16+

Лилия Мәхмүтова: «Киләчәгемне беләсем килми, аны белүдән куркам» (ФОТОЛАР)

Кирәк вакытта чабып барган атны туктатучы, ә кирәгендә ир куенында йомшак песи кебек назлана белүче хатын-кызлар бар. Андыйларга гүзәл затлар гына түгел, ирләр үзе соклана.

Лилия Мәхмүтова: «Киләчәгемне беләсем килми, аны белүдән куркам» (ФОТОЛАР)

Кирәк вакытта чабып барган атны туктатучы, ә кирәгендә ир куенында йомшак песи кебек назлана белүче хатын-кызлар бар. Андыйларга гүзәл затлар гына түгел, ирләр үзе соклана.

Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтова нәкъ менә шундыйлардан. Күпләр аны танылган артистлар Исламия белән Хәлил Мәхмүтовалар кызы буларак белә. Чирек гасыр гомерен театр сәнгатенә багышланган ханымның хис-кичерешләре, киләчәккә өмет-хыяллары, үкенечләре турында әңгәмә кордык.

- Сер түгел, актрисага төп рольләрдән тыш, икенчел пландагыларын да уйнарга туры килә. Сез 2012 елда Элла Васыловна роле өчен («Күрәсем килгән иде» спектакле) «Тантана» театраль премиясенә икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы буларак тәкъдим ителгән идегез. Икенче планда уйнап тамашачыга үз фикереңне җиткерү, образны ачып бирү кыенмы?


- Мин рольләремне беркайчан да беренче-икенче планга бүлмим. Аны аерырга да кирәк түгелдер: чөнки икенче планда гына уйныйм, ул сыйфаты буенча начаррак булырга тиеш дигән әйбер юк. Мәсәлән, "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклендә мин уйнаган Зәмзәмия төп роль түгел. Ләкин ул образ булмаса, бу спектакль алай күңелле булмас иде.

- Иң яраткан, күңелегезгә хуш килгән роль дип, нинди образны әйтер идегез?

- Бер рольне дә уйланмыйча, тырышмыйча, төннәр йокламыйча башкарып булмый. Театрга килгәндә мин күбрәк лирик образлар башкара идем, тора-бара кискен характерлы, үткен рольләр дә бирә башладылар. Минем нәселдән күчкән ролем дә бар. Ул "Хуҗа Насретдин"дә Гөлбану образы. Баштарак аны безнең театрда әни уйнады, Камал театрында Рузия апа башкарган иде. Соңгы куелышта миңа бирделәр. "Шаушулы көн, яки Фигарионның өйләнүе" дигән спектакль зур масштаблы иде. Ләкин аны озак уйнарга туры килмәде миңа, ул вакытта улымны көттем. Хәзер бик яратып Зәмзәмиямне уйныйм. "Эх, алмагачларым"да мәктәп директоры Фәридә Раисовна ролен башкарам. Героемның карьеристик яклары булса да, тискәре образ түгел ул. Укытучылар төркеме өчен тырышып-тырмашып йөри торган хатын. Кайбер укытучылар анда үз директорларын таный. "Күрәсем килгән иде" спектакле куелышы ягыннан иң авыры булгандыр. Ул вакытта безгә сәхнәдә "прогон" ясарга вакыт җитмәде. Төп рольне башкарган Рөстәм Гайзуллин премьерага өч көн кала ангина белән авырып китте. Ләкин ул уңышлы килеп чыкты, спектаклебезне бик яраталар.



- Әниегез, Исламия апа Мәхмутова, актриса булудан тыш, әле пьесалар да иҗат итә. Аның сезгә атап язылган спектакльләре бармы?

- "Син бит минем бер генәм", "Мәхәббәт чишмәсе", "Күрәсем килгән иде" әсәрләрендәге геройларым миңа атап язылган. Беренчесендәге Алинә роле авыр бирелде миңа. Минем беркайчан да аның калыбында калганым юк. Вакыйгалар Чечня сугышы вакытында бара. Алинәнең сөйгән егете шунда халәк булган дигән хәбәр килә. Мин ничегрәк бу хәлгә кереп була икән дип озак күз алдына китерә алмыйча азапландым. Башка артистларның тәҗрибәсен өйрәндем.
Узган җәйдә "Күрәсем килгән иде" һәм "Мәхәббәт чишмәсе" белән Абхазиягә барырга туры килде. Күп кеше спектакльне тәрҗемә белән генә тыңласа да, ахырдан яныбызга килеп рәхмәтләр әйттеләр. Бик ошаттылар.



- Әти-әнисе актер булган баланың балачагы да сәхнә артында уза инде. Сез дә кечкенәдән актер булам дип хыялланып үстегезме?

- Күбрәк Ләйсән сәхнә артында үсте. Мин олы кыз буларак дүрт яшькә кадәр әнинең әнисе Мәрвия дәү әнием тәрбиясендә идем. Күчмә театр булгач, әниләр һәрчак гастрольләрдә булды. Мәктәпне тәмамлагач та өч төрле һөнәр арасында сайланып калдым. Йә укытучы, йә хисапчы, йә актриса буласы идем. Шунда артист тормышының бөтен кыенлыкларын күргән әни "Без күп азапландык, 12 айның 9ы гастрольләрдә узды. Гаиләң дә булмас. Бөтен кеше дә хатыннарының артистка булуын теләми", дип артист булу ниятемнән кире күндерде. Шуңа да X сыйныфны тәмамлагач, мин Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга кердем. Актриса буласым язмышыма язылгандыр инде, чөнки дүрт ел укыганнан соң университетны ташлап театр училищасына киттем. Минем яктан бу бәлки җүләрлек тә булгандыр. Анда укырга кергәндә дә әни: "Синең артыңнан йөрмим, имтиханнарыңа үзең әзерлә, диде. Исламия кызын төртеп керкән икән, дип килеп әйтүче булмасын", - дип кисәтте. Ильдар абый Хәйруллин ул вакытта икенче курсларны укыта иде, имтиханнарда ошатып мине үз укучылары янына алды. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен.



- Уку йортында Ренат Шәмсетдиновны да очраттыгыз...

- Әйе, без төркемдәшләр идек. Бер күрүдә гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм, чөнки ул миннән яшьрәк ул. Башта дуслык булды, ул мәхәббәткә әверелде. Укып бетереп ел ярым узгач, өйләнештек. 9 март көнне безнең Тинчурин театрына эшкә керүебезгә 26 ел була.

- Кайбер танылган кешеләрнең балалары ата-ана юлыннан китүе кыен ди, сезгә ничек булды?

- Династия булгач, бездән бик күп әйберне өмет иттеләр. Бәлки чагыштырып та карый торганнардыр. Ләкин хәзер дә спектакльдән чыккач Исламия апа кызларыгыз, кияүләрегез өчен рәхмәт, дип килеп әйтәләр. Шундый сүзләр ишетелерлек булгач, димәк, без дөрес юлда.

- Кемгә күбрәк ошагансыз?

- Әтигәдер мөгаен. Сәхнәгә чыккан кеше мине әнигә ошата, ләкин якыннанрак белгәннәр әтиең чалымнары күбрәк, ди.

- Хыялыгызда уйналмаган нинди роль калды?

- Яшьрәк чакта менә шушы рольне уйнасам иде, дип йөрисең. Ләкин безнең театрда минем яшьтәге хатын-кызлар күп. Шуңа да сайланып утырмыйм, кайсы рольне бирсәләр шуңа ябышып, рәхәтләнеп эшлим. "Сүнгән йолдызлар"да мин башта кызлар булып уйнап йөргән идем. 2013 елда режиссерыбыз Резидә Гарипова миңа Гөлнур әби ролен бирде. Кайбер кешеләр яшьләрдән картларга күчүне авыр кичерә. Мин аңа әзер булмасам да, режиссер мине "әби итте", дип үпкәләп ятып булмый. Чөнки ул заманда инде 40-45 яшьлек хатыннар әби булган. Баштарак "миннән дә оларак актрисалар бар, аларны алыгыз", дип әйтеп карадым. Ләкин режиссер шулай күрә икән, артист кеше аны башкарып чыгарга тиеш.



- Театраль династияне дәвам итүче бармы? Улыгыз артист булам димиме?

- Сәләте юк түгел, ләкин иҗат юлыннан китмәде. КХТИда программист һөнәрен үзләштерә. Аның актер булу теләге бар иде, ләкин мин аңа "Артист режиссерга, рольгә бәйле кеше дидем". Ярый ул Мәскәү театрларында бер актер берничә театрда уйнарга мөмкин. Бездә әле андый экспериментлар бик аз. Ришат барыбер иҗаттан ерак түгел. Хәзерге вакытта япон мультфильмнарын тавыш бирә.

- Артист кешене бәйле дисез, ләкин сез үзегез дә роль биргәннәрен генә көтеп тора торганнардан түгел. "Уеннан уймак" дигән ике телевизион спектакль төшердегез.

- Анысы Ләйсәннең хыялы иде. Без бит династия, Махмутовлар. Театр сәхнәсендә без бөтен гайләбез белән бер спектакльдә уйнаганыбыз булмады. Ул бишебезне дә бер проектта күрәсе килде. Төннәр утырып, скайп аша сценарияләр яздык. Ренат текстны татарчалаштырды. Без бит рус мәктәбендә укыдык, ул татар әдәбиятын безгә караганда яхшырак белә. Әбиләр монологын әни язды. Хәзер ярый әле телеспектакльне төшереп калдык, дибез. Сьемкалардан соң озак та үтмәде Роза апабыз вафат булды. Әтинең дә телепроектта соңгы роле булды ул. Башта берне генә төшерәсе идек, ләкин халык аның дәвамын сорый башлады. Беренчесен экранлаштырырга режиссер Нурания Җамали ярдәм иткән иде, икенчесенә Ләйсән үзе тырышты. Хәзер өченче сериясен сорыйлар. Ләкин без аны башка фильм булыр дип күрәбез.

- Көчле хатын-кыз булуы җиңелме?

- Безнең, гомумән, нәсел шундый. Әни дә, Ләйсән дә, мин дә кыр кәҗәләре кебек әйдәп баручылар. Йомшак буласы килә, әлбәттә. Ринат миңа ияләшкән инде. Ул артист кеше тынгысыз булырга тиеш икәнен белә. Гаиләдә муен булырга тырышам. Ренат шаяртып: "Син, хатын, баш булмасаң да, муенны әйбәт борасың",- ди. Ләкин бер эштән дә читенсенмим. Әнинең Вишневка бистәсендә йорты бар, анда кирәк икән цементын да әйләндерәм, тактасын да тотып торам, кадагын да табып бирәм.

- Һәр хатын-кыз актрист булырга тиеш, диләр. Тормышта еш рольгә керергә туры киләме?

- Ирең әзрәк кәҗәләнеп алса туры килә.(көлә) Тормышта без гади кешеләр, алай уйнап йөргән юк. Беркайчан да мин Исламия белән Хәлил кызы дип йөрмәдем. Минем үземнең Лилия Мәхмүтова буларак таныласым килде.



- Тормышыгыздан тамашачылар белмәгән берничә факт?

- Беркайчан да фитнес белән шөгыльләнгәнем булмады. Ләкин күптән түгел үземә тренажер алдым. Спектакльләрем аз булган көнне шунда шөгыльләнәм. Хәзер бит скандинав йөреше популяр. Мин бакчада казынырга яратам. Дүрт сотый җирем бар, җәем шунда үтә. Помидорын да, кишер, суган, бәрәңгесен, җиләк-җимешен дә утыртам. Бакчамны бик яратам. Әни күбрәк чәчәкләр үстерә. "Ой, минем розаларым", дип һәр чәчәген үбеп йөри ул. Мин ашый торган әйбер утыртам. Иң яраткан чәчәгем - пионнар. Аларны бер тапкыр утыртасың да ул ел саен хуш исле чәчәкләре белән җкуандырып тора.



- Киләчәкне белергә мөмкинлегегез булса, нәрсәне белергә теләр идегез?

- Киләчәгемне беләсем килми, аны белүдән куркам. Хәзер бүгенге көн белән генә яшим. Элек берәр елга планнар төзи идем. Әтигә спектакльдә инсульт булгач, ярты ел түгел, бер ай да түгел, хәтта иртәгеге көнгә дә планнар кормыйм. Шуңа да алдан ни буласын беләсем килми. Бердәнбер үкенечем бар - гел роль булыр дип хыялланып йөреп тагын бер бала алып кайтмадым. Ә калганы ничек бар, шулай барсын. Алга таба да матур-матур рольләр башкарып яшәргә язсын.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading