16+

Владимир Путин: «Мин Татарстанны яратам, анда дусларым да күп»

Путин сорау бирүче журналистны бүлдереп: “Мин бер кызның “Путин бай-бай” дип язылган плакат күтәрүен күрдем”, – диде. Шуннан соң аңа журналистлар анда “бай-бай” дип түгел, ә “бабай” дип язылганын әйтте.

Владимир Путин: «Мин Татарстанны яратам, анда дусларым да күп»

Путин сорау бирүче журналистны бүлдереп: “Мин бер кызның “Путин бай-бай” дип язылган плакат күтәрүен күрдем”, – диде. Шуннан соң аңа журналистлар анда “бай-бай” дип түгел, ә “бабай” дип язылганын әйтте.

Путин үзе дә, ялгышуын аңлап, залдагы атмосферага кушылды һәм: “Олыгая барган саен күзләр дә начаррак күрә башлады”, – дип өстәде. Шуннан соң микрофон Татарстан журналистына бирелде. Ул Илбашына:
Тәрҗемә белән авырлыклар булганга күрә, бүген миннән барысы да курка. Бабай русча дедушка дигәнне аңлата. Безнең республикада Сезгә балалар нәкъ менә шулай дип эндәшә. Һәм соравым да балалар һәм телләр белән бәйле. Быел бездә дә, башка төбәкләрдә дә тел мәсьәләсе калкып чыкты. Без бик борчылабыз. Ике-өч елдан соң Сез әлеге мәсьәләне тагын кузгатмассыз микән? – дигән сорау юллады.
Путин аның соравына болай дип җавап бирде.

Беренчедән, мин бездә милли мәсьәләдә бернинди дә кискенлек юк дип саныйм. Икенчедән, тел белән бәйле мәсьәлә бер нәрсәгә генә юнәлтелгән – Россиянең кайсы җирендә генә яшәсәләр дә, балаларның киләчәк тормышлары өчен тигез шартлар булдыру. Мин Татарстанны яратам, анда минем дусларым да күп. Ләкин татарлар Татарстанда гына яшәми бит. Аларның якынча яртысы Россиянең башка төбәкләрендә яши. Бөтенесенең дә тигез шартлары булырга тиеш, һәм әгәр кешеләр үзләренең милли телләрен белсәләр (мин моны бик мөһим дип саныйм), һәм милләтара аралашу телен (рус телен) начаррак белсәләр, ә алдынгы югары уку йортларында рус телендә укыталар, миңа калса, бу Татарстанда яшәүче балалар өчен начар булыр иде. Кешеләргә үз туган телләрен өйрәнү мөмкинлеген тудырырга кирәк. Татар телен генә түгел, ә башка ил халыкларының телләрен дә.     
 
Исегезгә төшерәбез, әлеге сәгатьләрдә Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән очраша. Быелгы матбугат конференциясе унөченче тапкыр уздырыла. Россия лидеры Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат буларак җавап бирәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бу алдаулар туйдырды инде, шуңа күрә комммент бирәсе дә кильми...

    Мөһим

    loading