16+

Зиратсыз, ике йортлы авылда яшәүче Татьяна Шестопалова: «Монда яшәү бер дә күңелсез түгел»

«Питрәч районының Чуча авылында зират юк. Мәетләрне дә бакча башына гына алып чыгып күмәләр икән», – дигән сүзләр әлеге авыл белән кызыксынып, аны күреп кайту теләген уятты.

Зиратсыз, ике йортлы авылда яшәүче Татьяна Шестопалова: «Монда яшәү бер дә күңелсез түгел»

«Питрәч районының Чуча авылында зират юк. Мәетләрне дә бакча башына гына алып чыгып күмәләр икән», – дигән сүзләр әлеге авыл белән кызыксынып, аны күреп кайту теләген уятты.

Зираты чыннан да юк авылның. Ә вафат булган кешеләрнең бакча башларында гына күмелүе шул килеш имеш-мимеш булып кына калды. Бер урында гына җиргә сеңеп үк беткән, тәрене хәтерләткән агачтан ясалган тамга күзгә чалынды чалынуын. Монда яшәп калган халык сүзләренә караганда, кайчандыр авылда иске карашлы кешеләр (староверлар) яшәгән, имеш.

Рус авылына Чуча атамасын кем биргәнлеге билгесез. Аның нәрсә аңлатканын да әйтүе кыен. Ә авылның үзе турында XVII гасырларда ук билгеле булганлыгы мәгълүм. Хәер, зираты да, чиркәве дә, кайчандыр «миллионер колхоз» дигән исеме дә, тырыш халкы, яшел хәтфәдәй сибелгән бәпкә үләне үскән ишегалдында гөж килеп уйнап йөргән бала-чагалары да булган авылның. Ә хәзер биредә нибары ике йортның гына тәрәзәсендә ут яна. Авыл башындагы беренче йортта гомер буе шушында яшәп картайган ирле-хатынлы Мария белән Алексей Силантьевлар һәм аларның өйләнмәгән уллары Михаил яши. Өлкәннәр авырып торганлыктан, үзләрен күреп сөйләшергә насыйп булмады. Ә менә икенче йорт хуҗалары – ирле-хатынлы Татьяна Шестопалова һәм Алексей Мокшин – безнең белән бик теләп аралаштылар.

Татьянаның әнисе тумышы белән күрше авылдан булган. Үзе хәрби ире белән төрле җирләрдә дөнья гизгәч, пенсиягә чыкканнан соң әлеге авылга кайтып урнашканнар. Берничә елдан гомер иткән ире вафат булгач, Татьяна шушы авыл кешесе Алексей белән кавышкан.

– Әби-бабайларның яшәгән урыннары булганга күрә, җан тартып кайтаргандыр инде. Ирем хәрби хезмәт кешесе булгач, һәрвакыт халык аз яши торган урыннарда гомер иттек. Шуңа күрә бу авылга кайтып төпләнергә булдык. Монда яшәү бер дә күңелсез түгел, – ди Татьяна.

Ире Алексей шушы авылда туган, гомер буе шушында яшәгән.
– Әти мәрхүм балта остасы иде. Авылда зур гына ат фермасы бар иде. Ул озак вакыт шунда да эшләде. Аның сөйләвенчә, авылда 100ләп йорт булган. Мин аның гөрләп торган чакларын да хәтерлим әле. Заманында Чуча аерым колхоз иде. Соңыннан аны Ковал авыл җирлегенә керттеләр. Ун еллап элек кенә дә монда биш-алты йорт бар иде әле. Хәзер менә шушы ике йорт кына калды, – ди Алексей.

Иске самавырын, антиквар үтүкләрен күрсәтә безгә хуҗабикә. Хәтта әбиләр йортында да бик сирәк кенә очрата торган шкафы турында да яратып сөйли.

Үзе исә чын күңелдән: «Без әле һаман да борынгы заманда яшибез. Балалар, кухня гарнитуры алып кайтып бирәбез, диләр, ләкин мин теләмим», – дип көлә.


Алар тәбәнәк түшәмле 1961 елда төзелгән йортта нәкъ авылча тормыш итә. Мич ягып өй җылыта, ашарга пешерә, чөнки авылга газ кермәгән. Дөрес, баллонлы газ плитәсе дә бар-барлыкка, ләкин хуҗабикә ризыкларны күбесенчә мичтә пешерә икән. Бакчада казыналар, яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр, бәрәңгесен утырталар, болын-кырларда җиләк, гөмбә җыялар, хуш исле, файдалы үләннәр киптерәләр, мунча себеркеләре әзерлиләр.

Ә зират дигәннән, мәрхүмнәрне биш чакрым ераклыктагы күрше Пановка авылына алып барып җирлиләр икән. Кышкы көннәрдә мәшәкатьлерәк булса да, монда яңа зират булдыруның мәгънәсе юк дип саный Татьяна.
– Мин шаяртып әйтәм инде, яңа зират ачсагыз, без беренчеләре һәм соңгылары булырбыз, дип. Ярый әле Питрәчтән «ашыгыч ярдәм» тиз арада килеп җитә, – ди Татьяна.

Зарланмыйлар. Кибет булмау да зур проблема түгел, ди. Итне, сөтне күрше-тирә авыллардан китереп торалар. Йортлары зур юл өстендә булганга, теләсә кайсы вакытта чыгып, теләгән җиреңә барып кайтырга була, диләр. Көн кояшлы, коры булганда, әлбәттә. Ә яңгырлы, карлы-буранлы һава торышы вакытында читенрәк.

– Берничә авылга автобус җибәрсәләр, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Бу мәсьәләдә әллә ничә тапкыр түрәләргә дә мөрәҗәгать итеп карадык. Бер елны җәй көне җибәрделәр, тик кеше аз йөргәч, тагын туктаттылар. Аларны аңлыйм. Буш автобуслар йөртү кемгә файдага булсын? Ләкин кешеләргә бик кирәк чагында атнасына бер-ике тапкыр гына йөрсәләр дә, яхшы булыр иде. Мәсәлән, республика клиника хастаханәсенә барырга яки дүшәмбе иртән студентлар укырга киткән вакытка туры китереп җибәрергә мөмкин дә бит. Чучада кеше аз булса да, башка авылларда халык яши бит, – ди.
Кайчандыр монда яшәп, шәһәргә чыгып киткән кешеләр авылга җәй көне кайта икән. Җәйге матур көннәрдә якынча 18 йортта тормыш кайный. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр, болын-кырларда җиләк җыялар. Кыскасы, дача буларак файдаланалар.

– Җәйлеккә кайтучылар арасында ялгыз хатыннар күп, чөнки аларның күбесенең ирләре вафат. Аларның оныклары кайта да, авылда бала-чага тавышы ишетелә, авылга җан керә, тик якын-тирәдә коенырга су булмагач, балалар да озак тормый шул, – ди Татьяна.
Яңа танышларыбыз бик ачык, шат күңелле кешеләр булып чыкты. Җәй көне җиләк җыярга, мунча керергә дә чакырып калдылар әле.

– Мин сезнең Казаныгызга да еш барам. Маникюр, педикюр, прическалар да ясатам, ләкин үзебезнең шушы кешесез, тыныч, кыргый авылыбызга җитми инде, – дип озатып калдылар алар безне.

 

Питрәч, Чуча

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading