16+

Өч ел дәшмәгәч тә...

Социаль ипотека аңа алмашка башка программа уйлап табылганчыга кадәр бетмәячәк Ниһаять, социаль ипотека программасы буенча күптән көтелгән фатирлар уйнатыла башлады. Бу конкурсны программада катнашучылар үзләре көрәшеп алдылар дисәң дә буладыр. ТР Министрлар Кабинеты чыгарган 58 нче номерлы нигезләмә буенча социаль ипотека программасы буенча чиратка басканнарның торакларын көтү вакыты 3 елдан...

Өч ел дәшмәгәч тә...

Социаль ипотека аңа алмашка башка программа уйлап табылганчыга кадәр бетмәячәк Ниһаять, социаль ипотека программасы буенча күптән көтелгән фатирлар уйнатыла башлады. Бу конкурсны программада катнашучылар үзләре көрәшеп алдылар дисәң дә буладыр. ТР Министрлар Кабинеты чыгарган 58 нче номерлы нигезләмә буенча социаль ипотека программасы буенча чиратка басканнарның торакларын көтү вакыты 3 елдан...

Ә чиратка барыбер бастырмыйлар
Кызганыч, конкурста тәкъдим ителгән фатирлар арасында Чистай, Һ. Такташ урамнарыннан тораклар юк. Ә бит күпләр нәкъ менә шул йортларны түземсезлек белән көткән иде. Кемгәдер ул эшенә якын тоелды, кемдер проектын ошатты. Баксаң, андагы йортларның квадрат метры 29 меңнән тәкъдим ителеп, соңрак конкурска куелачак икән. Менә шулай хәзер, торакның урнашуына, сыйфатына карап бәясе дә төрле...
Хәзер 1647 фатир уйнатылса, ел ахырына кадәр тагын 650се конкурска куелыр дип көтелә. Шул рәвешле инде өч елдан артык чиратта торучы ике меңгә якын гаиләдән «котылырга» телиләр. Конкурслар дәвам итсә дә, йортлар куллануга тапшырылса да, торакларын яхшыртуга дип документларын биргән кешеләрне чиратка бастырырга ашыкмыйлар әле. ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин аңлатуынча, бу Казанда төзелеш җирләренә кытлык булуы белән бәйле. Шуңа кайчан чиратны кабат яңартачаклары да билгесез.

Ипотека урынына аренда?
Социаль ипотеканы бетерергә телиләр икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. «Социаль торакка түгел, ә арендага бирелә торган йортлар төзелешенә төп басым ясарга кирәк», - дип белдерә төбәкләр үсеше министры урынбасары Илья Пономарев. Социаль ипотека урынына әнә шул арендага бирелә торган тораклар төзелерме? Фатирга мохтаҗларга нишләргә? «Бизнес онлайн» газетасы язганча, тиздән икътисад базарында беренче генә тапкыр фатир сатып алучылар калмаячак. Күпләр бары торак шартларын яхшырту максаты белән генә фатирлар алачак. Аннары фатирны хосусыйлаштыруның да кирәге калмас, мөгаен. Киресенчә, приватизациядән баш тарта башламагайлары. Милек өчен салым суммасы арттырылса, бу берәүгә дә файдага түгел ләбаса. Татарстанда социаль ипотеканың авырлык белән генә баруын истә тотып, кайбер районнарның бөтенләй торгынлык чорын кичерүен, Казанда төзелеш өчен җирләрнең аз булуын да исәпкә алып, кешеләрне тораклы итүнең яңа юллары турында уйланалар. Мөгаен, бу арендага фатир алып тору булачак. Казанда бер бүлмәле фатирны вакытлыча алып тору аена уртача 10 мең тирәсенә чыга. Арендага бирелә торган тораклар да якынча шул суммада булыр, ди җитәкчеләр. «Бизнес онлайн» язуынча, Татарстан бу хакта инде ныклап уйлана башлаган. Хәер, бу өлкәдә аның тәҗрибәсе дә юк түгел. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Менделеевск шәһәрендә арендага бирелә торган йорт бар инде. Анда Дәүләт торак фонды «Аммоний» заводында эшләүче белгечләр өчен йортлар сала. Август башында Әлмәттә шундый төр торакка нигез ташы салынды. Анда «Алнас» заводы хезмәткәрләре өчен дип төзелә фатирлар. Марат Надыршин исә, арендага тораклар төзелү һич кенә дә социаль ипотеканы кысрыклап чыгармаячак, ди. «Әйе, табышлы йортлар турында Татарстанда сүз бара, тик аларны төзергә кем алыныр, әлегә билгесез, кайбер кешеләр социаль ипотека белән дә торак сатып ала алмый, әнә шундыйлар өчен торакларны социаль найм килешүе белән бирү күздә тотыла. Социаль ипотека урынына альтернатив программа уйлап табылмыйча, ул бетмәячәк», - дип ышандыра Марат әфәнде.
Социаль ипотека урынына альтернатив программа нәкъ менә арендага фатирлар төзү булмагае? Бу бер яктан әйбәт, әлбәттә, элек завод-фабрикаларда эшләүчеләргә тулай торактан бүлмәләр, фатирлар бирелгән бит. Бу очракта да бәлки торак проблемасы азмы-күпме хәл ителер. Кайбер чит илләрдә гомер буе фатирны арендага алып яшәүчеләр дә бар. Аннары икешәр, өчәр фатирларын вакытлыча биреп, акча эшләүләргә дә чик куелыр, бәлки. Ләкин бездә моңа ияләшмәгән халык арендага алынган фатирында үзен хуҗа итеп хис итә алырмы? Үзеңнеке булмагач, җиһазландырасы, төзекләндерәсе дә килми бит әле аны. Аннары сине кайчан да булса аннан куып чыгармаслар дип кем ышандыра ала?

200 сумлык ярдәм
Ипотека ипотека белән. Ә менә кемнәрдер аннан файдаланып калырга ашыгалар бугай. Фатирлар уйнатыла башлагач, гариза тапшыру кагыйдәләрен аңлатуларын үтенеп, хезмәттәшебез Четаев урамында урнашкан «Строим будущее» кооперативына барган иде. Компьютерда сайтны ачып нәрсәдер күрсәткән өчен аннан 200 сум акча сораганнар. Ни хикмәт, чек та бирмәгәннәр, бу хезмәт түләүле була дип кисәтеп тә куймаганнар. Хезмәттәшем исә, башкалар да кайсы 50, кайсы 100 сум сузгач, түләргә кирәктер, дип белдем, ди. Программада катнашучылар ай саен исәп номерларына билгеле бер суммада акча күчереп барырга тиеш. Элек моның өчен комиссия алмасалар, хәзер «Кара Алтын» банкы аша акча күчергән өчен кассада 10 сум таләп итә башладылар. Бу хәлгә ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин үзенчә аңлатма бирде. Баксаң, аларның оешмаларыннан белгечләр бары 2,5,6 нчы номерлы кабинетларда гына утыралар икән. Ә 12 нче кабинеттагылар түләүле хезмәтләр күрсәтәләр. Интернет салон тибындагы оешма дип әйтимме. Кыскасы, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, акчасыз булмый... Ә интернеты булмаганнарга нишләргә, ул кооператив гади халыкка ярдәм күрсәтү өчен дә оешкандыр бит! Марат әфәнде: «Безнең белгечләр ветераннар белән бик тыгыз эшләделәр, башкаларга да ярдәм итәргә әзерләр, тик менә вакытлары гына җитеп бетми, шуңа кешеләргә түләүле хезмәтләрдән кулланырга туры килә», - диде.

***
15 октябрьдә беренче конкурска нәтиҗәләр ясалырга тиеш. Тагын бер таләп - әгәр бу юлы 3 елдан артык чиратта торып та фатир сайламагансың икән, конкурста катнашу өстенлеген югалтасың. Димәк, фатирлы булырга мөмкинлегең тагын да кими дигән сүз. Ниһаять, бу юлы күптән көткән кешеләр фатир ачкычларын кулларына алырлар, дип ышаныйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading