16+

Яңа ел каникулларын кыскартырга?!

Ял итү яхшы инде ул үзе, арып-талып эштән кайтасың, иртәгә ял буласын белеп, кәеф күтәренке, йокыңны туйдыр, эшеңне эшлә, барасы җиреңә бар, күрәсен күр – җаның ни тели, шуны эшлә. Бу ике көн булганда яхшы, өч көн тагын да әйбәт, ә аннары күбрәккә китә.

Яңа ел каникулларын кыскартырга?!

Ял итү яхшы инде ул үзе, арып-талып эштән кайтасың, иртәгә ял буласын белеп, кәеф күтәренке, йокыңны туйдыр, эшеңне эшлә, барасы җиреңә бар, күрәсен күр – җаның ни тели, шуны эшлә. Бу ике көн булганда яхшы, өч көн тагын да әйбәт, ә аннары күбрәккә китә.

Кеше эштән бизеп, ял итеп тә туеп, бернәрсәгә күңеле ятмас, кулы бармас хәлгә төшә башлый. Яллар озынрак булганда, эшлисе эшләрен аннарыга калдырып, ахыр чиктә гадәттә иң соңгы көнне, әле анда да йокларга ятар алдыннан гына эшләп бетерә. Ял итеп, көч җыясы урынга, ул икенче көнне арып-талып эшенә бара, өйдәге эшләрне исенә төшереп, кайтасы да килмәскә мөмкин. Менә шундый хәлдә калмас өчен, психологлар озын яллар вакытында эшкә ике көн кала әзерләнә башларга киңәш бирә.

Адәм баласының нәрсәдән дә булса гайрәте кайтсын өчен, аңа туйганчы шул нәрсәне бирергә икән ул. Яңа ел каникуллары белән дә шулай. Бөтен кеше дә әлеге яллар вакытында чит илләргә йә булмаса ял йортларына бармый, шәһәрнекеләрнең күбесе авылга да кайтмый. Ул очракта каникул сизелмичә дә узып китәчәк, әле аз да тоелачак. Авыл кешесе эшсезлектән аптырамый, эч пошканда чыгып кар булса да көрәп керә, әмма быел кары да юк иде бит әле бәйрәм көннәрендә. Ә беркая да бармаучы шәһәрнекеләргә нишләп бетәргә? Быелгы яллар ун көнгә сузылды, шул гомер эчендә кеше барасы җиренә барып, килүчеләре булса – кунак итеп, туйганчы йоклап, ашап-эчеп, телевизор пультының бөтен төймәләрен мең дә бер кат баскалап вакыт уздыра. Ел саен карый торган киноларны кат-кат карап, юкны бушка авыштырып йөри, чыршы янына чыгып салкын да тидергән булса, борынын мышкылдатып.

Яңа ел каникулларының артык озын булып тоелуына бәйрәм итү чараларының иртә башлануы да сәбәпчедер. Декабрь урталарында ук корпоративлар башланып китә, мәктәп-бакчаларда чыршы бәйрәмнәре уза. Соңгы бер-ике көндә халык абына-сөртенә ярты кибетне диярлек төяп кайта да, курантлар сукканчы ук, эчәсе килгәне – эчә, ашыйсы килгәне ашый башлый. Кыскасы, төне буе ашау һәм көне буе йоклау бәйрәме шулай башланып китә. Аның кайчан тәмамланасын һәркем үзе хәл итә. Аңа Раштуа килеп кушыла, иләс-миләс халык эшкә чыгып бер атна да эшләп өлгерми, иске яңа ел килеп җитә. Иске яңа ел дигәннән, ул бары тик бездә генә, берәү генә җитми. Чит илнекеләр аны аңламый. Бәйрәм итеп кенә өлгер.

Узган ел Россиядә 117 ял көне булган, башкача әйткәндә, халык өч көннең берсен ял итеп уздырган. Европа һәм Америка белән чагыштырганда, бу бик күп. Бәйрәмнәрнең күп булуы халыкның кесәсенә генә түгел, дәүләт бюджетына да яхшы гына суга икән. 2008 елгы кризис чорында кайбер депутатлар «Бөтен халык ун көн ял итүне булдырмаска кирәк» дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аннан соң да гыйнварның «исерек атнасын» кыскарту турында сүзләр күп булды, әмма үзгәреш юк әле һаман. Сораштырулардан күренгәнчә, һәр өч кешенең икесе ялларны кыскартуга каршы. Алар фикеренчә, бу – гаилә белән бергә булу, өйдәге эшләрне эшләр өчен бик җайлы вакыт икән. Озын яллар күбрәк хатын-кызларга ошый – алар 72 процентны тәшкил итә, ир-атлар арасында бу күрсәткеч 57 процент кына. Яшь буенча караганда, күпчелек 24 яшькәчә булганнар озын яллар яклы, 45 яшьтән узганнарның яртысы диярлек каникулларның кыскартылуын тели.

Яшьләргә бу яллар да аз, алар ике атнага хәтле сузылуын тели. Тулаем алганда, барлык халыкның 20 проценты яңа ел каникулларын бөтенләй бетерергә кирәк дип саный. 1-3 гыйнвар, Раштуа көне ял булса – шул җиткән, диләр алар. Сәбәбе – бәйрәм көннәрендә халык күп акча сарыф итә, эш көннәре аз булу сәбәпле, гыйнварда хезмәт хакы аз була. Күпчелек шәхси эшмәкәрләр өчен дә озын ялларның бернинди файдасы юк, күпчелек оешма-хезмәтләр бу көннәрдә рәтләп эшләми, ә бизнес туктап торганны яратмый. Алда әйтелгәнчә, АКШ белән Европаның кайбер илләрендә ял көннәре бик күп түгел, ә икътисадлары безнекеннән күпкә алга киткән. Уйлап карасаң, безгәме соң унар көн буена берни дә эшләмичә, телевизор пультын әйләндереп, майлы пәрәмәч ашап утырырга? Уен-көлке, бәйрәм табыны шәп нәрсә инде ул, пульт белән ашказаны чыдар чыдавын, әмма тормышның бөтен кызыгы да шул гына түгел бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading