16+

Завод булачак. Тик кайда?

Халык арасында зур бәхәс уяткан Казанда төзелә торган чүп яндыру заводы башка төбәкләрдән чүп кабул итмәячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

Завод булачак. Тик кайда?

Халык арасында зур бәхәс уяткан Казанда төзелә торган чүп яндыру заводы башка төбәкләрдән чүп кабул итмәячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

– Ел саен Казанда 600 мең тонна чүп җыела. Ә чүп яндыру заводы елына 550 мең тонна чүп кенә кабул итә ала. Әле шәһәр янындагы территорияләрдән дә чүп китертеләчәк. Чүпне башка төбәкләрдән кабул итү планлаштырылмый, – дигән Рөстәм Камалов.
Министр урынбасары сүзләренчә, завод 2022-2023 елларда төзелеп бетәчәк. Моңарчы республика халкы чүпне сортларга бүлеп җыярга өйрәнергә тиеш. Калдыклар заводка чүп эшкәртү заводларында сортларга бүленгәннән соң гына китертеләчәк. Чүпне органик һәм органик булмаган төрләргә бүлеп җыю күпкә кулайрак булыр иде, ди җитәкче. Хәзерге вакытта чүпнең 15-20 проценты гына органик калдыклар төренә керә, калганнары –полиэтилен пакет, продуктларны төрү материалы.

– Кибетләрдә халык уйлап та тормый бушлай полиэтилен пакетлар җыя. Шул ук кибетләрдә күп кулланып була торган сумкалар яки тиз чери торган пакетлар тәкъдим ителсә дә, халык аларны кулланмый. Калдыкларны эшкәртү мәсьәләсе белән интекмәс өчен, башта аны булдырмау турында уйланырга кирәк, – ди Рөстәм Камалов.

 Министр урынбасары чүпне сортларга бүлеп җыюның табышлы бизнес булуын да әйтте. Соңгы ике елда гына йорт тирәләрендә 1200гә якын икенчел чимал өчен чүп җыю пунктлары барлыкка килгән. Осиново бистәсе янындагы «Эко-пэт» предприятиесе, биш елга якын, пластик шешәләр җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә.
Завод төзелешендә халык фикеренә дә колак салачаклар. Бу – заводның кайда урнашу мәсьәләсенә дә кагыла.

– Россия Федерациясе законы нигезендә, башкарылачак эш җәмгыятьчелек фикеренә колак салып эшләнергә, документацияне әзерләүдә халык фикере исәпкә алынырга тиеш. Моннан тыш, иҗтимагый экологик экспертиза үткәреләчәк. Әлеге чарада Казан, Осиново бистәсе, Яшел Үзән халкы да катнашырга мөмкин. Хәзерге вакытта төзелеш заказчигы заводның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен өйрәнә. Өйрәнү барышында Осиново бистәсендәге территория нинди дә булса сәбәп белән туры килми икән, башка урын эзләнә. Экологик экспертизадан соң кайда урнашачагы ачыкланачак. Завод урыны буларак, Самосырово, «Казан-Оргсинтез» территорияләре дә каралды, – диде Рөстәм Камалов.


Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading