16+

Архитекторларга күктән җиргә төшәргә куштылар

Бу көннәрдә (12-14 октябрь) Россиядә беренче яшь архитекторлар биеннале уза. Аның максаты гади - яшь архитекторларны, аеруча да төбәктәге белгечләрне, архитектур-төзелеш эшенә җәлеп итү.

Архитекторларга күктән җиргә төшәргә куштылар

Бу көннәрдә (12-14 октябрь) Россиядә беренче яшь архитекторлар биеннале уза. Аның максаты гади - яшь архитекторларны, аеруча да төбәктәге белгечләрне, архитектур-төзелеш эшенә җәлеп итү.

Бер караганда, архитекторлар шуның белән шөгыльнәнергә тиеш тә бит инде. Биенальнең кураторы, архитектор Сергей Чобан сузләрендә, бу алай түгел икән. Кичә генә университет бусагасын атлап чыккан студентка берәү дә зур проектлар ышанып тапшырырга атлынып тормый. Замана шәһәрләрендә, гомумән, яшь архитекторлар йөзе юк. Алар йә шәһәр читендәге йортларны проектлаштыра, йә интерьер проектларын төзи. Биенналеда исә яшьләр нәкъ менә үзләре теләгән шәһәр ясаячак.

Россиянең беренче биеннале илнең иң заманча төзелгән Иннополис шәһәрендә узуы да әһәмиятле. Исегездә булса, моннан нәкъ өч ел элек республикада яшь архитекторлар тырышлыгы белән иҗтимагый киңлекләр ачыла башлады. Хакимият җаваплы эшләрне яшьләргә ышанып тапшырырга курыкмый, проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Россия Төзелеш министрлыгы да нәкъ менә шуны истә тотып проектны бездә башларга булган.

-Сергей Чобан минем яныма килде дә, биеннале үткәрү өчен кайсы төбәкне сайлыйбыз ди. Бу проектны Мәскәү белән Санкт-Петербургта үткәрәсе килмәде аның. Мин шунда ук Татарстанны тәкъдим иттем, - ди Россиянең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень.

Һәр катнашучы дурт урамнан торган квартал тибындагы заманча торак комплексы проектын тәкъдим итәргә тиеш иде. Без яшәгән йортларны салу бик авыр, бар таләпләрне дә исәпкә тотып башкарырга кирәк булып чыкты.

-Безнең эштә шәһәр хакимияте, халык, заказ бирүче таләпләрен истә тотып үтәргә кирәк. Ə бу, кайвакыт, бөтенләй бер-берсенә каршы килүче фикерләр булырга мөмкин, - ди "Ак Барс күчемсез милек" ширкате директоры Елена Стрюкова.

Ул ахритектурада квартал тибындагы һәм нокталы (точечная) торак төзелеше киң таралганы турында аңлатып китте. Архитекторлар күбрәк беренче төргә өстенлек итә, чөнки бу даруханә, азык-төлек кибете кебек халыкка кирәк булган инфраструктураны күз уңында тотып ясалган зур проект.

-Квартал тибындагы төзелешнең киң таралуы Россия өчен зур җиңү ул. Казанда без ясаган шундый иң уңышлы проектлар - «21нче гасыр», «Солнечный город» торак комплекслары. Аларны без гаиләләр өчен мөмкин кадәр уңайлы булсын дип төзедек. Квартал эчендә балалар уен мәйданчыгы урнашкан, чит кешеләр анда керә алмый. Безнең өчен төп таләп - халык иминлеге. Торак йортларның тышкы өлешендә бизнес офислары урнашкан. Бар яктан да камиль комплекслар шундый булырга тиеш, - ди Елена.

Катнашучылар 30 - 35 яшьтән дә олырак булырга тиеш түгел. Проектлар да бары тик Россия белән бәйле булуы шарт.

Украина егете Тимур Черкасев белән Татарстан кызы Наталия Саблинаның уртак проектлары сәнәгать районындагы торак йортларны камильләштерүгә юнәлтелгән.

-Наталия белән без 2014 елдан бирле эшлибез. Безнең фикерләвебез уртак, шуңа да бергә эшләве рәхәт безгә. Хәзерге вакытта дустым шәхси йортлар, традицион архитектура белән шөгыльләнә. Мин исә датчиклар ярдәмендә микроклимат, экология, транспорт һәм халык агымын, гомумән, шәһәр мөхитен өйрәнәм. Ул архитекторларга проект алды анализы ясарга ярдәм итә. Менә шушы ике эшебезне берләштереп башкарылган хезмәт бу. Без ясаган биналарны тора-бара тагын берничә катка озынайтып була, - ди Тимур.

Тимурныкы кебек биредә тагын 28 эш бар әле.

Яшьләрнең эшләре белән танышкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Россиянең иң яхшы белгечләре арасында республикадан ике катнашучы булуы аеруча да сөендерде.

-Сезнең эшләр белән танышып чыккач, без бер дөньяда, сез икенче дөньяда яшисез кебек тоелды. Һәрберегезнең эше игътибарга лаек. Киләчәктә элемтәгә керербез дип уйлыйм. Яшь, үсеп килүче архитекторларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бу чара. Соңгы вакытта кешеләр архитектурага игътибар итә башлады. Кызганычка каршы безнең архитекторларны укытып чыгаручы уку йортлары, үзләренчә генә фикерли. Яшьләр фикеренә колак салмый. Белгечләргә нәкъ менә шушындый мәйдан кирәк. Без Иннополиста аларны ел саен каршы алырга әзер. Архитекторларны укытмасак, алар үзеннән-үзе генә барлыкка килмиячәк. Менә шулай җыеп алырга һәм укытырга кирәк, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов тигез түбәле йортлардан туйганын да яшермәде.

-Мине генә түгел, күпчелек халыкны инде тигез түбәле йортлар биздерде. Бераз гына геометрик үзгәреш булса, ул инде күзгә ята башлый. Алар бит халыкка да, йорт хуҗаларына да күпме мәшәкать тудыра. Без көньяк ил тугел. Никтер архитекторлар һәрвакыт макетларында җәйне генә сурәтли. Бездә кыш та бар, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Чобан архитекторларның проект төзегәндәге ялгышларын да барлап чыкты әле.

- Архитекторлар еш кына проектны һавадан ничек күренер икән дип кенә уйлап ясый. Аларга җиргә, кешеләр янына "төшәргә" вакыт. Архитектор халыкка җайлырак булсын өчен тырышырга тиеш. Проектка тәкъдим ителгән эшләр яңа сулыш сөрелгән, шул ук вакытта җайлы булулары белән аерылып тора. Архитектура ул бизәү генә түгел. Без еш кына заманча шәһәрләрне "таш чүллек" итеп күз алдына китерәбез. Карашны үзгәртергә вакыт, - диде ул.

Биенналеда катнашкан яшьләрнең эшен 300 проект арасыннан сайлап алганнар.

Нәтиҗәдә төп бүләккә өч яшь архитектор ия булачак. Икесе Россия төзелеш министры һәм Татарстан хөкүмәтенең махсус бүләген алырга тиеш. Җиңүчеләрнең эшләре төзелеш үрнәге буларак төбәкләргә тәкъдим ителәчәк. Бәлки киләчәктә бу макетлар Казаныбызда да инде зур биналар буларак калкып чыгар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading