16+

Дәвалаучы Зөһрә Айнулина: «Элек авыруларны сихәтләндерә идем, хәзер кеше күңелен дәвалыйм, эчке мөмкинлекләрен ачам»

Зөһрә Айнулина үзен дәвалау­чы, Ходай белән Адәм арасын тоташтыручы дип таныштырды. «Тере энергия» ярдәмендә, тәннән бигрәк, җанны сихәтләндерәм, дип тә өстәде. Зөһрә ханым - Себер татары. Яшәве дә Төмәндә, Казанга ике-өч айга бер мәртәбә килеп, кешеләрне дәвалый икән.

Дәвалаучы Зөһрә Айнулина: «Элек авыруларны сихәтләндерә идем, хәзер кеше күңелен дәвалыйм, эчке мөмкинлекләрен ачам»

Зөһрә Айнулина үзен дәвалау­чы, Ходай белән Адәм арасын тоташтыручы дип таныштырды. «Тере энергия» ярдәмендә, тәннән бигрәк, җанны сихәтләндерәм, дип тә өстәде. Зөһрә ханым - Себер татары. Яшәве дә Төмәндә, Казанга ике-өч айга бер мәртәбә килеп, кешеләрне дәвалый икән.

- Әлеге сәләтем буыннан буынга тапшырылып, нәселдән килә, - дип, сүзен үзе белән таныштырудан башлады ул. - Бабамның әтисе Хәмитулла Айнуллин кешеләрне Коръән ярдәмендә дәвалаучы бик көчле, якты кеше булган. Аның җәяүләп хаҗга баруы белән чиксез горурланам. Кызганычка, мин аны хәтерләмим. Әмма язмышымда дәү бабамның роле гаять зур икәнлеген беләм - миңа исем бирүче дә, тормышымны алдан күреп юраучым да ул. Гомумән, безнең нәсел бик көчле. Һәм әлеге сәләт миңа әти ягыннан да, әни ягыннан да килә. Бабам Себердә укыткан. Сугышка киткәнче, шулай ук кешеләргә ярдәм иткән. Әтием Изл урамда ярдәмгә мохтаҗ кешене очратса, аны өйгә алып кереп, ашата-­эчертә, киендерә торган иде. Әни ягыннан бабамнар мәчет сак­лаучылар булган. Туганнарым арасында да мулла һәм Коръән белән дәвалау­чылар бар. Балаларыма да бирелгән бу сәләт, тик улым аны кабул итәргә генә әзер түгел.

Кызымның өч баласы бар. Игезәкләре бик нечкә тоемлый. Гомумән, кешеләргә ярдәм итү - безнең каныбызда. Шулай да нәселебез бик көчле булса да, сәләт һәр яклап агылса да, кешеләрне дәвалаячагымны кечкенәдән үк белсәм дә, шуны үземдә сынап караганчы, бик озак карыштым. Чөнки бу - йөрәкләрне ачучы, кешеләрнең язмышларын үзгәртүче бик җаваплы эш. Миңа кадәр бертуган абыем булыша иде кешеләргә. Шунлыктан гаиләдәге ике кешенең дә дәвалаучы булуы мәҗбүри түгел, дип уйлый идем. Әмма бу дөньяга менә шулай кинәт килеп кермәс өчен, алданрак шөгыльләнергә кирәк булган икән. Ныклап торып абыем вафатыннан соң гына шөгыльләнә башладым. Хәзер инде Ходай биргән бу сәләттән баш тарта алмыйм. Кешенең тормышы төптән үзгәрүен күреп, бик сөенәм. Хәтта мин аларның үзләренә караганда да ныг­рак шатланамдыр әле.

- Кешеләр сезгә нинди проб­лемалар белән килә?
- Элек авыруларны си­хәт­ләндерә идем, хәзер кеше күңелен дәвалыйм, эчке мөмкинлекләрен ачам. Бүген күпләр рухи яктан үсеш кичерергә тели. Аларга «Бу дөньяга ни өчен килдем?», «Ни өчен яшим?» дигән сораулар тынгылык бирми. Мин шундыйларга «ачылырга», күңелләрен, әйләнә-тирә мохитен чистартырга ярдәм итәм. Минем янга балага уза алмаган хатын-кызлар, озак вакыт дәвамында депрессиядән интеккән, гаилә кора алмаган кешеләр күп килә. Әни булырга хыялланган хатын-кызлар «Ни өчен?», «Кай­чан?» кебек сорауларга җавап табарга тели. Мин шушы сорауларны төзәтеп, кешенең уйларын дөрес юлга борам. Әлбәттә, кемдер тиз, кемдер соңрак ана булу бәхетен татый. Әмма нәтиҗә һәрвакыт бар. Моның өчен, әйткәнемчә, кеше үзенең уйларын, күңелендәге мәгълүматны уңай якка үзгәртергә тиеш. Бала - Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Шуны чын күңелдән аңларга кирәк. Элек наркоманнарны һәм эчкечеләрне дәвалый идем, хәзер алар белән шөгыльләнмим. Чөнки бу бәладән авыру үзен-­үзе генә коткара ала.

Наркомания һәм эчкечелекне көчләп дәвалап булмый. «Мин ни өчен эчәм?», «Кайда һәм кайчан ялгыштым?» - башта менә шушы сорауларга җавап табылырга тиеш. Эчкечеләр арасында тормышның иң төбенә төшеп, яхшы кешеләр булып күтәрелүчеләр дә, дин юлына басучылар да бар.

- Сез үзегезне «тере энер­гия» белән дәвалаучы дип таныштырдыгыз. Нәрсә соң ул «тере энергия»?
- Мин махсус дога укып, үз каналларым аша кешенең күңелен «ачам» һәм «тере», «җанлы энергия» белән эшлим. Тәннең һәр күзәнәге сизәрдәй рәхәт җылылык тарала. Кояш нурлары кешене ничек җылыткан кебек, энергия да күңелне һәм җанны шулай җылыта. Тик аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Дөрес кулланмаган очракта, кеше авыруга сабышырга мөмкин. Әлеге энергия үзе белән начар мөнәсәбәттә булуны яратмый. Тере энергия ярдәмендә, кеше үз-үзен дә дәвалый ала.

- Кеше уе бик күп нәрсәгә сәләтле икәнен психологик китаплардан укып беләбез. Сезнең дәвалау методикасында да шушы идея алга сөрелә кебек.
- Әйе, чыннан да, кеше тис­кәре, начар уйларга бирелеп, үзе дә сизмәстән, шуларны үзенә тарта. Мәсәлән, бер авыру билгеләре турында китаптан укый да шуларны үзендә эзли башлый. Үз-үзен ашый, эчтән «кимерә». Яки берәр эшкә тотынганчы, «Бу эшем барып чыкмас микән» дип уйлый һәм үзе дә сизмәстән, хезмәтен тискәре нәтиҗәләргә программалаштыра. Мин исә кешеләрнең уй-фикерләрен, тормышка карашларын уңай якка үзгәртергә ярдәм итәм. Адәм баласы дөньяга көенеч өчен түгел, ә сөенеч өчен килүен аңларга тиеш. Депрессия белән авыручылар күп килә дидем. Күптән түгел генә бер ханым белән очрашырга туры килде. Ире белән аерылышуны бик авыр кичергән, тормышының мәгъ­нәсе югалган. Тирән депрессия кичерә иде. Бер сәгать дәвамында яхшылап эшләргә туры килде аның белән. Шуннан соң икенче кеше булды да куйды. Читекченең читеге юк, диләр бит әле. Миңа да соңгы вакытта психолог­лар еш мөрәҗәгать итә башлады, чөнки алар кеше проблемаларын үзләренә «сеңдерә». Әгәр кеше үзгәрергә теләк белдереп мөрәҗәгать итә икән, мин аның аурасын, тышкы «кабыгын» чис­тарта башлыйм. Сеанслардан соң кеше сәламәт тәндә яңадан туа. Бу халәттән чыкканнан соң алар, сабый бала кебек, ничек атлап китәргә, авыз ачып сүз әйтергә белми тора. Кешенең күңеле, эчке халәте чистармыйча, ул үзенә яхшылык җәлеп итмәячәк. Чүп чиләгеннән чәй эчмибез бит. Монда да шулай ук.

- Чистарыну дигән сүзне телгә еш аласыз. Чын дөреслектә ничек аңларга соң аны?
- Бөтен начар уйлардан чис­тарыну дигән сүз ул. Мин кешенең аурасын (тышчасын) чис­тарткач, бөтен тишекләрен ямагач, күзләре яктырак яна башлый. Күңелен рәхәтлек, тынычлык били. Шуңа күрә кешеләрнең тагын да ныграк ачылуларын, уянуларын телим. Дөрес сулау, медитация, дога ярдәмендә дә кеше үзен һәм башкаларны чистарта ала. Шулай ук кеше күңеле Рамазан аенда дога, теләкләр, ураза тоту ярдәмендә дә чистарына.

- Газета укучыларыбызга нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
- Яхшы уйда булыгыз! Мәхәббәт, шатлык белән уңай, позитив хәлләр турында гына уйлагыз. Без, магнит кебек, һәр нәрсәне үзебезгә тартабыз. Уебыз яхшы икән, үзебезгә дә яхшы хәбәрләр генә киләчәк. Билгеле бер вакытта башыгызга, уегызга бернинди дә яхшы фикер килмәгән очракта да - елмаегыз. Урамда таныш булмаган бер кешегә елмаю бүләк итү дә күп нәрсәне үзгәртә. Яз килде, җир уяна, кошлар сайрый, кояш яктырта - тормыштан ләззәт алыр өчен никадәр сәбәп бар бит!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading