16+

Яшь әниләр бизнесын нәрсә көтә?

Үз эшен булдырган 300дән артык кеше эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Мондый форматтагы очрашу сигезенче тапкыр үткәрелә.

Яшь әниләр бизнесын нәрсә көтә?

Үз эшен булдырган 300дән артык кеше эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Мондый форматтагы очрашу сигезенче тапкыр үткәрелә.

Бу юлы сүз машиналарга техник күзәтү үткәрү, җир астындагы кабельләр, лизинг компанияләрнең киләчәге, ябылган счетлар, өйдә торт пешерүче әниләр турында барды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов үзенең кереш сүзендә районнарда бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудыру шартларын өйрәнүне дәвам итү турында әйтте. 60000нән артык эшмәкәр, мобиль приложениядәге сораштыруда катнашып, сорауларга җавап бирәчәкләр. Эшмәкәрләр советы бүгенге көндә 30 проект буенча эш алып бара. Соңгы утырышта биш проект каралды.

Җир астында ниләр бар?

«Основа движения» автосервисы хуҗасы Сергей Павлючков эшчәнлеген җәелдерү өчен моннан биш ел элек җир мәйданы сатып ала. Юристлар юридик яктан тикшерә тикшерүен, тик проблема җир астына күмелгән булып чыга. Яңа хуҗа техник проект өчен акча сарыф итеп, 300 КАМАЗ балчык ташытып, төзү эшләрен башлыйм дип торганда, җир астыннан зур көчәнешле электр кабеле узганлыгы ачыклана. Менә шушы көннән соң эшмәкәр өчен мәхшәр башлана да инде. Биш ел буе төрле инстанцияләргә хатлар яза, әлегә бар да нәтиҗәсез.
– Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар Казан башкарма комитетына челтәрләр турында оператив мәгълүмат җиткереп барган булсалар, мондый аңлашылмаучанлык килеп чыкмаган булыр иде, – ди эшмәкәр.

Беренче карашка бик җайлы гына кебек тоелса да, моның да үз каршылыклары бар. Мисал өчен, «Таттелеком» җәмгыятенең 93 000 км кабель челтәре бар. Аны барлап, картаны төзү өчен 1 млрд 119 млн сум акча кирәк, Росреестр куйган бәяләр әнә шундый зур. Рөстәм Миңнехановны да бу саннар аптырашта калдырды.
– Бу акчага бөтен Казанны казып чыгып кабель салырга була, – диде ул һәм әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә кушты.
Җир асты коммуникацияләре челтәрләре турында мәгълүмат тәртипкә китерелеп, эшмәкәрләргә җир сатканда исәпкә алынырга тиешлеге бер мәсьәлә булса, моннан тыш әлеге мәгълүматның булуы куркынычсызлык өчен дә мөһим икәнлеген дә искәртте.

Техник күзәтү үткәрүдә үзгәрешләр булырга мөмкин

 Транспорт чараларын техник тикшерү ассоциациясе башлыгы Марат Ярмиев техник тикшерү станцияләренең җаваплы хуҗалары проблемасы турында хәбәр итте. Татарстанда ел саен машиналар саны артса да, легаль техник тикшерү саны 15-20 процентка кими. Мошенниклар ялган карталар сата. Бу – юлдагы куркынычсызлыкка тәэсир итә.
Марат Ярмиев фикеренчә, Үзәк банк диагностика карталарының законлылык күрсәткечләрен билгеләргә тиеш. Әгәр дә законсыз карта булса, мәҗбүри гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисын иминият компанияләре бирмәскә тиеш булалар. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдим белән ризалашты.
– Бу – федераль дәрәҗәдәге мәсьәлә. Без үз чиратыбызда аны хәл итүгә булыша алабыз, – диде ул.

Счетыңны ябып куйсалар...

Гөлнара Мостафина «Артриум» төзелеш компаниясен җитәкли. Алар төзелеш базарында 16нчы ел эшлиләр. Көйле генә эшләп ятканда, банктагы счетларын ябып куялар. Эшне тапшыру вакыты кысыла, эшчеләргә хезмәт хакы бирә алмыйлар, подрядчиклар алдындагы вәгъдәләре бозыла. Банк операцияләрнең туктатылу сәбәбен закон нигезендә хәбәр итмәскә дә мөмкин. Аның нигезендә терроризмга каршы көрәш тә ята.
Гөлнара Мостафина эшмәкәргә махсус аңлатма бирә ала торган комиссия оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, банкларны счетлар буенча хәрәкәтне туктату сәбәбен аңлатуны мәҗбүр итәргә кирәк һәм дистә елдан артык эшчәнлек алып барган компанияне бер көнлек шикле фирмалар белән бутарга да ярамый.

– Аңлаешлы мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Без Үзәк банкка мөрәҗәгать итеп, кагыйдәләр һәм эшнең ничек алып барылуын аңлатуны сорарга тиеш. Чынбарлыкта өченче затлар аркасында, законлы эшләүче кешеләр азаплана, — диде Татарстан Президенты.
Татарстан банклар ассоциациясе рәисе Людмила Китайцева мондый комиссиянең күптән түгел оештырылуын белдерде. 23 апрельдән Үзәк банкта шикаятьләр кабул итә башлыйлар, сораулар булганда, банк ассоциациясенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Лизинг компанияләре чит регионнарга китәргә мөмкин

2012 елдан лизинг һәм транспорт компанияләре хәрәкәтләнә торган милек өчен салына торган салымнардан азат ителгәннәр иде. 2018 елның гыйнварыннан ул кире кайтарылды. Акча төбәкләр казнасына керә, шуңа күрә салым күләмен төбәк үзе билгели. Төбәкнең бу төр салымны бөтенләй куймау мөмкинлеге дә бар. Лизинг базарының 99 проценты салымнардан азат ителгән. Бүгенге көндә Татарстанда 55 лизинг компания эшли дип исәпләнә. Башкалар белән көндәшлектә аларның мөмкинлекләре юк диярлек
Әлеге мәсьәләнең өч төрле чишелеше бар. Беренчесе – салымнарны түләп, акча югалтуга риза булып яшәү. Икенчесе – әлеге чыгымнарны сатып алучылар җилкәсенә утырту. Өченчесе – лизинг компаниясен башка төбәктә теркәп эшләү. Александр Долгих белдерүенчә, өченче вариант иң кулае, ләкин бу очракта Татарстан НДФЛ һәм транспорт салымын да югалтачак.

Бу мәсьәлә республика җитәкчелеге каршына күп төрле сораулар куя. Лизинг компанияләрне салымнардан азат итсәң, казнага акча азрак булачак. Эшмәкәрләр исә сорауны кабыргасы белән куя.

Яшь әниләр бизнесы

Декрет ялында кайбер әниләр үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Тортлар пешерәләр, бәйлиләр, чигәләр, күлмәкләр тегәләр, зефирлар ясыйлар һәм социаль челтәрләр аша саталар. «Булдырасыз!» дип кенә әйтергә иде дә бит, ләкин яшь әниләр бизнесында да чишелмәгән сораулар шактый җыелып килә.

Бизнеслары ризык белән бәйле икән, ул товарны тикшерүче бармы? Алар халыкка тәкъдим иткән ризыклар стандартларга туры киләме? Акча эшлиләр ләбаса, налог түләргә тиешләрме?

«Бәхетле» кибетләр челтәре җитәкчесе Мөслимә Латыйпова өчен яшь әниләр чып-чын конкурентлар булып тора.
– «Бәхетле»нең бөтен ассортиментын бүген шәхси кешеләрдән сатып алырга була. Торт, бәлеш, пирог... Өйдә, мунчада, гаражда ни генә пешермиләр. Без салым түлибез, алар исә шыпырт кына акча эшләп яталар. Әле алай гына түгел, безнең белгечләрне үзләренә җәлеп итәләр, – ди Мөслимә ханым.

Рөстәм Миңнеханов үз өйләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне һәм декрет ялында акча эшләүче яшь әниләрне ике төркемгә аерырга кушты. Яшь әни кулына кечкенә баласын тотып күпмедер акча эшләп, гаиләсен яшәтергә тырыша икән, нигә аңа комачауларга? Эшләрен бер көйгә салган яшь әниләр үзләре дә бизнесларын легальләштереп, ниндидер кысаларга кертүгә каршы түгелләр. Әлбәттә, ул кыса дигәнең бөтенләй кысып эшлисе килү теләген бетерергә тиеш түгел.

– Аз күләмдә әйбер җитештереп, аны социаль челтәрләр аша саткан кешеләргә дә басым ясамаска кирәк, – дип исәпли аяк киемнәре тегүче Равил Харисов. – Без дә үзебезнең бизнесыбызны кечкенәдән генә башлаган идек. Аннан соң эшебез үсте, үзебезгә ышаныч туды. Аяк киемнәребез танылу тапты. Шуннан соң үзебезнең фирмабызны легальләштереп эшли башладык. Бүгенге көндә без үзебез теккән аяк киемнәренә ун ел гарантия бирәбез.

– Ун ел? – дип кайтарып сорады Рөстәм Миңнеханов, гаҗәпләнеп.
Равил Харисов Президентка бүләк сертификаты да алып килергә теләгән булган. Президент, бүләктән баш тартып, аяк киемен үзе заказ биреп тектерергә булды.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә сиңа "Бәхетле"нең бәхетсез хуҗасы!!!))) Мескен хәлдә икән, бичара....

    Мөһим

    loading