16+

«Зәкят» фонды хәйрия концертына чакыра

3 апрельдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ак барс” яшьләр үзәгендә “1+1” (“Бергә бер”) дип исемләнгән хәйрия концерты уздыра.

«Зәкят» фонды хәйрия концертына чакыра

3 апрельдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Ак барс” яшьләр үзәгендә “1+1” (“Бергә бер”) дип исемләнгән хәйрия концерты уздыра.

Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнашачак. Концерт программасында Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, “Кыю кызлар”, Артур-Марат дуэты, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һәм башка артистлар, автор-башкаручылар чыгыш ясаячак.

Чараның партнерлары – “Ак барс” яшьләр үзәге, “Илназ” шоу-студиясе, Кассир.ру сайты.
Хәйрия концертыннан җыелган акчалар “Зәкят” хәйрия фондына китәчәк һәм ул инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Билет бәясе 200-400 сум.
Башлана 18.30да.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading