16+

Зәңгәр күзле, киң күңелле кызыбызны котлыйбыз!

Зәңгәр күзле, җитен чәчле кызның урамда карга батып уйнап керүенә әбисе ул яраткан солы кесәлен пешереп куйган. Ярата шул инде аны әбисе, ярата! Гел аның куенында менә шулай иркәләнеп, назланып кына торасы иде дә соң...

Зәңгәр күзле, киң күңелле кызыбызны котлыйбыз!

Зәңгәр күзле, җитен чәчле кызның урамда карга батып уйнап керүенә әбисе ул яраткан солы кесәлен пешереп куйган. Ярата шул инде аны әбисе, ярата! Гел аның куенында менә шулай иркәләнеп, назланып кына торасы иде дә соң...

Вакыт агымы тик тормый. Мәктәпне тәмамлап, студент булыр еллар да җиткән. Чыгып китү авыр булса да, ялга кайткач, зур сумканы ишек төбенә атып, әни белән гөрли-гөрли чәй эчүләр, кич утырулар... Аннан соң үзең әни булу. Нәни йомгак кебек кызы Айгөлне күкрәгеңә кысу. Киләчәктә үзеңнең сакчың, яклаучың булачак ул – Бәхтиярне тудыру шатлыгын кичерү...

Хезмәттәшебез, баш мөхәррир урынбасары Эльза Хамматованың матур тормыш кыйпылчыклары бу. Аларны бергә җыйсаң, бик тә затлы бәллүр савыт булыр иде. Бу савытта аның тормышны өзелеп яратуы, эчкерсез хисләре, дусларына тугрылыгы, эштәге уңышлары...

Тормышта ул бик тә җаваплы, тынгысыз журналистика юлын сайлый. Әлеге һөнәр ияләре берничек тә үзләре өчен генә яши алмый. Барасы, язасы, хәл итәсе... Бер уйласаң, еллар үткән саен, күңел тупасланырга, йөрәк кырысланырга тиеш кебек, әмма безнең Эльза башка төрле. Бер караганда, ул җитен чәчен җилгә куеп йөгерүче сабый бала кебек, шул ук вакытта җилкәсендә таулар тотып торырлык үҗәтлек, тырышлык та бар анда.

Шушы көннәрдә Эльза Хамматова үзенең матур гомер бәйрәмен – юбилеен үткәрә. Аңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Саулык, муллык, иминлек телибез! Киләчәктә дә тормышны гел шулай җете төсләр белән күреп яшәргә язсын!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading