16+

Яңа елны яңа фатирда каршылыйлар: «Салават күпере»ндә 425 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды

“Салават күпере” микрорайонында тагын бер йорт кулланылышка тапшырылды. 425 фатирлы йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, табиблар, педагоглар һәм сугыш ветераннары яшәячәк.

Яңа елны яңа фатирда каршылыйлар: «Салават күпере»ндә 425 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды

“Салават күпере” микрорайонында тагын бер йорт кулланылышка тапшырылды. 425 фатирлы йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, табиблар, педагоглар һәм сугыш ветераннары яшәячәк.

Фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнашкан Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов әйтүенчә, яңа ачкыч хуҗалары Яңа елны яңа фатирда каршылаячак.

– Киләсе елга микрорайонда яңа юллар төзү планлаштырыла. Җәй ахырына яңа мәктәп ачылачак, – дип, күңелле хәбәрләр дә җиткерергә ашыкты ул.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең саны ай саен артып баруын билгеләп үтте.
– Ел ахырына кадәр тагын биш йорт тапшырылырга тора. Киләсе елның беренче кварталында да өй туйлары гөрләячәк әле, – диде ул.

Яңа фатирлы булу бәхете хезмәттәшебез Зөһрә Садыйкова гаиләсенә дә тәтеде.
– Күптән көткән фатирыбыз бу безнең. Ирем белән өйләнешкәч үк социаль ипотека программасында катнашырга документлар җыеп тапшырдык. 2010 ел иде ул. Фатирлы булганчы ике балабыз туарга өлгерде. Гаиләбез ишәйде. Менә бүген ниһаять үз фатирыбызның ишеген ачып кердек. Бәхетле нигез булсын иде дип телибез. Киләсе елга улыбыз Рамазан беренче сыйныфка укырга бара. Яңа мәктәп ачылачак дип сөендерделәр. Юллар да төзелеп, транспорт мәсьәләсе хәл ителсә, куаныч өстенә куаныч булачак, – дип сөйләде  безгә Зөһрә.

Бүген Чаллы шәһәрендә дә 183 фатирлы яңа йорт кулланылышка тапшырылачак. Анда социаль ипотека программасында катнашучылар, яшь укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре яшәячәк.

Халыкны торак белән тәэмин итү – ил өчен иң мөһим өстенлекле юнәлеш булып тора. Президентның стратегик инициативасы буенча төрле категория гражданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне, күп бала тәрбияләүче гаиләләрне тораклы итү буенча күп кенә программалар эшли, чаралар күрелә. 2012 елгы май указларында да халыкны уңайлы һәм кыйммәт булмаган фатирлар белән тәэмин итү турында аерым указ бар.

Татарстанда социаль ипотека программасы аеруча актив эшли. 2005 елдан бирле гомуми мәйданы 6,6 мең кв метр булган 104 меңнән артык фатир төзелеп тапшырылган. «Салават күпере» микрорайонында исә планлаштырылган 22 йортның 18е сафка бастырылды.

Фото: Татар-информ

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading