16+

Йорт җиһазларын кадаксыз ясаучы Илсур Сабиров: «Имәнне халык элек утын итеп яга иде, ә хәзер аңа кытлык»

– Калайдан – төсле тәрәзә йөзлекләре, агачтан – мунча эскәмияләре, утыргычлар, ишекләр... Ни сорыйлар – шуны ясыйм инде, – дип каршы алды безне авылның иң данлыклы агач остасы Илсур Сабиров.

Йорт җиһазларын кадаксыз ясаучы Илсур Сабиров: «Имәнне халык элек утын итеп яга иде, ә хәзер аңа кытлык»

– Калайдан – төсле тәрәзә йөзлекләре, агачтан – мунча эскәмияләре, утыргычлар, ишекләр... Ни сорыйлар – шуны ясыйм инде, – дип каршы алды безне авылның иң данлыклы агач остасы Илсур Сабиров.

Әлеге эш белән аның җитди шөгыльләнгәне күренеп тора. Җәй көне – кояш астында, кышын салкында эшләмәс өчен, саллы гына остаханә дә булдырган ул. Ә анда нинди генә корал юк.

– Тимерче генә әзер материал белән эшли, ә агач өсте-өстенә станоклар, эш кораллары сорап кына тора. Аны фуговать та итәргә, телергә дә, ресмустан чыгарырга, фрезейларга да кирәк. Безнең өчен корал – иң кадерле әйбер ул. Тикмәгә генә, корал эшли, ир мактала, димиләр. Артык четерекле булганга, агач эшенә бөтен кеше дә алынмый, – ди оста.

Шулай да эшен яратып башкара.
– Берничә көн кулга агач тотмасам, чирли башлыйм, – ди ул.
Мәктәптә хезмәт дәресендә беренче тапкыр станок артына басуга үз итә бу һөнәрне.

– Бу эшкә мәхәббәт, оеткы сыман, хезмәт дәресендә үк салынды инде. Укыган вакытта малайлар белән, ярыша-ярыша, әбиләргә йон эрләргә орчык, сыерчыкларга оя ясый идек. Кызганыч, хәзер мәктәптә мондый фән дә юк, яшьләр дә кул эшен башкарырга атлыгып тормый. Барысының да «нәчәлник» буласылары килә. Мәктәптә дә хезмәт урынына – технология дәресе. Анда кул белән эшләргә түгел, компьютерда эшләргә генә өйрәтәләр, – ди Илсур Сабиров.

Агач эше белән акча эшләргә ул 1995 елда армиядән кайтканнан соң тәвәккәлли. Җәй көннәрендә күрше районнарда йортлар салып та, гаилә бюджетына саллы гына керем туплый ул.

Бүген халык күбесенчә ишекләр сорый. Кибеттә сатылган тимер ишекләр авыл йортларына бармый. Андыйлар җылы подъездлар өчен генә яратылган. Кыш көне тыштан чатнама суык, өйдән җылы бәреп торгач, ишек парлана. Авыл җиренә агач ишек кирәк. Тимерен өйалдына куйсагыз була. Быел әле беренче тапкыр Казаннан берәү шәхси йортына баскыч ясарга кушты. Бер тактасы 2 меңгә якын. Мин аны имәннән ясадым. Хәзер бит чимал табу да җиңел түгел. Элек имән пүләнен халык утын итеп яга иде, ә хәзер аңа кытлык. Башка агачлар идәнгә бармый. Әйтик, нарат, өстенә әйбер килеп төшүгә, иңеп кала. Элек халык күпләп тәрәзә йөзлекләре дә ясата иде. Хәзер заказлар кимеде, бөтен авыл калай тәрәз рамнары белән тулды, – ди оста.

Илсур абый һәр эшен яратып, күңел биреп башкара.
– Яратмыйча эшләсәң, барып та чыкмый ул. Үзеңә ошамый икән, кешегә дә ошамаячак, – дип елмая ул.

Агач эшләнмәләре өчен чималны җентекләп сайлый. Агачларны күбрәк Балык Бистәсенең үзеннән ала йә Киров якларыннан кайтарта. Йорт җиһазлары эшләгәндә, агачның үзәген бер дә кулланмый.
– Тактасы – эшкә, ботагы – мичкә дигән принцип белән эшлим. Агачның үзәге – иң сизгер җире. Тыгызлыгы да начаррак аның, нык та түгел, эшләгәндә, кулга да ятмый. Йорт җиһазлары өчен иң кулае – каен агачы. Урындыклар, өстәлләр аннан яхшы килеп чыга. Ишек ясаганда, чыршы кулланмаска тырышам. Ул гел ботактан гына тора, бик каты. Аны эшкәрткәндә хәтта пычак кителеп бетә. Мунча ишегенә нарат, юкә шәп. Аның исе дә үзенчәлекле булып аңкып тора, – ди.

Оста, йорт җиһазлары эшләгәндә, бер генә кадак та кулланмый. Кадак тактаны боза икән, аларны шөреп (шуруповерт) белән генә беркетә. Агачны бер-берсенә «Берет» яки «Гринтек» җилеме (клей) ярдәмендә ябыштыра. Киптерү дә үзе бер җаваплы процесс икән.

– Минем әлегә киптергечем юк. Бер ел, ел ярым һава атмосферасы белән киптерәм. Аннан телеп, кабат бүлмә температурасында тотам, – ди.
Илсур абыйның эш бүлмәсендә агач чүбе (опилка) да әрәм ятмый. Күрше-күлән, чиратлашып, йорт кирәк-яракларына ташып бетерә икән.
– Мин тавыклар астына җәям. Шуннан соң алар мендәр өстендә йөргән кебек кызык итеп йөри башлыйлар, – дип елмая хуҗа.

Хезмәтенең керемен әйтмәде оста, күз тия дип курка.
– Күбрәк сыйфатка игътибар бирәм. Артык кыйммәт тә ясамаска тырышам, алайса сатып алучылар синнән бүтәнгә чаба. Конкуренция! Хатын-кызлар да бит, кибеткә кергәч: «Тукта әле, бу кибеттә бәяләр болайрак», – дип, очсызрагын сайлый. Бездә дә шул ук система инде. Райондагы агач осталары белән элемтәдә торабыз. Тәҗрибә уртаклашабыз, – ди ул.

Балык Бистәсе, Югары Тегермәнлек.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading