16+

«Егылмаган түгел, егылып торган хезмәткәрләр кыйммәт»

«Егылмаган түгел, егылып торган хезмәткәрләр кыйммәт»

Татарстандагы эшлекле климат ачыкланды. Аны билгеләүдә төрле тармакта эшләүче 4800 эшмәкәр катнашкан. Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек советының алтынчы киңәйтелгән утырышы әлеге эшкә нәтиҗә ясаудан башланды.

Май аеннан августка хәтле һәрбер районнан 100әр, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 250шәр кеше телефон аша сорауларга җавап биргән. Әлеге сораулар макроэкономикадан алып, газ һәм суга тоташтыруда булган проблемаларны ачыкларга, муниципаль җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрне билгеләргә, күзәтчелек һәм тикшерү органнарының эш алымнарының ни дәрәҗәдә гадел булуын бәяләргә, бер сүз белән әйткәндә, кече һәм урта эшмәкәрлекне оештыруда, алып баруда килеп туган барлык каршылыкларны ачып бирергә мөмкинлек биргән.

- Кече һәм урта эшмәкәрлек илнең ныклыгын тәэмин итә торган урта сыйныфны формалаштыра. Ләкин ул үзеннән-үзе генә үсми. Муниципаль район башлыкларының мәсьәләне дөрес аңлап, ярдәм итүләре мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта.
- Районнардагы эшлекле климат рейтингын билгеләгәндә, без гаеплеләрне эзләмәдек,иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген ачыкларга тырыштык. Төп максатыбыз - проблемаларны табу һәм аларны чишү юлларын бергәләп эзләү, - диде Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов үзенең чыгышында.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрләрне иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - контроль-күзәтчелек органнарының даими тикшереп торулары, еш штраф салулары. Сораштыруда катнашканнарның 59 проценты бер ел эчендә теге яки бу органның тикшерүен үткән. Аның төрле районда төрлечә булуы гаҗәпләндерә. Саба, Теләче районнарындагы эшмәкәрләрнең 67 проценты тикшерү үткән булса, Балтач районында ул 35 процент кына.

Рөстәм Миңнеханов гел җәза бирүне генә уйламаска, эшкуарларга карата шәфкатьлерәк булырга өндәде.
- Иң элек кисәтергә кирәк, инде санламасалар, исләре китмәсә, җәза бирергә дә була. Ил Президенты күрсәтмәсе бар, ул бар кеше өчен дә: федераль, республика, муниципаль дәрәҗәдәге түрә өчен дә бертөрле - бизнес өчен шартлар тудыру. Прокуратура бизнес мәнфәгатьләре канәгатьләндерелгән булуын күзәтергә тиеш, - диде Президент.

Эшмәкәрләрне борчый торган проблемаларның күбесенә бөтенләй җирлек юк сыман. Акыл белән карасаң, алай булырга тиеш түгел кебек, кануннар исә киресен исбатлый. Эшмәкәр Камилә Җаббарова, күп катлы йортның беренче катыннан киләчәктә биредә ремонт һәм тегү эшләрен башкаруны күздә тотып, фатир сатып алган. Рөхсәт кәгазьләре артыннан йөреп бер елдан артык вакыты үткән. Инде эшен оештырып эшли генә башлаганда, янә каршылык. Федераль закон нигезендә, әлеге йортта яшәүче бер генә фатир хуҗасы булса да монда Камилә ханымның эш алып баруына каршы булып аны судка бирә икән, ул үз эшен ябарга тиеш була. Эшне башлау өчен рөхсәт кәгазе алганда, яшәүчеләрнең өчтән икесенең генә ризалыгы кирәк. Камилә Җаббарова ремонт эшләре һәм җиһазлар алу өчен миллион сумнан артык акча тоткан һәм бар да юкка. Аның кебекләр бүген йөзләгән. Бер уйласаң, үзең яшәгән йортта ук чәч кистерү, кием ремонтлау, тектерү мөмкинлеге булса начармыни? Берничек тә бөтен кешенең дә ризалыгын алып бетерү мөмкин түгел, бер генә булса да каршысы табылачак. Күзәтчелек органнары ризалык биргән куркынычсызлык чаралары үтәлә икән, бүтән бернинди дә каршылык булырга тиеш түгел сыман. Законнарның эшләнеп бетмәве менә шундый аңлашылмаучанлыклар тудыра.

- Чит илләрдә зур компанияләр дә эшкә алганда бер дә егылмаганнарны түгел, егылганнан соң торып үз эшләрен дәвам итә алганнарны сайлыйлар. Бөтен каршылыкларны, авырлыкларны җиңә алганнар безнең өчен дә бик кадерле, - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта.
Эшләмәгән кеше ялгышмый дип юкка гына әйтмиләр, штрафлар, куркыту янаулар түгел, кешечә аңлашып, аралашып эшләү барыбыз өчен дә күпкә отышлырак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading