16+

Ырым-шырымга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

Ырым-шырымга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...

Корсаклы вакытта баллы әйбер ашыйсы килсә, кыз бала туа, диләр. Тозлыга тартса – малай. 

Өстәл почмагына утырсаң, җиде елсыз өйләнмәссең яки кияүгә чыкмассың.

Имтиханга аяк киеме астына тимер биш сумлык салып барсаң, «бишле» аласың.

Идәнгә пычак төшсә – ир-ат кунак, чәнечке төшсә – парлы кунак, аш кашыгы төшсә – хатын-кыз, бал кашыгы төшсә, бала-чага килә. 

Ишегалдында тыныч кына йөреп торган тавык-чебеш ду килеп йөгерешә, кыткылдый башласа, шулай ук ызгышка. 

Элек баланы, тугач ук, бәхетле булсын дип, әтисенең күлмәгенә төргәннәр..

Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килә.

Бер көзгегә икең бергә карарга ярамый, ярың уртак була.

Ватык көзге кыйпылчыгына карасаң, чирлисең, бәла-казага тарасың.

Кечкенә сабыйны көзгегә каратырга ярамый, сакау кала яки озак вакыт теле ачылмый.

Савыт-саба ватылса, бәхеткә.

кителгән, ватык савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә.
күренми торган җирдә миңе булган кеше бәхетле була.

Өй кыегына саескан кунса, хәбәр ишетәсең. 

Яңа фатирга, йортка иң башта песи кертеп җибәрсәң, мул тормыш көтә.

Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса – киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.

Тоз түгелсә – ызгыш-талашка.

Өйгә кош очып керү – начар хәбәргә.

Өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире әйләнеп керсәң, юлың уңмый. Инде кергәнсең икән, чыгып китәр алдыннан көзгегә карарга яисә бер чеметем тоз кабарга кушалар.

Өстәлдән ипи валчыгын кул белән сыпырып алу – үзеңә хәерчелек теләү.

Баш киемен, сумканы өстәлгә куйсаң, акча булмый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading