16+

Юлия ДРЕШЕР: «Китап белән дәвалау уңай нәтиҗә бирә»

Медицина хезмәткәрләре авыру турында мәгълүматны дәреслекләрдән, төрле чыганаклардан карап өйрәнә, чагыштыра, истә калдыра. Үз китапханәләре дә бар. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә көненә уртача 80гә якын кеше мөрәҗәгать итә.

Юлия ДРЕШЕР: «Китап белән дәвалау уңай нәтиҗә бирә»

Медицина хезмәткәрләре авыру турында мәгълүматны дәреслекләрдән, төрле чыганаклардан карап өйрәнә, чагыштыра, истә калдыра. Үз китапханәләре дә бар. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә көненә уртача 80гә якын кеше мөрәҗәгать итә.

Бу гади китапханә генә түгел, төрле юнәлештәге эшләр башкара. Эшчәнлекләре турында үзәкнең директоры, профессор, педагогика фәннәре докторы, бу өлкәдә 35 ел эшләүче Юлия ДРЕШЕР белән сөйләштек.
Медицина китапханә-мәгълүмат үзәге инде хәзердән үк 2020 елда узачак 100 еллыгына әзерләнә. 1920 елда Наркомздрав оештырган үзәкнең тәҗрибәсе бүген җитәрлек. Аңа Россиядә дә тиңнәр юк, хәтта чит ил табиблары да бездә саклана торган материаллар белән кызыксына икән.
– Башка китапханәләрдә мәгълүмат төрле чыганакларда таралып урнашкан булса, безнең белгечләр медицина хезмәткәрләреннән ким түгел, барысын да үзләре туплыйлар, берләштерәләр. Табибларга әзер материал бирәбез, дистанцион рәвештә уку өчен дә барлык шартлар тудырылган. Коллегаларыбыз, еш кына: «Сез укучыларыгызны иркәләп бетергәнсез», – дип тә әйтәләр, – ди Юлия Дрешер.

Халыкара күргәзмәләрнең берсендә Вашингтонда да үзәкнең эшчәнлегенә сокланган булганнар. «Бездә биш оешма башкарган эшне сездә кечкенә генә үзәк гамәлгә ашыра», – дип гаҗәпләнгәннәр чит ил белгечләре.
Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге медицина темасына булган материалларны көндәлек туплап бара, укучыларны әдәбият белән тәэмин итә. Китапларны яздырып алырга, уку залында карарга, шулай ук интернет аша да укырга була. Үзләренең нәшриятлары да бар. Төрле тематикага җыентыклар, күргәзмәләр, конференцияләрдән соң чыгышлар, библиографик күрсәтмәләрне үзләрендә бастыралар. Медицина темасына төрле фәнни басмалар чыгаруда да үзәкнең өлеше зур.

Биредә барлыгы уннан артык бүлек эшли. Алар арасында иң борынгысы – китапларны саклау бүлеге. Монда элек-электән килгән традицион каталоглар буенча кулдан эзләү системасы сакланып калган, шул ук вакытта заманадан да калышмыйлар. Үзәкнең сайтында кирәкле мәгълүмат сорап, заявка бирергә була, шулай ук социаль челтәрләрдә, твиттер, инстаграм аша да элемтә булдырылган. Нәкъ менә биредә XVII гасырга караган бик сирәк очрый торган китаплар саклана. 1818 елда басылган «Табиб сәнгатенең гомуми тарихы», немец докторы Эргардның колак авыруларын дәвалау буенча 1858 елгы язмаларын бары биредә генә күрергә мөмкин. Гомумән, үзәкнең китап фонды бик бай, биредә бер миллионга якын саклау берәмлеге исәпләнә.
1990 елларда Россия китапханәләре үзгәреш чоры кичерә. Китапханәчеләргә яңа таләпләр куела. Медицина китапханә-мәгълүмат үзәге белгечлегенең белемен эстәү буенча укыту оешмалары юк.
– Үзебезгә өйрәнергә, белгәннәребезне башкаларга өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга туры килә. Шуннан башка камилләшеп булмый, – ди Юлия Дрешер.

Кыскасы, ихтыяҗ тоеп, үзәктә китапханә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрә торган үзәк булдыралар. Хәзер йөзләгән белгеч биредә белемен тирәнәйтә. Хәтта чит төбәкләрдән дә үзәккә килеп белем алалар, чөнки ул Россиядә – бердәнбер.
– Гади китапханәчеләрдән аермалы буларак, безнең белгечләр медицина терминнарын яхшы белергә, биология, химия өлкәсен аңларга тиеш. Шуңа да даими рәвештә укулар уздырабыз, белгечләргә яңа терминнарны төшендерәбез, – ди директор.

Юлия Дрешер үзе китапханә белән дәвалау темасына докторлык диссертациясен яклаган.
– Һәр авыруның шәхсән үзе белән сөйләшеп, кемгә нинди китап укырга кирәклеген ачыклыйбыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, китап белән дәвалау уңай нәтиҗәләр бирә, әйтик, туберкулез, неврология өлкәсендә проблемалары булган авырулар нәкъ менә китап ярдәмендә тизрәк савыктылар, – ди ул.
Алар республиканың күп кенә хастаханәләре белән хезмәттәшлек итә. Яман шеш диагнозы куелган авырулар өчен әкият терапиясе уңышлы файдаланылса, сабыйларга аерым караш, үзәк белгечләре төрле күргәзмәләр оештыра. Республика балалар клиник хастаханәсендә күптән түгел уздырылган XVII-XVIII гасыр милли костюмнарына багышланган күргәзмәдән балалар өзелмәгән. Мәскәүдән махсус чакырылган сәнгать белгеченең сөйләүләрен йотлыгып тыңлаганнар.

Әңгәмә барышында директорның бүлмәсен күзәтәм. Тәрәзә төбе тулы чәчәк, стена тулы грамота, диплом. Әнә Юлия Дрешер үз командасы белән «Что? Где? Когда?» тапшыруында җиңеп алган медаль, «Елның иң яхшы компаниясе» халыкара премиясен алучы да алар. Быел Татарстан хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга республикакүләм конкурста катнашалар.
– Басма мәгълүмат беркайчан да актуальлеген югалтмаячак. Интернеттан материал эзли башласаң, күбесе түләүле була, өстәвенә дәлилләр өчен дә китаптагы чыганак – иң ышанычлысы. Камилләшү өлкәсендә зур эш башкарабыз. Безнең өчен иң мөһиме – сыйфат, – ди Юлия Дрешер.

Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге барлыгы 40 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә, китапханә фондында 1 миллион берәмлек саклана. Үзәкнең республика буенча 47 филиалы бар. Анда барлыгы 122 хезмәткәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading