16+

Сүриядән сөрергә!

Моннан дүрт ел элек Сүрия гарәп җөмһүриятенә бер төркем яшьләр гарәп теле өйрәнергә бардык. Анда ике ай торып кайткач, илнең һәр сулышы, һәр тирбәнеше безнең өчен кадерле булып китте. Кунакларга якты йөз күрсәткән искиткеч ярдәмчел халыкны күреп сокланып, күбесе белән дуслашып кайттык. Шыпырт кына илдәге сәясәт турында гарәп дуслар белән...

Моннан дүрт ел элек Сүрия гарәп җөмһүриятенә бер төркем яшьләр гарәп теле өйрәнергә бардык. Анда ике ай торып кайткач, илнең һәр сулышы, һәр тирбәнеше безнең өчен кадерле булып китте. Кунакларга якты йөз күрсәткән искиткеч ярдәмчел халыкны күреп сокланып, күбесе белән дуслашып кайттык. Шыпырт кына илдәге сәясәт турында гарәп дуслар белән...

Моннан дүрт ел элек Сүрия гарәп җөмһүриятенә бер төркем яшьләр гарәп теле өйрәнергә бардык. Анда ике ай торып кайткач, илнең һәр сулышы, һәр тирбәнеше безнең өчен кадерле булып китте. Кунакларга якты йөз күрсәткән искиткеч ярдәмчел халыкны күреп сокланып, күбесе белән дуслашып кайттык. Шыпырт кына илдәге сәясәт турында гарәп дуслар белән сөйләшкәләдек. Монда бу хакта артык фикер алышырга ярамаганын аңладык. Сәяси фикерләрен актив белдергән кешеләрне алып китәләр һәм алар югалалар икән. Илдә сөнниләрне дискриминацияләү бара ди, ягъни диңгез ярында яшәгән сөнни мөселманнарны куып, алар урынына ислам диненең галәви агымындагы динне тоткан мөселманнарны китереп утырталар, армиядә намаз уку тыелган, шулай да хәрбиләр качып кына гыйбадәт кылалар, имеш. Боларның барысын да безгә пышылдап кына сөйләделәр.
Тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: бөтен җирдә президентлары Бәшәр Асадның плакатлары тора. Бусы, минемчә, авторитар режимның ачык билгесе. Шулай да, җирле халык зарланмый, элеккеге президент Хафиз Асад чорыннан соң илдә режим шактый йомшарган. Ул чагында дингә күбрәк каныга торган булганнар, ә бу президентлары елга өч мәртәбә рәсми рәвештә мәчеткә йөри.
Шушы көннәргә кадәр Бәшәр Асадның хәле яхшы иде әле. Сүриядәге оппозиция чыгышларын, әлбәттә, ил халкына гына бәйләп калдырып булмый. Украина, Грузия кебек илләрдәге революцияләрне кемнәр оештырганын яхшы чамалыйбыз... Сүрия түрәләренә Европа берлегенең виза бирелмәү турындагы карарлары әллә ни зур әһәмияткә ия түгел, АКШ президенты Барак Обаманың кисәтүләре дә гадәти хәл, Шам иле (Сүрия) АКШ кара исемлегенә эләкмәде бит, ә менә Гарәп илләре лигасында Сүриянең әгъзалыгын туктатып тору, Иордания короле Абдулла II Бәшәр Асадны отставкага китәргә чакыру - болары һич кенә дә Асад режимына уңай тәэсир итми. Россия исә һаман нейтраль позициядә кала бирә. Илебез сөйләшүләр яклы. Патриарх Кириллның Сүрия президенты белән очрашып, андагы православие динендәгеләр белән мөселманнар арасында толерантлыкка соклануын белдерүе бераз сәер булса да, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүрия оппозициясе лидерлары белән очрашып, аларны рәсми Дәмәшкъ белән сөйләшүләр алып барырга өндәве - уңай күренеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading