16+

Үзара салым акчасын җыю һәм тотуга үзгәрешләр керә, димәк, үпкәләшләр бетә

Быелдан һәр авылга үзара салым акчасын ничә сумнан җыю һәм аны нәрсәләргә тотуны үзенә хәл итәргә мөмкинлек туачак. Элек бер авыл җирлегенә караган авылларда үзара салымның күләме бертөрле иде, хәзер аны һәр авыл үзе билгели ала.

Үзара салым акчасын җыю һәм тотуга үзгәрешләр керә, димәк, үпкәләшләр бетә

Быелдан һәр авылга үзара салым акчасын ничә сумнан җыю һәм аны нәрсәләргә тотуны үзенә хәл итәргә мөмкинлек туачак. Элек бер авыл җирлегенә караган авылларда үзара салымның күләме бертөрле иде, хәзер аны һәр авыл үзе билгели ала.

Кичә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә законы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турындагы закон» үз көченә керде. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин «ШК»га аңлатканча, әлеге закон күп кенә аңлашылмаучылыкларга нокта куячак. Һәр авыл үзе җыйган үзара салым акчасын фәкать үз авылына гына тота ала.

Биектау районының Ямаширмә авылы советы рәисе Фәнил Мохтаров әйтүенчә, кайбер авыл җирлекләре өчен бу закон бик актуаль.
– Хезмәттәшләремнең сүзләреннән аңлашылганча, үзара салым акчасының ничек тотылачагы турында сүз чыккач, авыллар арасында шактый гына бәхәсләр булып алган. Берәр авылда юл салынса, икенче авылдагылар, акчаны без дә җыябыз бит дип, үпкә белдергән. Яки бер авылда бер чакрым юл ремонтланса, икенче авылда 500 метр гына юл төзәтелә. Монда да үпкәләш чыга. Яңа закон бу бәхәсләргә юк куймаячак дип ышанам. Кайбер авылда артык чыгым таләп ителмәгән эшләр башкарыласы булса, алар акчаны азрак җыя ала. Безнең авыл җирлегенә килгәндә, андый проблема тумый, чөнки бездә өч авыл исәпләнә. Аларның иң зурысы – Ямаширмә. Калган ике авылда җәйгә бакчачылар гына кайта. Шул ике авылга алты гына кеше теркәлгән, алар да әби-бабайлар. Анда асфальт юл юк, газ да кермәгән. Акчаны Ямаширмә халкы гына җыя дияргә була һәм аны үз авылына тота, – дип сөйләде ул.
1 апрельгә халык үзара салым акчасын җыеп бетерергә тиеш. Аны шул вакытка җыеп тапшыра алса, дүрт тапкырга арттырылган субсидияне быел ук алырга өлгерә. Ямаширмә халкы аны инде җыеп тапшырган. Һәр кешедән 100әр сум җыйганнар. Авылда барысы 850 кеше яши. Быел үзара салым акчасын су башнясын тимерчыбык белән әйләндереп алуга һәм юллар ремонтлауга тотарга уйлыйлар.

– Үзара салым акчасына караш үзгәрде. Баштарак, ул акчаның кая китәчәге билгесез дип, аны бирергә теләмәделәр, ышанып җитмәделәр. Акча җыела, дүрт тапкырга арттырылып кайта, ниятләнгән эшләр башкарыла. Бөтен эш – халыкның күз алдында. Хәзер алар аңлый, үз авылын төзек тотарга тырыша. Үзара салым акчасы җыюга бер стимул да бу, – ди әңгәмәдәшем.
Үзара салым акчасын Минзәлә районының Кадрәк авылы җирлегендә дә җыеп тапшырганнар. Бу авыл җирлегенә Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыштамак авыллары керә. Һәр кешедән 1370 сум акча җыелып, шактый сумма килеп чыккан. Авыл башлыгы Хәлил Нәбиуллин акчаны юллар, зиратларны төзекләндерүгә, мәчет, спорт мәйданчыгы төзергә тотачакларын сөйләде. Яңа законга карата аның да фикерен ишетергә теләдек.
– Кәгазь эшләре буенча мәшәкатьле булса да, халык күбрәк канәгать булыр дип уйлыйм. Һәр кеше үзенең авылын матур, төзек итеп күрәсе килә бит, – диде ул.

Сафина Алиуллова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading