16+

Бер ПОЕЗД яшьлек

Көлке көнендә Мәскәүдән кузгалып киткән поезд 3 апрельдә Казанда туктады. Сүз тегенди-мондый түгел, ә «Яшьләр поезды» турында бара! Бертөркем волонтерлар ун көн эчендә үтәргә тиешле 5 мең километрлык маршрутта, Саранск, Ульяновск, Самара, Саратов, Волгоград, Сочи һәм Воронеж белән беррәттән, башкалабыз да бар иде.

Татарстан бөтен Россия күләмендә үтүче акциядә быел өченче тапкыр катнашты. 2009 елдан башлап әлеге хәрәкәт Казанда да матур гадәткә кереп бара. Беренче тапкыр килгәндә, «поезд»да Влад Топалов һәм Ольга Бузова кебек «йолдызлар» булса, быел исә сәяхәткә Россиянең төрле волонтерлык оешмаларыннан 20дән артык активист чыккан.
«Поезд»ның максатлары да яшьләрчә: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру, яшьләрне актив һәм файдалы тормыш алып барырга чакыру. Башкаладагы тукталыш вакытында яшьләр 2013 елда узачак Универсиада объектларын үз күзләре белән күрделәр, волонтерлык үзәкләренең эшчәнлеген бәяләделәр. «Шәһәргә йөрәк бүләк ит!» акциясе кысаларында, активистлар үзләрен донор ролендә дә сынап карады.
«Поезд» пассажирлары арасында «Казан-2013» волонтерлары Тамара Иванова, Илгиз Разетдинов һәм Руфинә Әхмәтова да бар иде. Казанлылар аларны башкалабызда үтә торган төрле чаралар аша танып белә. Шунысын да әйтергә кирәк: «йолдызсыз» булуына карамастан, маршрут бик күңелле һәм файдалы булырга охшаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading