Шәһри Казан

Ярмаларны ничек сакларга?

Запас әзерләү безнең канга сеңгән. Ярма, он, шикәр комын капчык-капчык алып куючылар бар. Озак сакланган әйбер сыйфатын югалтмыймы? Бу хакта Татар төбәкара ветеринария лабораториясе агрономы Рамилә ТАҖЕТДИНОВА белән сөйләштек.

– Ярмаларның саклану вакыты – иң күбе алты ай. Барлык шартлар үтәлгәндә, бер елга сузылырга мөмкин. Тарыныкы бер генә ай. Шуңа да запас алып куюның файдасы юк. Карап торышка коры ярма бозыла алмый кебек, әмма һәр бөртекле культура составында 20 процентка кадәр майлар бар. Озак торганда, аеруча бүлмә температурасында бу майлар оксидлаша башлый. Әче тәм бүлеп чыгара, – ди Рамилә ханым.

– Кайвакыт боткалар пешергәндә әче тәм килә, бу ярманың дөрес сакланмавына бәйлеме?
– Әйе, шуңа да ярмаларны йә суыткычта, йә кыш көне балконда, салкын урында сакларга киңәш итәм, чөнки суыкта бөҗәкләр дә үлә. Складларда да ярмаларны алты ай саен бер урыннан икенче урынга күчерү каралган.

– Бөҗәк дигәннән, ул кортлар ярмаларга ничек эләгә соң?
– Ярмаларны капларга тутырганда кереп калган булырга мөмкин. Бер личинка эләктеме, бөтен ярма яраксызга әйләнә. Бер бөҗәк берьюлы 350ләп күкәй салырга сәләтле.

Реклама

– Ярма сатып алганда, ул бөҗәкләрне кеше күрәме соң?
– Бөтен бәла дә шунда: бөҗәкләр күренми. Аеруча дөгедә амбар коңгызы (длинноносик) еш очрый. Ул бөртекнең эченә кереп урнашкан була. Үсә-үсә, кортка әйләнә. Кайвакыт пакетны да тишеп чыга. Бүлмәгә тарала. Кайбер кешеләрнең үз өйләрендә кара төстәге каты вак, тар кортларны күргәне бардыр. Мондый кортлы дөге организм өчен зыянлы. Шуңа да ярмаларны сатып алганда куллану вакытына игътибар итәргә һәм өйдә дөрес сакларга кирәк.
 
– Кибет киштәләрендәге ярмаларның сыйфатын тикшерә торган оешмалар бармы?
– Кибеттәге товарны болай гына тикшереп булмый. Бары тик шикаятьләр булганнан соң, Роспотребнадзор идарәләре конкрет вакыйга буенча тикшерү уздыра ала. Элек 2005 елларга кадәр дәүләт ашлык инспекцияләре эшли иде. Алар һәр товарның сыйфатын тикшереп торды. Хәзер барысы да җитештерүчеләр намусында. Иң әйбәт дөге – Краснодар өлкәсенеке, ә карабодай Бөгелмәнеке санала. Тик этикеткаларны алыштырып куярга, кулланучыны алдаларга да мөмкиннәр. Ярманың сыйфатсыз икәнен пешергәч кенә аңлыйсың. Ләкин кем кәстрүле белән ботканы кибеткә алып барып күрсәтсен инде, шикаять язучылар да сирәк. Халык үз хокукларын белеп бетерми.

– Ә сыйфатсыз товар еш очрыймы?
– Очрый. Әле менә бер кибетләр челтәрендә «Полтавский тары ярмасы» дип сатыла торган товарның исеме җисеменә туры килмәве ачыкланды. «Полтавский» шактый кыйммәт йөри торган төр һәм ул ярманың каты сортыннан эшләнә, ә моны йомшак сорт тарыдан ясаганнар. Нәтиҗәдә, тәме дә, төсе дә башка. Югыйсә, акчаны сыйфатлы ярма өчен дип түлисең. Арпа ярмасы урынына бодай сатучылар очрый. Карап торышка аларны аерып та булмый, ә менә тәмнәре бүтән. Күп заводлар, экономия максатыннан, арпаны тиешенчә эшкәртеп тормый.

– Карабодайны пешергәч, кайчакта көйгән тәм килә. Бу да сыйфатсыз ярма билгесеме?
– Юк. Иң яхшысы булып саналган, Бөгелмәдә җитештерелгән карабодай үзебезнең кибет киштәләренә сирәк чыга, экспортка китеп бетә. Ярминкәләр вакытында алып калырга була анысы. Ә безнең илгә карабодай күбесенчә Алтай краеннан, Оренбургтан кайтартыла. Билгеле булганча, ул якларда карабодай тиешенчә өлгереп җитми. Яшькелт аграк төстә була. Ярманы кара-коңгырт төскә әйләндерер өчен аны көйдерәләр. Пешергәч, карабодайдан көйгән тәм килергә мөмкин. Мондый ярма зыянлы түгел, сыйфат ягыннан да бәйләнерлек сәбәп юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 января 2018 в 16:22
    Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул» Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.
    54
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:48
    Әзәрбайҗан кухнясы: кадерле кунаклар килгәч кенә әзерләнә торган садж әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ Әзәрбайҗан кухнясы башкалардан яшелчәләр белән пеше­релгән итле ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Аларның күбесе махсус савытларда әзерләнә. Ипи урынына кулланыла торган чурекны - тандырда, питины - балчык чүлмәктә, пылауны - казанда, ә менә саджны шул ук исемдәге табада пешерәләр. Утта яралган ризык «Хан Булак» рестораны шеф-­повары Руслан Гурбанов белән...
    119
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:41
    «ҮЛГӘНЕҢНЕ КҮРСӘМ ИДЕ...» – Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
    286
    0
    0
  • 22 января 2018 в 14:26
    Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ) Бүген Казанның Актерлар йортында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар.
    108
    0
    0
  • 22 января 2018 в 12:54
    Коръән мәҗлесен туй төсле итеп уздыру кирәкме? Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул:
    422
    0
    1
  • 22 января 2018 в 12:30
    Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! (ВИДЕО) Кичә Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Илнур исемле ир-ат җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Тәкъдимгә җырчы нәрсә дип җавап биргән? Үзеннән сораштык.
    1444
    0
    1
  • 22 января 2018 в 11:30
    Балаларны «пәрәвез» челтәреннән ничек аерырга? Балага тугач ук уенчык урынына фәлән меңлек кесә телефонын тоттыру гадәткә кереп бара. Бала әти-әнигә комачау итмәсен һәм еламасын гына. Кызганыч, моның бала сәламәтлеге өчен куркыныч икәне турында уйлап та карамыйбыз.
    97
    0
    0
  • 22 января 2018 в 11:19
    Рамазан Кәбиров: «Балалар приюты булу – татар халкы өчен оят ул» Һәр авыл, районның мөхтәрәм, бөтенесе өчен үрнәк, абруйлы кешесе була. Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында ул – Рамазан абый Кәбиров.
    68
    0
    0
  • 22 января 2018 в 08:38
    Балалар өчен нинди пособиеләр түләнергә тиеш? Соңгы арада редакция телефонының тынганы юк. Баласы булган гаиләләрне яңа елдан кергән үзгәрешләр кызыксындыра. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән, балалы гаиләләргә кагылышлы пособиеләрне барладык.
    209
    0
    0
  • 21 января 2018 в 13:24
    Импотент Доктор кәгазьләргә күмелеп утыра иде. Нәрсәдер яза. «Илһам килгән бугай», – дип уйлады Гали һәм, сулыш алырга да куркып, ишек төбендә торуын белде. Ә доктор яза да яза. «Берәр нәшрият белән килешү төзегәндер, – дип уйлады Гали, – Китап язадыр...» Һәм аяк очларына басып кына стена буендагы кушеткага килеп утырды. Ниһаять, доктор китабының бер бүлеген язып бетерде бугай.
    286
    0
    4
  • 21 января 2018 в 13:12
    Көнчыгыш конференциясендә кем җиңүче булыр? Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башланырга әллә ни күп тә калмады, әмма Көнчыгыш конференциясендә җиңүчеләрне әйтеп булмый әле.
    93
    0
    0
  • 21 января 2018 в 12:15
    Казанда кайда чаңгы шуып була? (ИСЕМЛЕК) Кышкы матур көннәрдә чаңгы шумыйча мөмкинме соң?! Авыл җирендә ярый әле ул, чаңгыларыңны тотасың да, урманга, кырга чыгып китәсең. Ә шәһәр халкына прокат урыннарын эзләргә туры килә. Без сезгә Казанда чаңгы шуып була торган җирләрнең исемлеген төзедек.   
    87
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью
  • 15 января 2018 в 11:44
    Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә? Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.
    453
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:19
    Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы? Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.
    360
    0
    1
  • 15 января 2018 в 10:56
    Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр? Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...
    275
    0
    1