16+

Виталий Мутко: «Казанга иң җитди спорт чараларын ышанып тапшыралар, сезгә бик теләп киләләр»

Кичә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко «Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе» күзәтчелек советының 55нче утырышын оештырды. Видеоконференция форматында оештырылган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Виталий Мутко: «Казанга иң җитди спорт чараларын ышанып тапшыралар, сезгә бик теләп киләләр»

Кичә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко «Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе» күзәтчелек советының 55нче утырышын оештырды. Видеоконференция форматында оештырылган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 Виталий Мутко быел Татарстанның Конфедерацияләр Кубогы матчлары, “Red Bull Air Race” авиаузышлары, Физик тәрбия өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затлар халыкара конференциясе (“МИНЕПС VI”) кебек бик масштаблы спорт чараларын кабул иткәнен әйтеп үтте. Киләсе елга республиканы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары көтә. 2019 ел “WorldSkills Competition-2019” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты, ә 2022 ел – кыска аралыкта йөзү буенча дөнья чемпионатлары белән истә калачак.

– Татарстанда спорт үсеше, төрле дәрәҗәдәге спорт чараларын оештыру эше буенча дирекция һәм республика хезмәтен югары бәялибез. Бүген Казан танылган спорт үзәгенә әйләнде. Сезгә иң җитди спорт чараларын ышанып тапшыралар, сезгә бик теләп киләләр, – диде Виталий Мутко.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Виталий Муткога һәм Россия спорт министрына спорт проектларын тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәтен белдерде.

– Киләсе елның төп вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты. Дирекциянең тәҗрибәсе әлеге чараны да югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирә. “WorldSkills” чемпионатына әзерлек эшләре план буенча бара. Монда да төп хезмәтне дирекция башкара, – диде республика җитәкчесе.


“Дакар” ярышлары башланганчы “КАМАЗ”ларны Рөстәм Миңнеханов үзе сынап карады. Быел ул ике йөк машинасына утырды. Беренчесе – двигателенә 14 литр ягулык сыйдырышлы, икенчесе – әле яңа, 13 литр ягулык сыйдырышлы йөк машинасы. Сүз уңаеннан, яңа таләпләр буенча, 2019 елда раллида бары тик 13 литр ягулык сыйдырышлы машиналар белән генә ярышып булачак.

– Ике машина да шәп бара, охшаш һәм аермалы яклары да бар. Яңасында спортчыларга игътибарлырак булырга туры киләчәк. Бездә яхшы команда, шәп машиналар, пилотлар һәм механиклар бар. Җиңү өчен барысы да эшләнгән. Ләкин ярыш ярыш инде ул. Барыгызга да уңышлар телим, – диде Рөстәм Миңнеханов.    
 “Дакар” ярышлары 6 гыйнварда башланачак. Президент узышчыларны зур юлга традиция буенча Чаллы шәһәре янындагы Тарловка полигоныннан озатты.     

 

Фото: 24smi.org

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading