябрь аенда Татарстан Президенты каршындагы Хәйриячелек сораулары буенча республика советы оешуга 10 ел тула.

Әлеге ун ел безне башкаларның әрнүен һәм хәсрәтен бүлешергә, игътибарлы һәм шәфкатьле булырга өйрәтте, бердәмлектә сынады. Татарстанда хәйрия турында сүз чыккач, «Без хәзер башка» дигән сүз торган саен ешрак кабатлана. Татарстан өчен изге гамәлләр нәрсә ул? Президентның социаль сораулар буенча ярдәмчесе Ләйлә ФАЗЛЫЕВА белән «ШК» хәбәрчесе шул хакта сөйләште.

- Хәйриячелек турында көн дә сөйләргә кирәк. Балалар бакчасында, уку йортларында, өйгә кайткач әти-әниләргә, әби-бабайларга... Аның турында күбрәк сөйләгән саен, кыйммәте арта бара һәм анда катнашучылар саны да арта, - ди Ләйлә Фазлыева, «Хәйриячелек турында сөйләргә түгел, аны эшләргә кирәк», - дигән сүзләргә җавап итеп.

- 10 еллык юл. Ул нинди булды: тигез генә бардымы, каршылыклы булдымы?
- Бу зур башлангычлар һәм эзләнүләр юлы булгандыр, минемчә. Хәйриячелек тарихы гасырлар белән исәпләнә. Россиядә дә хәйриячелек тарихы күптәннән языла. Ә аның Татарстанда яңа заманда киң колач җәюе Беренче Президент Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле. Ул 2006 елда иҗтимагый форум кысаларында Хәйриячелек эшчәнлеге сораулары буенча республика советы төзү идеясеннән башлана. Димәк, ул вакытта бу хакта дәүләт дәрәҗәсендә сөйләү кирәк булган. Минтимер Шәймиев, вакытында аның әһәмиятен күзаллап, Хәйриячелек елы игълан итте. Эзләнү юлы шуннан башлана да инде: эш механизмын уйлау, проектлар эзләү, чыганаклар эзләү, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне барлау...



Эзләнүләр әле бүген дә тукталмый. Чөнки вакыт белән бергә бөтен нәрсә үзгәрә. 2016 елгы Татарстан ул 2006 елгы Татарстан түгел. Хәтта халыкның характеры, фикерләве дә башка. 2006 елда мәгълүмат кыры да башка иде. Бүген интернет һәм социаль челтәрләр роле үсте, без башка мәгълүмати киңлектә яшибез. Кешеләр бер-берсенә торган саен ешрак интернет аша мөрәҗәгать итә. Халык ярдәмне шунда тәкъдим итә һәм шунда ярдәм эзли, димәк, эш механизмнарын үзгәртергә кирәк.

Бездә медицина белән бәйле хәйриячелек җайланган инде. Татарстан халкы башка кешенең сызлану, хәсрәтенә игътибарлы. Авыру кешегә ярдәм сораган очраклар беркайчан да игътибарсыз калмый. Монда механизмнар көйләнгән. Хәзер мәдәни проектларга игътибарны арттырабыз. Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен төзекләндерү, Ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзү - агымдагы зур проектлар шулар.

Ә ун еллык юлның иң матур нәтиҗәсе - үзебезнең үзгәрүебез. Без башка. Шәфкатьлерәк һәм кеше хәленә керә белүчән.

- Тик хәйриячелек бит ул кеше хәленә керә белү генә түгел, җаваплылык та әле.
- Әйе. Бу сукмакка бер баскан кешегә кирегә юл булмыйдыр дип уйлыйм. Дөрес, хәйрия эшенә, әрнү-сызлау, ярдәмгә мохтаҗлык күренешләренә күнегеп булмый. Чөнки һәр тарих артында кеше язмышы ята, һәр язмышны хәйрияче яңача кичерә. Бизнес кайчан социаль җаваплы була башлый? Җитәкче һәр бизнесның асылында кеше икәнлеген аңлагач. Изге гамәлләр коллективны берләштергәнлеген күргәч. Бу инде республиканың күп кенә предприятиеләренең корпоратив этикасына әйләнде. «Татнефть», «Таттелеком», «Бәхетле», «Нижнекамскнефтехим», Вертолет заводы, Горбунов исемендәге КАПО - барысын да санап бетереп булмый. Бу компанияләр хәйриячелек тарихында «алтын»га әйләнде инде, чөнки изге эшләр аларда бер көнлек кенә гамәл түгел, ә тормыш рәвеше. Бу профсоюз эшләреннән башлап мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту, республика акцияләрендә актив катнашуга хәтле. Бу әлеге компанияләрнең табышлы булуыннан гына тормый, бу шунда эшләүчеләрнең башкаларга да шатлык бүләк итәсе килү теләге зур булуын дәлилли.



- Акча дигәннән. Ничектер хәйриячелек белән байлар гына шөгыльләнергә тиеш дигән фикер яши. Шуның белән беррәттән без әле «Кол Шәриф» мәчете төзелгәндә пенсия акчаларын туплап китергән әби-бабайлар, үзенә калдырмый балалар хакын хаклаган Әсгать Галимҗанов тарихларын беләбез. Андыйлар күпме?
- Бик күп. «Ел хәйриячесе» конкурсында «Физик затлар» дигән аерым номинация бар. Әсгать абый, гомумән, хәйриячелек символы ул. Аңа куелган һәйкәл дә Россиядә прототибы булган бердәнбер һәйкәл. Гадәттә, андый һәйкәлләр җыелма образлардан туплана.

Пенсионер әбиләр исә үзләре яшәгән җәмгыятьне яхшырак итәргә, дәүләткә ярдәм итәргә тели. Чөнки алар инде озын гомер яшәгән, күпне күргән, тәҗрибәләре зур. Алар авыр вакытта берәрсенең ярдәме бик урынлы булып куюын, аның әһәмиятен белә. Массакүләм мәдәни һәм спорт чараларында да бик актив катнашалар, чөнки тормышның бәясен беләләр.
Ә инде интернет челтәрен актарсагыз, яшьләр белән бәйле хәйрия чараларының күплегенә игътибар итәчәксез. Студентлар, мәктәп укучылары кемгә дә булса ярдәм итү максатыннан тиз генә төркемнәргә берләшәләр. Акча гына түгел, эш белән дә ярдәм итүчеләр бар. Өлкәннәрнең ишегалдын көрәү, тәрәзәләрен юу һәм башкалар... Җәйге практика акчаларын җыеп, «Малютка» приютына памперслар алып илтүчеләрне беләм.

Алар моны кемдер кушканга түгел, үз ихтыярлары белән эшли. Кешене шәфкатьлелеккә мәҗбүр итеп булмый. Чөнки «шәфкать» һәм «мәҗбүри» сүзләре янәшә тора алмый.

- Ә Президент Рөстәм Миңнехановның бу эшләр белән шөгыльләнергә вакыты каламы?
- Ул бу эшләр белән ниндидер мөһим эшләрдән бүленеп түгел, ә даими шөгыльләнә. Ышаныгыз: Хәйриячелек буенча республика советы оештырган бөтен акцияләрне Рөстәм Нургалиевич шәхсән күтәреп ала. Шактый чараларны ул үзе тәкъдим итә, инициаторы булып чыга. Президентның бер үзенчәлекле ягы бар: ул шатлык бүләк итәргә ярата. Бер генә мизгелне искә төшерик: Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында «Пилигрим» тамашасын аның теләге буенча республиканың төрле почмакларыннан балалар килеп бушлай карады. Алар өчен бу шулхәтле зур вакыйга булды. Ә «Мәктәпкә җыенырга булышырга ярдәм ит» акциясе. Ел саен без беренче сыйныфка баручы күпме балага букча тутырабыз! Президент үзе дә шәхси хезмәт хакыннан берничә дистә балага букча тутырта. Аның исеменнән мин даими рәвештә картлар йортларына йөрим, анда яшәүче әби-бабайлар белән очрашам. Президент һәрвакыт һәр очрашу турында аерым сорый, бүләкләрен җибәрә.

Гомумән, ул өлкәннәр, балалар һәм күпбалалы гаиләләргә бик игътибарлы. Аның өчен алар - һәрвакыт ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗ кешеләр категориясе. Ул бит быел Дәүләт Советына еллык юлламасын да күп балалы гаиләләрне санаудан башлады, игътибар иткәнсездер. Чөнки Президент гаиләнең дәүләт нигезе, тотрыклыгы икәнен әйбәт аңлый. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бүген һәм министрлыклар һәм ведомстволар күпбалалы гаиләләр, өлкәннәр белән эшләүгә зур игътибар бирә.

- Ләйлә Ринатовна, бер әңгәмәсендә актриса һәм хәйрияче Чулпан Хаматова: «Хәйриячелек бүген модага әйләнде. Һәм бу куркыта», - диде. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?
- Чулпан Хаматованың, әлбәттә, мондый фикергә хакы бар. Ул озак еллар хәйриячелек белән шөгыльләнә, эшенең нәтиҗәсе дә күз алдында. Хәйриянең модага әйләнүендә дә аның өлеше зур. Тик мин моны куркыныч димәс идем. Моның, киресенчә, уңай якларын күрергә кирәк. Замана кешесе бит модага иярүчән, бәлки хәйриячелек агымына да модага ияреп кушылыр да, ул аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнер?!



Тик минем өчен мода сүзе күбесенчә кием һәм үз-үзеңне тоту буларак образлаша. Хәйриячелек ул кием түгел, аны киеп һәм салып булмый. Хәйриячелек ул - йөрәк тибеше, аны кешедән аерып булмый. Яки эшли ул гамәлне, яки эшләми. Безнең өчен исә хәйрия - күңел таләбе, гомумән, яшәү рәвеше.



Солтан Исхаков фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading