16+

«WorldSkills» чемпионатының көмеш медаль иясе Эмиль Мифтахов: «Киләчәк тормышыбыз бүгенге сайлаудан тора»

«Мобиль робототехника» юнәлешендә WorldSkills чемпионатының көмеш медаль иясе Эмиль Мифтахов бүген үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашты.

«Мобиль робототехника» юнәлешендә WorldSkills чемпионатының көмеш медаль иясе Эмиль Мифтахов бүген үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашты.

Бу вакыйгага Эмиль җитди әзерләнгән.
- Киләчәк тормышыбыз безнең бүгенге сайлаулардан тора. Минем өчен бу бик мөһим әйбер. Сайлау участогында үз тавышымны биргәнче барлык кандидатлар исемлеге белән тагын бер тапкыр танышып чыктым. Ләкин инде кем өчен сайлаганымны төгәл белеп барган идем. Сайлауларга гаиләм белән бардым. Яшьтәшләрем белән сайлау темасына сөйләшкән юк. Минемчә, бу һәр кешенең шәхсән үз эше, - диде Эмиль Мифтахов.

Эмиль Казан мәгълүмати технологияләре һәм элемтә техникумы студенты. Автоматлаштырылган системаларда мәгълүмат иминлеген өйрәнә. Укуда гел “бишле”ләр генә ала. Ул шулай ук өстәл тенисы белән шөгыльләнә. 2015 елда WorldSkills хәрәкәтенә кушыла. Бер елдан инде Россия җыелмасына эләгә. 2016 елда ул Европа чемпионатында катнаша. Финляндия, Германия, Голландия, Португалия илләре белән көч сынашып, икенче урын ала. Биредә Эмиль фәнни-тикшеренү эшләре өчен робот төзи. Әлеге робот кеше бара алмаган җирләргә кереп галимнәр өчен файдалы казылмалар җыя.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading