16+

Җыеп калырга кирәк: кычыткан иммунитетны ныгыта, кан тамырларын чистарта, бавыр эшчәнлеген яхшырта

Май аенда яшь кычытканны ашап калырга ашыгыгыз, бу вакытта ул күпкә файдалырак. Кычыткан аскорбин кислотасына, каротинга бай.

Май аенда яшь кычытканны ашап калырга ашыгыгыз, бу вакытта ул күпкә файдалырак. Кычыткан аскорбин кислотасына, каротинга бай.

Моңардан тыш, аңарда К, Е һәм В витаминнары, магний, бакыр, кальций кебек микроэлементлар бар. Кычыткан организмга бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, кан тамырларын чистарта, аппетитны ача. К витамины күп булганлыктан, ул кан китүне туктата. Составындагы А витамины бөер һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта.

Шикәр авыруы булганда, кычыткан төнәтмәсе шикәр күләмен киметә, холестеринны чыгара. 40 гр кычытканны ваклап турап, ярты литр суга салып кайнатыгыз. Ашарга берничә сәгать кала, бер-ике чәй кашыгы эчеп куегыз.

Себерке өчен кычытканны май ахыры-июнь башында җыеп калыгыз. Ул бигрәк тә буыннары авырткан кешеләргә кулланырга киңәш ителә. Кан йөрешен тизләтә, матдәләр алмашын яхшырта.

Дәвалану алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading