16+

Җимерәбез дә, төзибез дә...

Бер атна Казанда булмый торсаң, шәһәрдәге үзгәрешләргә исең китә. Әле кичә генә булган торак йортны банкка әйләндергәннәр, озак еллар тарихи истәлекләр булып торган биналарны җир белән тигезләгәннәр, ничә көн эчендә сәүдә үзәкләре үсеп чыккан...

Бер атна Казанда булмый торсаң, шәһәрдәге үзгәрешләргә исең китә. Әле кичә генә булган торак йортны банкка әйләндергәннәр, озак еллар тарихи истәлекләр булып торган биналарны җир белән тигезләгәннәр, ничә көн эчендә сәүдә үзәкләре үсеп чыккан...

Тиздән Казанның Кремль урамы да танымаслык булыр, мөгаен. Анда төзелеш эшләре гөрли. «Водоканал» МУП белгечләре су торбаларын алыштыра, «Казан җылылык компаниясе» җылылык челтәрен рәткә китерә, «Таттелеком» ААҖ хезмәткәрләре яңа кабель үткәрә... Хәзерге вакытта тротуарларны үзгәртәләр. Аларның барысына да таш түшәргә уйлыйлар. Кремль урамында 18 мең квадрат метр мәйданда яңа асфальт салыначак. Бу эшләрне 20 августка төгәлләргә тырышалар.
Сүз уңаеннан, «Казан» кунакханәсе бик озак хәрәкәтсез торгач, укучыларыбыз борчылган иде. Ниһаять, монда да боз кузгалды кебек. Бинаны Универсиадага кадәр төзекләндерергә уйлыйлар. Тышкы кыяфәте элеккесен хәтерләтсә дә, «Казан» кунакханә булмаячак инде. Анда «Казан ишегалды» дип исемләнгән зур торак комплекс төзергә ниятлиләр. Үзенең сәүдә үзәкләре, административ биналары, фатирлары, машина кую урыннары белән... Дөрес, шәһәр үзәгендәге бу бинада фатирлар ничә сум торачагы әлегә билгесез. Әмма аларның гади кеше алырлык булмавын чамаларга була.
Ни хикмәт, табыш китерә торган биналар төзелеше бездә тиз бара, бер ел дигәндә зур комплекслар үсеп чыга. Социаль биналарны, фатир көтеп яшәүчеләр өчен йортларны да шулай җитез өлгертсеннәр иде ул, тиз һәм сыйфатлы итеп...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading