16+

Ярослав Нилов: «Кайбер төбәкләр закон проектларына җавапсыз карый»

1 һәм 2 ноябрьдә Казанга Россия Дәүләт Думасы депутатлары җыелды. Ике көн дәвамында алар республикада актив гомер озынлыгы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышты.

Ярослав Нилов: «Кайбер төбәкләр закон проектларына җавапсыз карый»

1 һәм 2 ноябрьдә Казанга Россия Дәүләт Думасы депутатлары җыелды. Ике көн дәвамында алар республикада актив гомер озынлыгы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән танышты.

Беренче көнне депутатлар пенсионерларның ничек ял итүләре, нәрсә белән кызыксынулары турында мәгълүмат алды. Икенче көнне исә Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитетының Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты белән берлектә күчмә уртак утырышы узды. Депутатлар “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр стратегиясен Татарстанда гамәлгә ашыру” турында сөйләште.

Утырышта Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

– Күчмә утырыш үткәрер өчен Татарстанны сайлап, бик дөрес эшләгәнбез, чөнки республика социаль әһәмияткә ия күрсәткечләр буенча югары баскычларны били. Бүген һәм кичә күргән чаралар – чынбарлык. Пенсионерлар үзләренең хис-кичерешләрен белдерде, – диде Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов журналистлар белән очрашу вакытында.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, бүген республикада 1 миллион 130 мең пенсионер яши. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, аларның саны 8 меңгә арткан. Җитәкче алар өчен төрле социаль проектлар эшләвен дә әйтеп узды.

Моннан тыш, уртак күчмә утырыш вакытында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны эш белән тәэмин итүне җиңеләйтә торган  закон проекты каралды. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башланачак дисәләр дә, депутатлар бу срокка үзгәртүләр дә кертелергә мөмкин, дип кисәтә. Ләкин һәрхәлдә, закон проекты пакеты ерак тартмага салынмаячак.

– Кызганыч, хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре мондый категориядәге кешеләр белән эшләүгә махсус юнәлдерелмәгән. Алар өчен инвалид – сәламәт кешеләр белән бер дәрәҗәдә эш эзләүче. Шуңа күрә без әлеге закон проектын эшләргә булдык. Аның нигезендә, хезмәтләрнең инвалидка аерым игътибар итүен телибез. Бу эшкә медик-социаль экспертиза, тернәкләндерү программасын төзүчеләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Аннан соң, мөмкинлеге чикле кеше эшенә барып җитсен өчен уңайлы маршрут та уйланылырга тиеш, – диде Андрей Пудов.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, әлеге закон проектын барлык төбәкләр дә хупламаган. Моның сәбәбен җитәкче күтәрелгән мәсьәләнең төбенә төшеп, җентекләп тикшерелмәүдә күрә.

– Кызганычка, күп кенә төбәкләр Дәүләт Думасы карар өчен җибәргән закон проектларына җавапсыз, саксыз карый. Хәтта күп очракта үз фикерләрен дә әйтмиләр. Ярый да, Татарстанның Дәүләт Советы моңа игътибар биреп, үз позициясен белдереп, аларны комитетка юллады. Ә кайбер төбәкләр ниндидер комиссияләр дәрәҗәсендә генә карый. Һәм мәсьәләнең асылына төшенмичә генә тавыш бирәләр. Шуңа күрә әлеге инициативага уңай фикерләр өч субъекттан гына килде. Ә Татарстан үз төзәтмәләрен тәкъдим итте. Кайберәүләр йә бернинди дә кимчелекләрен күрсәтмәде, яки бөтенләй җавапсыз калдырдылар. Татарстан депутатлары актив рәвештә үз позициясен белдерә һәм кайбер законнарга төзәтмәләр керттерә. Татарстан депутатлары безнең комиссиядә дә бар. Сезнең республика башка төбәкләрдән Дәүләт Думасына карар өчен юллаган инициативаларына җаваплы караулары белән аерылып тора, – дип бәя бирде.

Әлеге мәсьәләгә Светлана Захарова да үз фикерен әйтте.

– Теге яки бу закон проектын караганда без аңа турыдан-туры катнашы булган кешеләрне (бу очракта инвалидларны, җәмәгать оешмаларын, халыкны эш белән тәэмин итү оешмаларында эшләүчеләрне һәм башкаларны) чакырабыз. Фикер алышканда, “түгәрәк өстәлләр” уздырабыз, – диде ул.

Аралашу вакытында журналистлар “сугыш чоры балалары” статусын билгеләү турында да сүз кузгатты.

– Бу тема Татарстан өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе икәнлеген яхшы беләм. Кичәге чарада да бер кеше: “Кайчан инде гаделлек урнаша?” – дип әлеге сорауны күтәреп чыкты. Шуны әйтә алам, хәзерге вакытта комитетта федераль дәрәҗәдә “сугыш чоры балалары” статусын кертү буенча ике инициатива бар. Узган ел Россия Дүләт Думасы  унлап инициативаны кире борган иде. Мин бу инициативаны яклап чыгам. Татарстаннан депутат Ольга Павлова да шушы ук фикердә тора. Бу мәсьәләдә уңай һәм тискәре фикерләр бар. Беренчедән, сугыш чоры балалары, чыннан, өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. Икенчедән, 25 субъект төбәк дәрәҗәсендә әлеге статусны кабул да итте инде. Татарстан да эшли ала иде моны. Ләкин сез Россия дәрәҗәсендә күтәреп чыктыгыз. Россиянең Финанс министрлыгы бюджетта моның өчен акча планлаштырмый. Чөнки мондый статус әлегә юк. Әлбәттә, бу мәсьәлә катлаулы. Сәяси ярдәм булмаганда, тагын да катлаулырак. Иң төп сорау – сугыш чоры балалары кемнәр алар? Бу мәсьәләдә дә уртак фикергә килеп җитеп булмый. Төрле даталар тәкъдим ителә. Кемдер үзен “сугыш чоры баласы” дип саный, ә документта башка еллар күрсәтелә. Шуңа күрә монда каршылыклар килеп туа. Тагын шунысы бар. Әлеге категория кешеләренә социаль ярдәмнән бигрәк, статус кадерлерәк. Шәхсән минемчә, федераль дәрәҗәдә бу статусты билгеләп, ә чикләрен уйлап бетерүне төбәкләргә калдырсак, бу мәсьәлә уңай якка чишелер иде, – диде Ярослав Нилов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading