16+

Уяну

Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 

Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 



Үз-үземне белә башлаганнан бирле, әти-әнинең эчкәнен хәтерлим. Әнинең өйгә унар көн кайтмый эчеп йөргән чаклары була иде. Аны үтермәделәрме икән, туңып-өшеп ятмыймы, дип, ут йотып ятканыбыз әле дә истә. Еш кына аны эзләп урамга чыга идем, рәшәткә буенда аунап яткан әнине күтәреп булмый, елыйм, салкын, яңгыр ява. Ник мине әни белән бергә яшен сугып үтерми икән дип тели идем. Без гаиләдә дүрт бала, әти-әни эчкәнне күрү бик авыр иде. Әти башкача эчте, гомер буе хатын-кыз яратты. Тавыш-тыны чыкмый, борын астыннан нидер мыгырдый да ятып йоклый. Эчүдән туктагач, әнидән дә яхшы кеше юк, ул иң әйбәте иде. 

Бер вакыйга аеруча күңелгә кереп калган. Әти әнинең поезд рельсларында егылып ятканын кайтып әйтте. Мин, олы кыз буларак, төн уртасында, бар көчемне җыеп, әни янына киттем. Салкын, әнинең киемнәре ертылып беткән, башыннан кан ага. Аны ничек алып кайтканымны хәтерләмим дә. Өч көн идәндә аунап ятты ул, өстенә япкан ак җәймә аша тәненнән кан саркып торды. Аннары безгә опека органнарыннан килделәр. Әнине орыштылар, балаларны алып китәбез, дип куркыттылар. Без аларны куып чыгардык. «Ашыгыч ярдәм» машинасы әнине хастаханәгә алып китте. Аның борыны, кабыргалары, баш сөяге сынган булган, ничек исән калгандыр. 16 яшьлек чагымда әтинең беренче тапкыр әнине кыйнаганын күрдем. Ул идәндә аунаган әнине типкәли иде. Әнине яклап, әтигә ташландым. Ул: «Алайса үзегез тәрбияләгез әниегезне», – дип, безне – дүрт баланы ташлап чыгып китте. Соңыннан гына белдем, мин әтинең үги кызы икән. Үз әтием әнине авырлы чакта ук ташлап киткән. 

Кияүгә чыктым, бәхетле булырга хыялландым, тик ирем эчә башлады. Чәчтарашханәдә эшли идем, баланы бакчадан алырга кеше юк. Минем өчен тагын җәһәннәм башланды. Берсендә эштән соң соң гына кайттым, мине коллегеларым озатып куйды. Ирем тагын исерек. Ничек булганын да аңламыйм, без барыбыз да бергә утырып эчтек. Шул чакта 100 грамм аракының кайгыны оныттыра алганын аңладым. Ул вакытларны искә дә аласым килми. Иптәш кызым мине Галимҗан Шакирҗановка алып килде. Иремә шарт куйдым: йә дәваланасың, эчүеңне ташлыйсың, йә мин аерылып китәм. Кыскасы, икебез дә эчүчелектән дәваландык. Яңа тормыш башладык. Бу безнең икебез өчен дә уяну иде. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез доньяда ин кочле хатын Кыз...ин кочле Эни ..ин кочле кеше!!!!!

    Мөһим

    loading
    2
    X