16+

Төймә

Бер адәм интернет-кибет ачарга уйлаган. Җайлы нәрсә бит инде читтән караганда: товар ташыйсы юк, склад өчен акча түлисе юк, әллә күпме сатучы да кирәкми. Бер сайт ясап куйсаң, бөтен дөнья күрә ала. Сайтын ясаткан бу. Ләкин эше моның белән генә бетми икән әле.

Төймә

Бер адәм интернет-кибет ачарга уйлаган. Җайлы нәрсә бит инде читтән караганда: товар ташыйсы юк, склад өчен акча түлисе юк, әллә күпме сатучы да кирәкми. Бер сайт ясап куйсаң, бөтен дөнья күрә ала. Сайтын ясаткан бу. Ләкин эше моның белән генә бетми икән әле.

Ул сайтка халык керсен өчен дә әллә нинди тылсымнар белергә, әллә нинди эшләр башкарырга кирәк икән. Анысын да эшләгән. Әлбәттә, ул күз алдына китергәнгә караганда, барысы да авыррак та, кыйбатрак та булып чыккан. Әмма ирмен дигән ирләр башлаган эшен ярты юлда ташламый бит инде. Килешә торган гамәл түгел. Шулай булгач, тырышкан инде теге. Интернет кибетенә көненә әллә ничә мең кеше керерлек иткән. Ләкин эш моның белән генә дә бетмәгән. Товарын алучы юк икән. 

Товар начар түгел, аныкыннан күпкә әзрәк кеше кергән кибетләр дә зур табыш ала. Акчада йөзәләр. Ә моныкы – юк. Анда-санда гына бер-ике сатып алучыны исәпләмәсәң, нуль дияргә була. Аптыраган бу чистый. Шуннан бер бик белдекле кешене, шушы эшнең остасын яллап китергән. Зур акча вәгъдә иткән. Шуннан теге оста тикшергән бу интернет кибетне, һәм хуҗа янына килгән. 
– Бөтен гыйллә төймәдә, – дигән ул. – Менә күрәсезме, «сатып алырга» дигән кнопка «баш тартырга» дигәненнән кечерәк. Шуңа алырга теләүчеләр дә гел зур төймәгә баса, бәләкәен искә алмыйлар.
Хуҗа моңа бик сөенгән:
– Алайса, сайтны яңадан ясап торасы булмый икән...
– Яңадан эшләргә ярамый. Алай итсәң, керүчеләр саны азаячак. Ким дигәндә берәр ай көтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә, менә бу төймәләрне генә үзгәртергә кирәк.
–Алайса, бәясе дә азрак була икән, –дип кулын уып куйган хуҗа.

– Бәясе аз булмый. Күбрәк тә була. Ярый, мин сөйләшенгән хакка да риза. Ике көн кирәк булыр...
– Риза булмый ни! Бер кнопка өчен шулкадәр акча!..
Шул рәвешле телгә килешкәннәр дә теге оста артык бәхәсләшеп тормаган, алайса, акчаң эшләп бирсен дип китеп барган. Бу хакта хуҗа җитди оешмада эшләгән бер таныш белгеченә әйткән. Тегесе шундук риза булган. Бер төймә өчен генә әлләни зур акча да сорамаган. Бер көн үткән шулай. Ике көн. Өч... Ләкин танышы бу эшне аткарып чыга алмаган. Бу өлкәдә супер-пупер булган башкалар да берни майтара алмаган. Шул рәвешле атналар узган, айлар җыелган. Аптырагач, хуҗа кабат теге останы эзләп тапкан. «Син мине, зинһар, гафу ит инде, мин барысын да аңладым. Эш зурлыкта түгел, ә мөһимлектә икән. Мөһим төймәләрдән дә зуррак бәягә лаеклар юк икән...» – дип, бик тәфсилләп гафу үтенгән. Оста да карышып, бәясен күтәреп тормаган, үзенә дә кызык тоелгандыр бәлки. Барган да бер-ике көндә теге төймәне эшләп тә куйган.

Һәм чынлап та хуҗаның эшләре хутка киткән. Аның байлыгы арткан. Абруе күтәрелгән. Гади сатып алучылар да хөрмәт иткән, зур-зур түрәләр дә Фәлән Фәләневич дип янында бөтерелер булып киткән. 
Ләкин ничек кенә хөрмәтләмәсеннәр, ул үзен зур кеше итеп, иң зур итеп тоя алмаган. Чөнки үзеннән дә зуррак, күпкә мөһимрәк нәрсә барлыгын ул яхшы аңлаган. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading