16+

Гамил Нур: «Аракылы туйларда аерылышулар – 60%, минекеләрдә аерылышучылар саны 4-5 мәртәбә кимрәк»

Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында тамада бизнесындагы тенденцияләр, татарларның туй үткәрү үзенчәлекләре, кыйбатлы туйларның кайдан килеп чыгуы һәм туйның нәрсә икәнен аңлатты. - Гамил, август туйлар ае. Туйлар индустриясендә, бу бизнеста нинди үзгәрешләр, нинди тенденцияләр күзәтелә? - Беләсеңме, мин кабаттан үземә 90 нчы елларга кадәр...

Гамил Нур: «Аракылы туйларда аерылышулар – 60%, минекеләрдә аерылышучылар саны 4-5 мәртәбә кимрәк»

Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында тамада бизнесындагы тенденцияләр, татарларның туй үткәрү үзенчәлекләре, кыйбатлы туйларның кайдан килеп чыгуы һәм туйның нәрсә икәнен аңлатты. - Гамил, август туйлар ае. Туйлар индустриясендә, бу бизнеста нинди үзгәрешләр, нинди тенденцияләр күзәтелә? - Беләсеңме, мин кабаттан үземә 90 нчы елларга кадәр...

Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында тамада бизнесындагы тенденцияләр, татарларның туй үткәрү үзенчәлекләре, кыйбатлы туйларның кайдан килеп чыгуы һәм туйның нәрсә икәнен аңлатты.


- Гамил, август туйлар ае. Туйлар индустриясендә, бу бизнеста нинди үзгәрешләр, нинди тенденцияләр күзәтелә?
- Беләсеңме, мин кабаттан үземә 90 нчы елларга кадәр Совет чорына кайткан кебек тоям. Менә гомуми, җәмгыятьтәге хисләр шул чорныкы белән бергә икътисади мөнәсәбәтләр дә шундыйга әверелә башладымы, кабат көзге август ае ахырының туйлар өчен мөһимлеге артты. Кешеләр кабат август аенда туй ясый башладылар. Бер вакыт августтан бизгәннәр иде. Чөнки ризыкның кадере беткән иде - кыш көне дә, яз көне дә шул ук бәя. Ә хәзер ризыкны үзләре бакчада җитештерәләр, башкаларын көз көне арзанракка алырга була. Төп чыгымнар ризыкка китү сәбәпле, туйларны кабат көз көне ясый башладылар. Бу чын ажиотаж вакыты. Шундый "Туйлар бум"ы дип атыйлар инде.

Печән чабу, аннан соң уңыш җыюга чыгу аркасында туйлар татар дөньясында элек көзен булгандыр иде. Аннары, уңыш беткәннән соң, бәрәңге казу башланыр алдыннан уздырганнар. Элек бит бәрәңгене октябрь аенда казыйлар иде. Менә хәзер дә шулай - июль, август аенда туйлар бик күп. Аннан соң сентябрь аенда азаялар, чөнки ял итүләр, отпусклар кими, студентлар укуларына китә, укытучылар эшкә керә. Менә монысы борынгы заманнардан төп үзенчәлек, ә тулаем алганда август вулкан кебек бу индустриянең каймагын алмаштыра торган вакыт. Быелгы сезонның үзенчәлеге турында: ризыкның кадере артты, рестораннарның дәрәҗәсе төште, кешеләр кабат гадирәк, арзанрак форматларны эзли башладылар.

- Бу нәрсәдә чагыла? Кешеләр арзанрак рестораннар эзлиме?
- Әйе, барысын да арзанайта. Әйтик, берсе 100 меңгә, берсе миллион сумга уздыра. Миллион сум икән, аның биш йөз меңе ресторанга китә. 100 мең икән - 50 меңе ресторанга. Менә шул 50 меңне, ягъни 50%ны киметү өстендә эшлиләр. Гадирәк кешеләр, ярлырак кешеләр 50 мең урынына 30 меңлек вариантлар табалар. 500 меңгә ресторан тапкан кешеләр 300 меңлек, 200 меңлекне эзлиләр хәзер.

Мин моңа гаҗәпләнмим. Мәсәлән, шәһәр урамыннан барам: кафе ябык, ресторан ябык яки буш утыра. Бу аңлашыла да. Кешеләр акрынлап кына менюга, бәягә карый башладылар.

Тамадаларның да бәясе кимеде, чөнки беренчедән, кешеләрнең сайлау мөмкинлеге дә барлыкка килде. Икенчедән, кешеләр тамадасыз да туйлар ясый башлады. Ясыйдыр идек бит әле 90 нчы елларга хәтле тамадасыз гына туйлар. Туган, дус алып бара иде. Бик матур килеп чыга иде. Иң мөһиме оялырга кирәкми. Ярлы булганнан оялырга ярамый, минемчә, тәвәккәл булырга кирәк. Ниндидер бер затлы ресторан булмаганга борчылырга кирәкми. Иң мөһиме - ихлас булсын.

- Ни сәбәпле мондый үзгәрешләр күзәтелә? Халык ярлырак яши башладымы? Әллә инде акыллылана башладымы?

- Икесе дә күзәтелә. Гадәттә, ачлык бик яхшы тестер. Укытучы, остаз. Ул кешене акыллырак булырга өйрәтә. Чынлап та, хәзер шушы проблема бар, чөнки азык-төлек бәясе бик нык артты. Рестораннар бәяләрне 14 нче елдан 16 нчы елга хәтле арттырмыйча тордылар, әмма барыбер килеп чыкмый бары. Ә хезмәт хаклары артмый. Чыгымнар арта, электрга арта, бензинга арта. Кешеләрнең кесәсе бушады. Һәм инде кредит дигән әйбер. Кредитны бирми башладылар. Кешеләр аны алырга курка башладылар хәзер. Ул нәрсәдән дә туйдылар. Элек бер заманны кредитка туй ясый башлаганнар иде. Туйда халыктан акча җыябыз да, аннары җитмәсә, сыерны сатабыз, үгез үстереп сатабыз да, кредитны түлибез дип. Андый кешеләр дә азайды.

Ике процесс: беренчесе - продукциянең бәясе артты, кешеләрнең буш акчалары кимеде, чөнки чыгымнары артты; икенче процесс - кеше акыллыланды.

- Кыйбатлы туйлар үткәрү каян килеп чыккан әйбер ул?
- Чөнки кеше гомере буе ачлыкта яшәгән. 70 нче елларда без ипи кимерә идек. 10 яшьлек чагымда без район үзәгенә ипи алырга төшә идек. Бу без бәхетле дип макталган чор бит инде. Чынбарлык бит башка төрле. Безнең өйдә без тугыз кеше тора идек. Безнең бер сыер, бер бозау бар иде. Ул ике елга бер бозау китерә. Шул бозауны кыш көне суеп, ваклап, 3 литрлы, 2 литрлы банкаларга тозлап тутырып куя идек. Аннары җәй буе шуларны ашый идек. Ел буе тозлаган ит.

Хәзер тозлаган ит ашаган кеше юк. Хәзер барысын да кибеттән алырга була. Рәхәт яшәдек без. 2000 нче, 2010 нчы, 2014 нче елларга хәтле. Нефтьнең бәясе югары иде. Ул заманнар узып китте шуның белән бергә затлы туйлар да үтеп китте.

Затлы туйлар 90 нчы елларда пәйда булды. Яңа урыслар дип әйтәләр инде аларны, яңа татарлар: нефть сатып, аракы сатып баеп киткән, чүпрәк-чапрак сатып баеп киткән кешеләр, җиңел акчага ия кешеләр. Бик күп акчалар пәйда булды. Шуннан зур-зур туйлар ясый башладылар. Миллион сумлык! Мәсәлән, 1997 нче елны бер кеше Казанда туй ясады. Мәскәүдән кунаклар чакырды, Казаннан чакырды. Ул коточкыч зур акча иде ул вакытта. Шуны бит халык күзәтә. Әмма аларның ике миллион сум акчасы юк. Шуңа алар 70 меңлек, 100 меңлек, 200 меңлек туйлар ясый башладылар.

Аннары тагын бер кеше белми торган әйбер бар. Без яңадан Азияга ургылдык, Европадан качабыз. Без Европа халкы, төньяк халыклар. Бездә урман менталитеты. Без индивидуалистлар, без исрафсыз яшәргә күнеккән. Без - суфи, фин-угор-төрки халыклар. Казан арты татарлары. Әйтик, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара бик тыйнак кешеләр. Безгә Үзбәкстан, Таҗикстан, Азербәйҗан татарлары кайтты. Алар Совет чорында балда, майда йөзгән кешеләр. Мәсәлән, бездә Казан татары әлегә кадәр Әпипәнең нәрсә икәнен белми. Ишеткәне бар. Ә Үзбәкстан татары, татары да, үзбәге дә, кыргызы да, кырым татары да, чегәне дә бөтенесе Әпипәне белә, чөнки андагы татарлар рәхәт яшәде. Өч-дүрт җирдә эшлиләр иде, ришвәт алалар иде, һәрберсенең кесәсенә 500-600 сум керем керә иде. Татарстанда чи кәлҗемә бәрәңге ашадылар, ипи кимерделәр, хезмәт хаклары 50-60 сум иде, ә анда 500 иде, шуңа күрә анда туйлар зур иде. Анда зур рестораннарда ясыйлар иде. 500 кешелек татар туйлары, 200 кешелек татар туйлары. Менә шуларның гадәтләре Татарстанга күчеп кайтты.

Ул форматны Үзбәкстаннан кайткан, Азиядан, "кара халыктан" кайткан дип сатып булмас иде. Рестораннар хәйләгә барды. Безнең индустрия - аферистлар индустриясе. Без сакал тегәбез. Бер тиенне ун тиенлек итеп сатабыз. Без Ташкент, Азия туйларын Европа туе дип сата башладык. Түгәрәк өстәлләр, кияү белән килен почмакта суга төшкән тавык шикелле утыра; өстәлләр сыердан калган тәбикмәкләр шикелле җәелгән. Һәрберсе үз почмагында гына, үз түгәрәк өстәлендә генә утыра. Бу аракы эчкән туйга ярый әле. Бер өстәл эчеп бии башлый, тегесе бии башлый. Аннары араларда бераз диффузия китә, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр корыла. Мондый программага, кыр табыны кебек зур, биек залларга бик күп артистлар чакырырга кирәк. Шунсыз өстәл белән өстәл арасында элемтә, бердәмлек хисен тудырып булмый. Ә мин исә аракысыз туйлар тарафдары һәм минекеләр бик бай кешеләр түгел. Исраф төшенчәсе, хәләл төшенчәсе белән яшәгән кешеләр булганга күрә, мин элеккеге форматны пропагандалыйм. Кечкенә генә өйдә булсын туй, кечкенә генә кафеда. Аннан бит әле ул подвалга төшеп киткән кафе булса, яхшырак. Монысы инде тыйнак туй. Менә шул тыйнак туйлардан бизгәннәр иде, хәзер кабат кайта башладылар. Урыс әйтә: Не было бы счастья, несчастье помогло ди. Менә хәзер акчалар юк. Ничарадан бичара кабат җылы, күңелле, әллә ни көчәнмичә генә, рәхәтләнеп кешеләрне эретеп агыздыра торган, гади форматка кайта башладылар.

- Бу яхшымы?

- Бу индустрия өчен, акча эшләүчеләр өчен начар, ә менә халкыбыз өчен әйбәт, чөнки гади туйда миллилек була, туганлык була, гадилек була. Затлы туйда туганлыкны, миллилекне тудырырга бик авыр. Фәкыйрь кеше кредит алса да, бөтен соңгы ыштаннарын сатып, акча тупласа да, барыбер затлы туй ясый алмый. Көчәнергә кирәкми. Олигархларга була.

- Нәрсә ул туй?
- Туй - ул нәрсә? Совет чорында кеше хәерчелектә яшәде. Сталин үлгәннән соң Хрущев килде дә, паспорт бирделәр. Бөтен Әтнә, бөтен Балтач, бөтен Казан арты, кайда нинди татар авылы бар, бөтенесе шәһәргә кача башладылар. Паспорт алалар да, качалар. Колхоз рәисләре тотып калганнары гына кала. Шәһәрдә алар Сталин заманында куылган татарлар белән очраштылар һәм урысларның эчеп, җырлап-биеп туйлар ясаганын күрделәр. Кечкенә генә булса да, өйдә җыелып эчәләр. Татарлар да шуңа күнегә башлады. Эчеп, җыелып өйдә туй ясый башладылар.

Акрын гына аннары бу формат авылга кайтты. Брежнев заманында, 65 нче елларда, 75 нче елларда татар авылларында туйлар пәйда булды. Үз ризыгы, базыннан кәбестәсен, кыярын ала, ите үзенеке, варенье кушып сок, компот пешерә. Шулай итеп туйлар ясый башладылар һәм инде аракы елга кебек акты. Аннары 90 нчы елны төрле форматлар пәйда булды: байлар форматы, пафослы туйлар, хәләл туйлар.

Ничек дип әйтим икән, җәмгыять примитиврак, кыргыйрак булган саен, туйлар мөһимрәк. Азияда туйларны ничек котырып ясыйлар да, Норвегия, Швециядә туйлар ничек. Исләре дә китми. 15 кеше җыелалар да бер кафега, кухняга кереп чәй эчәләр дә, туй шуның белән тәмамланды. Цивилизация югарырак булган, халык туграк, рәхәтрәк, иркенрәк яшәгән саен, туйның мөһимлеге кими бара. Ярлырак яшәгән саен туйның мөһимлеге арта бара, чөнки ярлы халыкка үзен күрсәтергә кирәк. Авыл халкы каршында, мактану дип әйтмим, үзен тәкъдим итәргә тиеш: мин өлгердем, мин гаилә кордым, мин хәзер сезнең кебек рәхәт тормыш рәвешен башлыйм диеп. Туй - ул үзеңнең шәхси тормышыңдагы үзгәрешне тәкъдим итү. Икенчедән, татар өчен туганнарны таныштыру, дуслаштыру эше.

- Туй барышында бу никахның нык булачагымы, булмаячагымы күренәме? Үзең үткәргән туйларда син алдан болар бергә яшәячәк дип алдан әйтә аласыңмы?
- 100 процент әйтеп булмый, әмма ләкин киленнәрнең кыланмышында, кода-кодагыйларның кыланмышында кайчакны сизәргә була. Мәсәлән, снобизм дигән әйбер бар бит инде. Мин кем? Мин көрәктән сәнәк будым, ә син тирестән сәнәк булдың дип бер-берсенә карыйлар инде. Тигезлек рухы юк икән, компромиска бару мөмкинлеге юк икән, яки анда туганнарын хөрмәт итмиләр икән, моның нәтиҗәсе фаталь булырга мөмкин.

Аракысыз туйларда аерылышучылар саны 20%. Аракылы туйларда 60%. Минекеләрдә аерылышучылар 4-5 мәртәбә кимрәк, чөнки безнекеләр дингә якынрак, аракы эчмиләр, акчалары күбрәк була, алар ирекле. Акыллары да аеграк.

Тагын бер тенденция бар. 40 тан узганнар арасында өйләнешүчеләр шактый күп. Миңа 40 узган ирләр дә бик еш шалтыраталар. Бер хатыннан аерылмый, икенче хатынга өйләнергә теләүчеләр бар. Мин әйтәм, андый булмый. Бездә "шыпырт" дигән әйбер юк. Туй - ул пиар. Туй - ул ачык әйбер. Аны барыбер кемдер беләчәк. Мин гөнаһка кермим. Синең гаиләң бар икән, аны бозмыйм. Сөяркәне рәсми процесска күчереп, кияүнең туганнарына күрсәтмичә, сөяркәнең туганнарына күрсәтеп кенә туй ясарга теләүчеләр бар. Икенче никахны "шыпырт" кына ясап алучылар. Алардан мин ваз кичәм, миңа гөнаһы кирәкми. Аерылышкан, хатыннары белән фикергә килә алмаган, балалары үсеп җиткән ирләр бар. Менә шундыйлар яшь кызлар, намаз укый торган тәртипле кызлар сайлыйлар. Менә андый өйләнешүчеләр дә бар. Гомуми җәмгыятьтәге процесслар инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading