16+

«Яңа Гасыр» юлламасы буенча 3 кеше бушлай белем алачак

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе журналист булырга теләгән яшьләр өчен уникаль мөмкинлек бирә. XI сыйныфны тәмамлаган өч абитуриент Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә «Яңа гасыр» юлламасы буенча бушлай белем алачак. Моның өчен бары тик телерадиокомпания үткәргән өч этаптан торган бәйгедә катнашырга кирәк.

«Яңа Гасыр» юлламасы буенча 3 кеше бушлай белем алачак

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе журналист булырга теләгән яшьләр өчен уникаль мөмкинлек бирә. XI сыйныфны тәмамлаган өч абитуриент Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә «Яңа гасыр» юлламасы буенча бушлай белем алачак. Моның өчен бары тик телерадиокомпания үткәргән өч этаптан торган бәйгедә катнашырга кирәк.

Журналистларны бушка укытмыйлар

Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә бушлай журналист белеме алу бетерелеп бара. Булачак журналистлар өчен бюджет урыннары хәзер бары тик Санкт-Петербург белән Мәскәү югары уку йортларына гына бирелә. Яңа уку елына Казан федераль университеты да түләүсез бүлеккә журналистларны кабул итүдән баш тартты. Милли журналистика кадрлары әзерләү турында әйтеп тә торасы юк инде. Узган елны татар журналистикасы кафедрасында дүрт кеше белем алса, быел ул бөтенләй дә булмаячак. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, бу хәл милли кадрлар кытлыгы китереп чыгарачак дип, булачак өч татар журналистына белем бирүне үз җилкәсенә алырга булган.

 – Минемчә, журналист булып эшләү өчен махсус белем кирәк. Бу аеруча да телевидениедә эшләүчеләргә кагыла. Бүген дөнья тиз үзгәрә, аның белән бергә коммуникацияләр, техник мәйданчыклар, күрсәтү зоналары – барысы да үзгәрә. Шуңа күрә әлеге өлкәдә эшләргә теләүче кадрларны әзерләүдә үзенә бер әзерлек кирәк. Республикада бушлай журналистик белем алу бүгенге көндә бетерелде. Элек ул татар интеллигенциясен, югары идеология кешеләрен тәрбияләүче бер мохит тә иде бит. Хәзер ул юк. Татар филологиясендә белем алучылар бар бит әле диярсез. Анда, ялгышмасам, 15 кеше белем ала. Ләкин алар – татар теле укытучылары һәм тулы бер республика өчен бу бик аз сан. Журналист ул – аерым һөнәр, аерым белемнәр, – ди Илшат Әминов.

Җитәкче милли кадрлар әзерләү проблемасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында да күтәрәчәген әйтте.
Бәйгенең максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, «Яңа Гасыр» республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү.

Илшат Әминов үзе дә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә үз лабораториясен булдырган. I курста белем алучыларга журналистика нигезләрен өйрәтә. Аның сүзләренчә, бер баланы югары мәктәптә бер ел укыту өчен 135 мең сум акча кирәк булачак. Уку йортында дүрт ел белем алуларын исәпкә алсак, бер кадр әзерләү өчен телекомпания 540 000 сум акча сарыф итәчәк. Әлбәттә, «Яңа Гасыр» каналы юлламасы буенча белем алган укучы, укып бетергәч тә, биредә эшләргә тиеш. Әлегә яшь белгечнең каналда күпме эшләргә тиешлеген төгәл генә әйтмәделәр. Шулай да Илшат Әминов: «Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын өч ел итәрбез», – дигән фикердә.

«Яңа гасыр» иләге аша

Бәйгенең шартлары бик гади. I тур читтән торып уздырыла. «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Иҗади эшләр бары тик татар телендә кабул ителә. Эссеның текстын, 2018 елның 19 апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

«Мин кадрда» дип аталган II тур шулай ук читтән торып уздырыла. Биредә үзеңне үзенчәлекле итеп кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Моның өчен мобиль җайланмага (әйтик, телефонга) ике минуттан артмаган видео төшерергә кирәк. I турда катнашкан һәркем II турга уза. Язмага булган иҗади таләпләр: үзенчәлекле, хисле һәм тәэсирле булуы, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерү. МР4 форматында язылган видеоны яки аңа сылтаманы, 2018 елның 26 апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

III тур – йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә үткәрелә. Ул интервью жанрында уздырылачак. Вакыты II тур узгач, өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Әлеге турга бары тик алты катнашучы уза. Алар ике тур нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Кайсы катнашучы кемнән интервью алачагы жирәбә ярдәмендә сайлана.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан грантын откан җиңүчеләр 15 май көнне билгеле булачак.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading