16+

«Звездочка» – 100 авыруга дәва

Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек бар иде.

«Звездочка» – 100 авыруга дәва

Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек бар иде.

Соңгы елларда гына аны санламый башладылар кебек. Эфир майларыннан торган, СССР символы төшерелгән бальзам югыйсә бик күп авырулар вакытында кулланыла. Әйтик, салкын тигәннән. Томау төшкәндә, бальзамны борын төбенә сөртергә  яки кайнар суга аз гына салып, ингаляция ясарга мөмкин.

Салкын тигән вакытта аркага, күкрәк турысына да сыларга мөмкин.

Черки тешләгән урынга да элек шул бальзамны сылаганнар.

Баш авыртканда аны чигәләргә сыларга була.

Буыннар сызлаганда авырткан урынга сылагыз.

«Звездочка» бальзамын кулланганда сак булыгыз, аны үлекле, ачык яраларга сөртергә ярамый. Кайбер кешеләрдә ул аллергия дә барлыкка китерергә мөмкин. Ике яшькә кадәрге балаларга да аны сыламау хәерле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading