Шәһри Казан

«Ни хакым бар минем яшәргә?!»

«Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»

Чечняда кайнар кан коешлар барган чакка туры килә аның армиядә хезмәт итү вакыты. Снайперлыкка өйрәнүләр үткәннән соң, унтугыз яшьлек егет тә Чечняга озатыла.
Әле буыны ныгып өлгермәгән шәһәр егете кулыннан күпме дошман үткәндер, монысы билгесез. Тик гомеренең астын-өскә китергән хәерсез көн вакыйгасы әле һаман да йөрәгеннән кан булып саркый.
Иртәдән башланган кан коешның ахырында «смертник» хатынны юк итәргә боерык бирелә аңа. Башка вакытта күндәм генә барысына да ризалашкан егет бу юлы карышмакчы була. Тик анда «телим-теләмим» дип тору мөмкинме соң? «Кичә һәм бүген генә дә күпме яшьтәшеңне югалттың, кызганып торучы булдымы соң? Йә син - аны, йә сине - башкалар...» Командирның соңгы сүзләре аңына барып җиткәндә, дүрт-биш айлык сабые белән хатын инде җиргә ауган була.

«Менә шул көннән соң минем өчен мәхшәр башланды да инде. Биш килограммнан артык тротил тагып үлем кочагына үз теләге белән кергән хатын куенындагы сабый исән калмас иде барыбер. Тик нәрсә эшлисең, син күрәсен беркем күрми, ә миңа шулай язган булган...», - ди Айдар.
Армиядән җиңелчә генә яра белән исән-сау әйләнеп кайткан Айдар әнисенә куанып яшәргә мөмкинлек бирми. Ул булган җирдә бер бәла чыкмый калмый. Еш кына салгалый башлаган егетнең ике ел узганнан соң гына тормышы бераз нурланып китә. Эльзаны очрата ул. Егет белән бергә салгаларга да яраткан кыз тиздән аның хатыны да булып куя. Тик парлы гомер озакка сузылмый. Айдарның эшкә урнаша алмый, көне-төне кәеф-сафа корып йөрүеннән туйган Эльза алар йортында ук яшәгән Иреккә гашыйк булып, китеп бара. Инде хәйран түбән тәгәрәгән иргә онытылып эчәр өчен тагын сәбәп чыга. Аның хәсрәтеннән урын өстенә егылган әнисенең: «Ни гаебем бар соң, улым? Нигә болай азаплыйсың мине?» - дип өзгәләнүеннән соң ул бераз айнып киткәндәй була. Тик озакка түгел...
«Беләсезме, ун ел буе көн дә төшемә кереп җәфалады мине ул бала. Зур кара күзләрен мөлдерәтеп моңсу гына карап тора. Мин дерт итеп уянып китәм дә: «Ни хакым бар минем яшәргә?!» - дип аракы белән күңелемне «юатам». Бераз тынычлап яши генә башлыйм - ә ул тагын үзе турында искә төшерә. Шул рәвешле дөньядан тәмам туяр дәрәҗәгә җиткәндә, бер туганыбыз туенда Динә белән таныштым. Әллә ни чибәр булмаса да, ниндидер бер сөйкемле сөяге бар иде ул кызыкайның. Биергә чакыргач, телефоннарыбызны алыштык. Мин бөтенләй шалтыратырга да уйламаган идем, берәр атнадан туй фотоларын ясатуы турында әйтеп, үзе шалтыратты. Шуннан соң очрашкалый башладык.

Реклама

Хыялый, эчкерсез Динә белән вакыт уздыру күңелле иде. Яраттым дип әйтә алмыйм, тик аның миңа булган мәхәббәте һәр күзәнәгеннән бөркелә иде. Әйе, аның мәхәббәте икебез өчен дә җитәрлек булды. Әни дә ошаткач, туганнар да үз иткәч, мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Гаиләле булгач бераз җитдиләнеп китеп яши генә башлыйм, тагын шул төш бөтен эшне боза да куя. Кабат аракы, кайтмый кунулар, исерек дуслар, әни белән Динәнең күз яшьләре... Яшәвебезгә ике ел дигәндә: «Мин тикшерендем, бар да яхшы, син тикшеренү үтә алмассыңмы икән», - диде күптән бала турында хыялланган Динә. Гаеп миндә иде. Әмма дәвалану мөмкин диделәр. Бөтен барлыгы белән мине яратучы, минем өчен җанын да бирергә әзер булган Динәмнең күзләренә карау миңа оят иде. Мин дә бала турында уйламыйм түгел, уйлыйм бит. Иптәшләремнең балаларын күреп кызыга да идем. Ахыр килеп, дәвалана башладым. Дәвалануның төп шарты эчмәү диделәр. Теләгем бик зур иде, шуңа табибларның бөтен киңәшләрен дә үтәргә тырыштым. Бераз «тайпылулар» булмады дип әйтә алмыйм. Теге сабый да алай еш борчымый башлады. Ә беркөнне моңсу күзләрен тутырып карады да елмаеп кул болгады һәм эреп юкка чыкты. Шул көннән соң берәр атна узгач, Динәмнең көмәнле икәнен белеп елый-көлә шатландык. Минем өчен дә тормышның бөтенләй икенче яклары ачылды. Икешәр эштә эшләп, сабыебез туганчы машинасын да алдым, аңа дигән бүлмәне дә матурлап әзерләп куйдым. Аллага шөкер, хәзер минем улым бар!!! Бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр бүген! Улымны армиягә җибәрмәм дип әйтмим, барсын, тик дөньялар гына тыныч булсын...» - дип сиздерми генә яшен сөртте Айдар.

Кайчак кешенең күңелендәгесен белми гаепләргә яратабыз. Дистә елдан артык белгән кешегә карата миндә дә ялгыш фикерләр яшәгән бит. Язмыш тарафыннан кирәгеннән артык сыналганнарга карата игътибарлырак булып, гаепләмәсәк иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 май 2018 - 10:53
    Төпсез чиләкләр Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.
    236
    0
    3
  • 20 май 2018 - 10:43
    «Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!» Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.
    152
    0
    0
  • 20 май 2018 - 10:10
    75
    0
    0
  • 20 май 2018 - 09:38
    Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз! Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.
    75
    0
    0
  • 19 май 2018 - 13:00
    Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя» Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
    2403
    0
    13
  • 19 май 2018 - 12:40
    Афиша 21-27 май
    208
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:35
    128
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    294
    0
    5
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    205
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    207
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    113
    0
    0
  • 18 май 2018 - 20:01
    Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде Редакциябезнең талантлы һәм тәҗрибәле журналисты Дилбәр Гарифуллина күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    208
    0
    2
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    839
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    686
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    472
    0
    3
Ночной режим