16+

Илгиз Зәйниев: «Хәлим Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗановка бурычлымын»

Күңелнең төрле чагы була: очкан чагы, төшеп киткән мәле, вәсвәсәсе. Капма-каршы халәтләр булсалар да - һәркайсында хәлеңне аңлар кеше кирәк. Кайчак... очраклы очраган кеше дә... Яшьрәкме ул синнән, өлкәнрәкме - мөһим түгел. Ихлас һәм зирәк булырга тиеш ул.

Илгиз Зәйниев: «Хәлим Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗановка бурычлымын»

Күңелнең төрле чагы була: очкан чагы, төшеп киткән мәле, вәсвәсәсе. Капма-каршы халәтләр булсалар да - һәркайсында хәлеңне аңлар кеше кирәк. Кайчак... очраклы очраган кеше дә... Яшьрәкме ул синнән, өлкәнрәкме - мөһим түгел. Ихлас һәм зирәк булырга тиеш ул.

Драматург Илгиз Зәйниевне беренче куелган әсәрләреннән үк тулаем кабул иттем мин. Аның татар телен, татар аһәңен, фикерен төгәл тотуы «җенемә» шулкадәр ярады. Ә берничә ел элек әйткән бер җөмләсе үземә вәсвәсәле чакта дөрес карар кабул итәргә ярдәм итте. «Без үзгәртеп булмый торган нәрсәләр күп, Зимфира апа. Сез аны бернишләтә алмыйсыз», - диде Илгиз. Чынлап та шулай. Шул сүзләрдән соң кабул ителгән карар үзгәртте дә тормышны.
Илгиз белән очрашып сөйләшәсем килгән иде. Күзгә-күз сөйләшкәндә әллә нинди темалар чыга да бит... Илгизнең дә, минем дә бу арада ярты сәгать тә буш вакытыбыз булмау сәбәпле, әңгәмә социаль челтәр аша корылды.

«Дөреслек - субъектив төшенчә»

- Дүрт балалы гаиләнең иркә төпчеге икәнсең син...
- Әйе, ике апам, бер абыем бар. Апаларым белемнәре буенча укытучылар, абый - полиция хезмәткәре. Әти-әнием Аксубай районының Карасу авылында яши. Әти тракторчы иде, хәзер ялда, әни ипи заводында эшли.

- Язуга кечкенәдән һә­вәс­легең турында беләм. Яза башлаган «жанр»ың кайсысы?
- Башта әкиятләр, аннан хи­кәяләр, аннан пьесалар, шуннан шигырьләр бераз.

- Гадәттә, төпчек бала әкиятне язмый, аларны төпчеккә сөйлиләр. Сиңа әкиятне бәләкәй чакта кем сөйли иде?
- Әби нидер сөйли иде кебек хәтердә калган. Әти Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укый иде.

- Димәк, синдәге гаҗәеп ирония әтиең сөйләгән мәзәкләрдән. Исеңдә иң нык калган берәрсе бармы?
- Ул мәзәкләр стандарт бер бәләкәй җыентыкта иде. Шул кәкре каенга терәп калдыру турындагысы истә калган.

- Кызык, ник ул мәзәк­ләрне укыды икән әтиең?
- Бер укыды да инде, аннары мин сорап аптыраттым.

- Шигырь нинди темага языла? Башкалар шигырьдән башлап драмага күчәләр кебек, синең киресенчә килеп чыккан. Хәзер күңелең нечкәрәкме, шигырь язуың шактый кыю фикерләр әйткән, кайчак сәясәткә дә «кергәләп чык­кан» пьесаларыңнан ял итәр өченме?
- Хәзер шигырь язмыйм инде мин. Мин бит пьеса­ларны да мәктәптә яза башладым. Шунда бер-­ике пьеса язгач, Илдар Юзеевның поэмаларыннан хисләнеп, ике поэма язып аттым. Шуларга 15-20 шигырь дә өстәп, шагыйрь карьерасын тәмамладым!

- Ул поэмаларны укыган бәхетлеләр кемнәр? Ни хакында иде алар, бер-ике юлы булса да хәтереңдәме?
- Хатынга укытып көлдергән бар. (И.Зәйниевнең хатыны - шагыйрә Резидә Зәйниева-Гобәева. - Авт.) Юк инде, яттан хәтерләмим. Гаделлек хакында иделәр бугай.

- Балачакта поэмалар язып эзләгән дөреслек инде хәзер, җитлеккән, фикерле ир, билгеле шәхес булгач, «эзлә мине» дип бимазаламыймы?
- Хәзер мин аның бик субъектив төшенчә икәнен аңладым.

- Балачакта яратып укыган язу­чыларың булгандыр, кемнәр иде алар?
- Рус әдәбиятын ярата идем. Пушкин, Чехов, Тургенев әсәрләрен.

- Татар авылы баласына рус әдәбиятына мәхәббәтне рус теле укытучысы сеңдергәндер, мөгаен. Әйтче, рус әдәбиятында татар әдәбиятында булмаган нәрсә бар?
- Әйе, укытучым Айгөл Базарбаевна иде ул. Безнең дәресләр бик кызыклы үтә иде. Мин атаган язучыларда форма һәм эчтәлекнең тәңгәл килүе бар. Форманы уйнату һәм фәлсәфә тирәнлеге. Гомумән, чын мәгънәсендә форма, әсәрнең катлаулы төзелеше бик сирәк авторларда бар ул. Ә татар әдәбиятына соңрак туган мәхәббәтем, һәр сүзнең тәмен белергә өйрәнү кирәклеген аңлауда Хәлим Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗановка бурычлымын. Алар белән бер-ике гастрольдә бер купеда бару бик күпне бирде миңа.

«Демократия бит хәзер»

- Синең, әйткәнемчә, шулкадәр нәзакәтле иронияңә, җор телеңә, юмор хисеңә сокланам. Уемча, пьесаларыңда мыскал да пафос, буш сүз юк. Фикер күп. Кайчак артыграк та кыю кебек син. Мин Гамил Авзалның сатирасын укып, ничек бу язучыны төрмәдә черетмәделәр икән дип аптыраган идем. Чи совет чорында советлардан көлеп язып яткан бит. Син дә көләсең. Курыкмыйсыңмы?
- Рәхмәт! Бу өлкәдә гомер буе камилләшсәң дә, идеалга барып җитү мөмкин түгелдер. Совет заманы булса, көлмәс идем, мөгаен. Демократия бит хәзер. Мин бары тик демократия чынлап бармы икән дип кенә тикшерәм. Аннары сатира бит ул явызлыктан тешләшү түгел, җәмгыятьтә булган «чир»ләргә төртеп күрсәтү. Проблеманың бар икәнлеген ассызыклау. Нәтиҗәдә ул проблеманы хәл итсеннәр, җәмгыятебез камилләшсен дигән нияттән генә.

- Әсәрләреңне иң беренче кем укый дип сорамыйм, Резидәдер. Икенче булып кем укый?
- Бик сирәк кешенең фикеренә колак салам. Нибарысы өч-дүрт кеше алар.

- Беренче пьесаңны куючы режиссер кулына тапшыргандагы халәтеңне, уеңны хәтерлисеңме?
- Беренче мәртәбә минем пьесаны Фәрит Бикчәнтәев Уфа «Нур» театрында куйды. Ул минем унынчы пьесам иде. Миңа 18 яшь тулып кына килә. Шуңа моңарчы тугыз тапкыр «Илгиз, че-то не то», дигәнне ишеткәч, монысы да шул чама булыр дип көткән идем. Киресенчә булып чык­ты. Дөрес, без аны Фәрит абый белән куелыш вакытында шактый төзәттек, бу минем өчен драматургия мәктәбе булды.

- Туфан абый Миңнуллин синең хакта югары фикердә иде. Кайчандыр татар театрларында Туфан абый чоры булган, хәзер синең чор дияргә була. Ничек уйлыйсың, күпмегә сузылыр икән ул?
- Минем үк чор дип санамыйм. Бер мин генә булсам, бу татар театрының фаҗигасе булыр иде. Аллаһы Тәгалә күпме насыйп иткән, шулкадәр эшләрмен. Тәкъдиреңә язылганнан артыгы да, киме дә булмас.



- Иң беренче әсәрең буенча куелган спектакльне күргәч, туганнарыңның беренче сүзе нинди булды?
- Хәтерләмим. Шатланганнар, горурланганнардыр, үзләре белгән кешеләрне пьесада күрүләрен әйткәннәрдер, мөгаен.

- Тәнкыйтьне кабул итә бе­лә­сеңме?
- Бездә еш кына мыс­кыл итәргә тырышу, ниндидер кимчелегеңне күреп, хисләрен яшерә дә алмыйча, чәбәкләп сикергәләнә башлауны тәнкыйть дип атыйлар. Ә инде акыллы кеше синең эшеңне анализлап, синең шәхесеңә кагылмый, сине сүгеп, үзен күтәрергә тырышмый икән, ничек андый тәнкыйтьне кабул итмисең? Аш белән атканга таш бәрү була бит. Бар эшне дә хәлеңнән килгәнчә тырышып, алдашмыйча эшләргә кирәк. Шунда акыллы тәнкыйтьне күтәрү кыен түгел, ул инде киңәш кенә була.

- Режиссурада уңышларың бар. Синең килеп спектакль куюыңны башка театрлар уңыш, дәрәжә дип кабул итәләр. Үзең иң лаек­лы эшең дип кайсын атар идең?
- Сез әйткән сүзләр дөрес дип ышанасы килә! Берничә ел элек без театр ачарга хыялланган идек һәм У.Хубның «Нух пингвин­нары» дигән әкиятен куйдык. Иң камил эшем дип шул спектакльне саныйм.

«Күздән яшь чыгарырлык хәл - хаксызлык»

- Без камил заманда яшибезме?
- Камил заман була ала дип уйламыйм. Кешеләр төрле, шуңа берәүгә рәхәт булган чор икенче берәүгә үлем белән бер булырга мөмкин.

- Ир-ат кылмаска тиеш­ле гамәлләрне ата әле.
- Хатын-кызга кул күтә­рергә тиеш түгел һәм кылган гамәлләре, әйткән сүз­ләре өчен җавап тотудан качмаска тиеш дип саныйм.

- Синең күздән яшь чыгарырлык хәл ни ул?
- Күзгә ташланып торган хаксызлык һәм шуны берничек җиңеп булмау.

- Резидәң - талантлы шагыйрә, яхшы тәржемәче. Соңгы вакытта шигырьләрне азрак язмыймы? Гаилә бәхете иҗатны ялкауландыра, диләр.
- Резидә яза, Аллага шөкер. Тик аның өчен шигырь ул - күңел халәте, шуңа иҗатын популярлаштыру белән кызыксынмый.

- Хәрам нәрсә ул?
- Ислам дине рөхсәт итмәгән нәрсәләр.

- Кызың Гәүһәр үсеп житкән кыз булыр, ул гашыйк булганны белгән көнне кәгазьгә, акка кара белән, нинди сүзләр язып куярсың икән?
- Ул турыда уйлаганым юк. Белмим, мин ул кадәр үк сентименталь түгел кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading